Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 13:48

Бурычлар чит илгә чыгармый

Озакламый отпусклар чоры җитәчәк. Бәгъзеләр инде бүген үк диңгез буена барып ял итәргә дип план кора. Әмма чит илгә чыгасың булса, башта бурычларың бармы-юкмы – шуны тикшер дип кисәтәләр суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсендә. Югыйсә бурычларын вакытында түләмәгән өчен узган ел республикада 265 мең кешегә чит илгә чыгуны чикләгәннәр (2017 елда бурычлылар саны 171 мең иде).

Шунысы да уйланырга мәҗбүр итә: бурыч күләмен 10 меңнән 30 меңгә кадәр күтәрүгә карамастан, бурычлылар саны кимегәне юк. Республиканың баш суд приставы Илнур Мәхмүтов әйтүенчә, кайсыбер чакта кешенең рәсми рәвештә бернәрсәсе дә юк, әмма ул чит илгә ашкына. Һәм очсыз курортларны түгел, шактый чыгым таләп иткәннәрен сайлый. Димәк, кешенең акчасы бар.
“Әлеге алым ярдәмендә без узган ел 1,8 миллиард сумны түләттерә алдык. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 3 тапкырга диярлек күбрәк. Бурычларны түләттерүнең бу чарасы нәтиҗәле, чөнки чит илгә чыгучы категория бурычларын түләрлек хәлдәге кешеләр, – ди Илнур Мәхмүтов. – Ә күңелсез вакыйгага тарымас өчен бурычларны вакытында түләп барырга кирәк”.
Читайте нас: