Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 15:50

Йөз адым артка

Сибайда “100 адым артка” исемле квест-уен оештырылды. Ул Башкортстанның 100 еллыгына һәм Сибайдагы тарих-туган якны өйрәнү музееның 60 еллыгына багышланды. Музейда үткән чарада шәһәрнең урта махсус уку йортларыннан һәм БДУның Сибай институтыннан егетләр һәм кызлар катнашты.

Бәйгене музей директоры Альбина Ярмуллина һәм фәнни хезмәткәр Артур Абдрахманов алып барды. Квестның асылы – уен нокталары (станцияләр) урнашкан маршрут буенча хәрәкәт итү һәм биремнәрне чишү. Башта катнашучы командалар үзләре белән креатив таныштырды. Хәер, командаларның исемнәре дә үзенчәлекле иде: “Сәер эшләр” (Сибай күппрофильле колледжы, җитәкчесе – Елена Волошина), “Магма” (Сибай педагогика колледжы, җитәкчесе – Фирүзә Дәүләтбаева) һәм “Педфак.ru” (БДУның Сибай институты, җитәкчесе – Фәридә Гомәрова).
Квестның беренче этабы музейның актлар залында үтте. Биредә Башкортстан тарихы турындагы блиц-викторина сорауларына җавап бирергә кирәк иде. Аннары командалар мавыктыргыч һәм тиз уйлауны, зирәклекне таләп иткән маршрутны үтте. Анда шәһәр һәм республика тарихын белү таләп ителде. Икенче этапта командалар маршрутны узу турында фото һәм видеохисап тотты.
Кызу һәм кызыклы уенда беренче урынны “Педфак.ru” командасы яулады. Икенче урынга – “Сәер эшләр”, өченчегә “Магма” чыкты.
Мондый бәйгеләр студентлар, укучыларда тарихка кызыксыну уята дип бәяли оештыручылар. Чөнки уенда катнашканда һәркемнең дә җиңәсе килә. Ә билгеле булуынча, белемле меңне егар.
Читайте нас: