Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 17:18

Яман шешне вакытында ачыклаучы табибларның хезмәт хакы артачак

Чирне вакытында ачыклау күп бәлаләрдән саклап кала. Әмма, ни кызганыч, республикада яман шешне диагностикалау системасы ил буенча уртача күрсәткечтән түбән. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Шуңа төбәк власте яман шешне башлангыч стадиясендә ачыклаган табибларны дәртләндерү максатында хезмәт хакларына бераз акча өстәмәкче. Мондый алым илнең кайсыбер төбәкләрендә күптән эшли. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров та әлеге механизмы үрнәк итеп алырга кушты. Әле указның проекты эшләнгән һәм имза куюны көтә.
Документка ярашлы, амбулатор-поликлиникада эшләүче медицина хезмәткәрләре пациентта яман шешне вакытында ачыклап, аны тикшерүгә җибәрсә, хезмәт хакына өстәмә акча алачак. Премиянең якынча күләме һәр очрак өчен 5 748 сум дип күзаллана.
Читайте нас: