Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 02:52

9 минут эчендә 6 бала тапкан

АКШның Техас штатында яшәүче Тельма Чиака 9 минут эчендә дөньяга 6 бала китерә. Бу хакта The Woman's Hospital of Texas клиникасының Facebook битендә язылган.

АКШның Техас штатында яшәүче Тельма Чиака 9 минут эчендә дөньяга 6 бала китерә. Бу хакта The Woman's Hospital of Texas клиникасының Facebook битендә язылган.
2 кыз һәм 4 малай 15 мартта 4:59 да туа башлый. Яңа туган сабыйларның авырлыклары 800дән 1300 граммга кадәр. Бәбиләрнең әнисе Тельма үзен яхшы хис итә.
Тельма кызларына исем сайлап куйган. Ул аларга Зина һәм Зуриэль дип исем кушмакчы. Ә менә 4 малай нинди атлы булыр – әлегә әниләре уйламаган.
Техас бәби табу йортында 6 игезәк бала туу мөмкинлегенең 4,7 миллиардка нибары бер очрак туры килүен искәртәләр.
Февральдә Иракта яшәүче бер хатын 7 игезәк бала табуын язган идек. 25 яшьлек хатын 6 кыз һәм бер малай таба. Кызганычка каршы, берничә көннән бәбиләрнең 7се дә үлә.
Читайте нас: