Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 17:18

Авырлыгы 7 килограммга якын бала туган

Нью-Йорк штатында 12 мартта авырлыгы белән табибларны да шаккатырган кыз бала дөньяга килгән. Ул 6,9 килограмм булып туган, буе – 59 сантиметр.

Нью-Йорк штатында 12 мартта авырлыгы белән табибларны да шаккатырган кыз бала дөньяга килгән. Ул 6,9 килограмм булып туган, буе – 59 сантиметр.
Табиблар әйтүенчә, алар мондый эре баланы беренчегә күрә. Гадәттә, сабыйларның туганда тән авырлыгы ике тапкырга азрак була. Ә 7 килограммны алар 6 ай тирәсенә җыя. Кызның әнисе Джой Бакли әйтүенчә, ул баланы тапканчы өстеннән ике зур йөк машинасы үтеп киткән кебек үзен хис иткән. Әлбәттә, сабыйны ярып алганнар, шулай да җәрәхәтләрсез генә үтмәгән.
Әле кызчык табиблар күзәтүендә. 95 килограмм авырлыктагы Бакли моннан ике ел элек 4,9 килограммлы бала тапкан булган.
P.S. Гиннессның рекордлар китабына ярашлы, авырлыгы 9,98 килограмм булган иң эре бала 1879 елда АКШта туа. Әмма ул 11 сәгатьтән соң үлә. Аның әти-әнисе дә бик озын кешеләр булган: әнисенең буе – 241 сантиметр, әтисенеке – 236 сантиметр.
Читайте нас: