Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 12:02

“Урал батыр”ны сөйләделәр

“Урал батыр” эпосы Башкортстанның әдәби ядкаре булып тора. Республикада аны яттан сөйләү буенча бәйгеләр үткәрү матур йолага әйләнде.Тормышны аңларга өйрәткән, тәрбияви әһәмияте бәяләп беткесез булган әсәрне яттан сөйләргә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Соңгы елларда бу эпосны сөйләүчеләр конкурсы балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында да оештырыла башлады.

“Урал батыр” эпосы Башкортстанның әдәби ядкаре булып тора. Республикада аны яттан сөйләү буенча бәйгеләр үткәрү матур йолага әйләнде.
Тормышны аңларга өйрәткән, тәрбияви әһәмияте бәяләп беткесез булган әсәрне яттан сөйләргә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Соңгы елларда бу эпосны сөйләүчеләр конкурсы балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында да оештырыла башлады.
Үткән атнада Сибайда да “Урал батыр”ны иң яхшы укучылар бәйгегә җыелды. Чара Башкортстанның 100 еллыгына багышланды. Шәһәрнең Балалар иҗаты үзәгендә 44 укучы көч сынашты. Бәйге бик матур барды. Нәтиҗәдә Гран-прига һәм беренче урынга өч катнашучы лаек булды. Алар – 8нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы Гөлназ Мөхәммәтьярова, гимназия-интернатның 7нче сыйныф укучысы Илназ Исхаков һәм 9нчы лицейдан Тимур Бәйрәмгулов. 12нче мәктәптән 7 яшьлек Айзель Әделбаева иң яшь катнашучы дип билгеләнде.
P.S. “Урал батыр” эпосын 1910 елда фольклорчы Мөхәммәтша Бурангулов Башкортстанның ерак районнарына этнография экспедициясе вакытында, атап әйткәндә, Баймакның Кече Эткол авылында язып ала. Әсәрнең нигезендә яхшылык һәм яманлыкның көрәше, югары максатлар өчен батырлык кылу, туган илгә мәхәббәт кебек мәңгелек фәлсәфи темалар ята.
Читайте нас: