Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2019, 03:27

Максим Забелин сибайлылар проблемаларын шәхси контрольгә алды

15 мартта сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин Сибайга барды. Ул шәһәр хакимиятендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

15 мартта сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин Сибайга барды. Ул шәһәр хакимиятендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча оештырылган иде. Барлыгы 29 кеше килгән иде. Башлыча инвалидлык билгеләү (шул исәптән балаларда да), дарулар белән тәэмин итү, үзвакытында һәм дөрес диагноз кую, Сибай үзәк шәһәр дәваханәсендә сыйфатлы медицина хезмәтләре күрсәтү, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын реабилитацияләү, санаторийларда дәвалану өчен юлламалар бүленү мәсьәләләре, БДМУда белем алыр өчен максатлы юллама алу сораулары белән килгән иде сибайлылар бирегә. Үзләрен борчыган проблемаларын онкология белән авыручылар да, җирле экологик ситуация өчен хафаланган кешеләр дә ачып салды.
Кайсыбер сораулар урында ук хәл ителде, кайсыберләрен министрлык башлыгы үз контроленә алды. Эш сәфәре вакытында Максим Забелин Сибай мэры Рөстәм Афзалов белән үзәк шәһәр дәваханәсен дә барып күрде. Анда үткән киңәшмәдә саулык саклау системасының иң актуаль сораулары яктыртылды. Сакчыл җитештерү технологиясен поликлиника һәм стационар эшенә кертү хакында да фикер алыштылар, Сибайның медицина учреждениеләре эшчәнлегенә дә бәя бирелде.
М.Забелин сүзләре буенча, киеренке экологик хәлләр шартларында җирле халыкка медицина ярдәме күрсәтер өчен килгән башкала табиблары әле тагы бер атна Сибайда үз эшләрен дәвам итәчәк.
Максим Забелин, БР сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы:
- Сибайга килүебезнең төп максаты – гражданнарны медицина ярдәме күрсәтү сораулары буенча кабул итү. Миңа бирелгән сораулар, гадәттә, системалы характердагы. Кызганычка каршы, тар белгечләр җитешмәүгә халыкның аһ-зары күп. Әлбәттә, Уфадан килгән табиблар бригадасы бу мәсьәләне бераз җиңеләйтте, алар әле биредә эшләрен дәвам итәчәк. Бу сорауларны республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үз контроленә алды. Махсус эшләнелгән комплекслы план буенча әлеге вакытта дәваханәгә ике табиб-педиатр кабул ителгән, эколог эшкә урнашып йөри. Тар белгечләрне җәлеп итүгә без җитди игътибар бүләбез.
Читайте нас: