Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 13:40

Хәбәрең ялган булса...

Дәүләт Думасы фейклар белән көрәшү һәм дәүләт символларын, органнарын хөрмәт итмәүче хәбәрләрне тыя торган закон кабул итте

Кайда ялган, кайда хакыйкать? Без бүген аларны аермый башладык. Чөнки алдашулар заманында яшибез. Социологик тикшеренүләргә ярашлы, интернет челтәрләре тараткан хәбәрләрнең 70 процентка якыны – фейклар. Алар чын хәбәрләргә караганда күбрәк кызыксыну уята икән. Мәсәлән, февраль аенда интернет челтәрендә “Поле чудес” тапшыруын алып баручы Леонид Якубовичның инфаркттан үлүе турында ялган хәбәр таралган иде. Аңа кадәр аның авариядә һәлак булуы турында яздылар. Миллионлаган кеше караган аны. Үзем дә, чын микән дип, хәбәрне укымый түзә алмадым.
Мондый хәбәрләр көн саен таралып тора. Шуңа да Дәүләт Думасы депутатлары социаль челтәрләр аша ялган хәбәрләр таратуга каршы көрәшергә кирәклеге турында сөйли башлады. Хәер, бу хакта бәхәс күптән бара. Хәтерегездәдер, Кемерово шәһәрендә “Зимняя вишня” күңел ачу үзәге янгач, “Властьлар халыктан һәлак булучыларның чын күләмен яшерә” дигән ялган хәбәр таратып, җәмәгатьчелектә фетнә кузгатырга маташу очрагы булды. Магнитогорски шәһәрендә торак йортның подъезды җимерелеп төшкәч тә, “Фаҗига газ аркасында түгел, анда теракт булган” дип ялган хәбәр, икенче төрле әйткәндә, “фейк” тараттылар.
Дәүләт Думасы интернет челтәрендә мондый хәбәрләр таратучы сайтларны ябарга кирәк дигән фикергә килде һәм өченче укуда ике закон проектын да кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Вяткин әйтүенчә, бу законны контрольдә тоту Генераль прокуратура белән Роскомнадзорга йөкләнә. Лицензиясе булган сайтларга ялган хәбәр биргән очракта аларны блокировкалар алдыннан хәбәрне җуярга вакыт бирәчәкләр. 24 сәгать эчендә ул алып ташланмаса, сайтны блокировкалыйлар һәм административ штраф билгелиләр. Физик шәхесләргә – 30-100 мең, вазифа биләүчеләргә – 60-200 мең, юридик шәхесләр өчен 200-500 мең сум күләмендә штраф карала. Әгәр дә бу ялган хәбәр аркасында җәмәгать тәртибе бозылса, кешеләр һәлак булса, җәза кырыслана: физик шәхесләргә штраф күләме – 300-400 мең, вазифа биләүчеләргә – 300-900 мең, юридик шәхесләр өчен 1-1,5 млн. сум күләмендә билгеләнә.
Икенче законга ярашлы, дәүләтне, дәүләт билгеләрен кимсеткән очракта исә төзәлергә вакыт бирелми: гаеплеләрне шунда ук җәзага тарттырачаклар. Алар ялгышып яисә шаярып кына дәүләтне кимсетүче сүзләр язса да ярлыкау булмаячак.
Фикер
Бу закон проектлары җәмәгатьчелектә күп шау-шу тудырды. Мәскәү, Хабаровск, Воронеж шәһәрләрендә “Рунетны изоляцияләүгә каршы” чыгышлар булды. Яшьләр ирекле интернетны яклады. Алар үзләренең фикерен ачыктан-ачык интернетта гына әйтә алу мөмкинлеге бар дип саный.
Кайбер фикерләргә тукталып үтик. Кирилл Кабанов, коррупциягә каршы милли комитет рәисе:
– Журналист тикшеренүләре буенча ялган хәбәр таратып булмый, журналистлар документларга, фактик тарихларга сылтанып яза. Әмма закон кабул ителгәннән соң аңлату эшләре алып барырга туры киләчәк. Чөнки безнең илдә интерпретацияләр башланырга мөмкин, әйтик, 282 нче маддә белән булган вакыйгалар кабатланмасын өчен (нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен кимсеткән өчен маддәсе буенча гади репостлар өчен дә кешеләрне хөкем итү башланды).
Леонид Ольшанский, адвокат:
– Безнең интернетта бүген кем нәрсә тели, шуны яза. Күп очракта башкаларны мәсхәрәләү, түбәнсетүне бернәрсәгә дә санамыйлар. Шуңа да мондый закон кирәк иде. Шул ук вакытта Конституциянең 42 нче маддәсен дә онытырга ярамый. Кешенең гаебе исбатланырга тиеш, әгәр шик туа икән, ул гаепләнүченең файдасына.
РФ Президенты каршындагы кеше хокуклары буенча совет әлеге закон проектын эшләп бетерергә кирәклеген ассызыклап Федерация Советына законны кабул итмәүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Әмма Федерация Советы ике законны да үз көчендә калдырды.
Әйткәндәй, соңгы арада социаль челтәрләрдән баш тартучылар күбәя башлады. Радиода эшләүче 33 яшьлек танышым да алар исәбендә. “Анда бит барсы да ялган, – ди ул. – Кеше үзенең фотосурәтен куяр алдыннан аны күпме эшкәртә, буйый, үзгәртә. Анда язылганнарга күп очракта ышанырга ярамый, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Әгәр минем кемгә дә булса әйтәсе сүзем бар икән, иң ышанычлысы – телефоннан шалтыратам. Кешенең шунда ук җавап бирергә мөмкинлеге бар, аннан аның алдашырга вакыты калмый, чөнки җавапны уйламый гына, тиз бирергә кирәк. Аның тавышыннан кәефен белеп була...”
Һәр буынга тәэсир итә торган инструмент була. Бүгенге заман яшьләренеке – социаль челтәрләр. Алар кешенең вакытын шунда үткәрүгә корылган. Эш буенча гына кереп чыгарга уйлаганда да төрле хәбәргә алданып, уйланылган вакыттан күбрәген сарыф итәргә туры килә. Кемдер фотоларга лайк куеп вакытын үткәрә, үзенең шәхесе, социаль статусы һәм кереме турында ялган картина тудырып, шул хыялларга, уйдырмаларга үзе дә ышанып утыра. “Миңа бер тапкыр фәләстинлеләргә дип атап Израильдә эшләнгән агулы даруларның Русия аптекаларына килеп эләгүе турындагы ялган хәбәр килеп иреште. “Парацетомол сатып алмагыз!” дигән хәбәрдән мин дә башта чынлап курыктым, әмма соңыннан аның “фейк” булуын аңладым”, – дип бәян итте икенче танышым Тимур. “Башкаларда да шундый ук тойгы булган. Алар куркышып, бу ялган хәбәрне бер-берсенә тарата башлаган. Аннан мине хәйрия акцияләре ярсыта башлады. Күптән инде якты дөньяда булмаган балаларны авыру, операциягә фәлән миллион сум акча кирәк дип, акча җыялар. Бер үк фотолар инде ничә ел буе социаль челтәрләр буйлап йөри дә йөри. Мин шуңа үземнең аккаунтларымны җуя башладым”...
Мин үзем журналистика мәктәбен тәмамлаган кеше буларак, безне һәр әйткән, һәр язган сүзебез өчен җавап бирергә өйрәттеләр. Традицион матбугатта эшләгән һәр журналист әз генә ялгыш язса да, шунда ук укучысыннан гафу үтенә. Журналист һөнәре мәгълүматны җентекләп тикшерүне, раслауны таләп итә. Интернет исә, безнең бөтен кыйммәтләребезне астын-өскә китереп, ялганларга өйрәтте. Хәреф таныган һәркем үзен журналист итеп хис итеп, интернет челтәрендә күбрәк кызыксыну тудырыр, үзенә күбрәк подписчиклар җыяр өчен ялган фейклар яза башлады. Без ялган дөньяда яши башладык. Ни гаҗәп, башта моны җәмгыять кабул итте... Тик соңыннан үкенде. Ялган җәмгыятьтә яшәп булмый.
Йомгаклау. Шунсы мөһим: яшьләребез ялгышлык белән бу законны бозып хөкемгә эләкмәсеннәр иде. Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә, дигән бик акыллы сүзләр бар. Шуны онытмаска кирәк. Һәр әйтелгән, язылган фикер-мәгълүмат өчен үзеңнең җаваплы булуыңны истән чыгарырга ярамый.
Эльвира Әсәдуллина.
Читайте нас: