Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 17:47

Балалар поликлиникасы ачылды

18 мартта Уфаның 2нче санлы балалар поликлиникасының 6нчы санлы филиалы ремонт эшләре башкарылганнан соң үз ишекләрен ачты. Ачу тантанасында БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин, Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин, Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова катнашты.

“Колгуевский” минкрорайонында балаларга медицина хезмәтләндерүе күрсәтү өчен тагын бер бина кирәклеге турында биредә яшәүчеләр моннан 7 ел элек үк әйткән иделәр. Амантай, 7/1 адресы буенча урнашкан әлеге бина 2013 елда ук бүленгән булган, медицина учреждениесен 2014 елда ак ачарга вәгъдә иткәннәр. Ләкин аны тәмамлау еллар дәвамында сузылган, подрядчик һәм балалар поликлиникасы арасында суд эшләре башланган.
2018 елның ноябрендә хәлне Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәхсән үз контроленә алды һәм поликлиника бинасын кыска вакыт эчендә кечкенә пациентларны кабул итү өчен әзерләргә боерды.
Бүгенге көндә поликлиникада тиешле барлык эшләр башкарылган. Южный һәм Колгуевский микрорайоннарында яшәүче 9 меңнән артык бала хәзер яңача җиһазландырылган бинада квалификацияле хезмәтләндерү алачак. Моңа кадәр алар медицина ярдәмен Уфа шәһәре, С. Кувыкин урамы, 14 адресы буенча урнашкан филиалда алган булганнар. Бу исә әти-әниләргә дә, балаларга да табиб-педиатр һәм табиб-белгечләр ярдәме кирәк булганда уңайсызлыклар тудырган.
Гомум мәйданы 600 кв.м. булган яңа бинада процедура кабинеты, фильтр-бокс, прививка кабинеты, бала һәм ана бүлмәсе, сәламәт бала кабинеты, функциональ диагностика кабинеты, тар белгечләр кабинеты, биоматериал алу кабинеты урнашкан.
Бүлек фойесында табиб-белгечләргә кабул итүгә язылу өчен терминал урнаштырылган, шулай ук коляскалар кую урыны, ачык регистратура бар.
Каринэ Хәбирова биредә медицина өлкәсендәге барлык заманча стандартларның тиешле дәрәҗәдә үтәлүенә соклану белдерде, мондый шартлар һәм мөмкинлекләрнең әлегә илдәге күп поликлиникаларда юклыгы хакында әйтте.
-Бирегә һәр әни үзенең баласын зур теләк белән алып килеренә ышанам, әмма чирләрне искәртү максатыннан гына булсын иде,- диде ул.
Максим Забелин хәбәр итүенчә, ведомствога атна саен балалар поликлиникалары җитешмәү һәм медицина учреждениеләренең матди-техник яктан начар җиһазландырылуы турында шикаятьләр килеп кенә тора. Әлеге поликлиника – мәсьәләне үз вакытында чишүнең матур үрнәге булып тора. Бүгенге көндә Колгуевский микрорайонында тагын да бер балалар поликлиникасы төзү турында карар кабул ителгән.
Гөлара Арсланова.
Читайте нас: