Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 13:53

Даманский – Чженьбао дао

Шушы утрау өчен СССР белән Кытай арасындагы бәрелешкә – 50 ел

1
Җиде көнлек сәфәремнең соңгы төнендә йокы алмады. Приморье крае вакыты белән иртәнге дүртләр тирәсендә Дальнереченск шәһәрен һәм аның округына кергән Лазо авылын үттек. Бу станцияләрдә поезд озак тормады. Икесендә дә асфальткә басып, Ерак Көнчыгышның салкынча һавасын бераз суладым да, яңадан вагонга күтәрелдем. Кем дә булса утырыр да, аңардан күңелемә матур да, моңсу да хатирәләр булып мәңгелеккә сеңеп калган шушы район хакында сораштырырмын дигән идем, вакыт бик иртә булгангадыр, утыручы күренмәде.
Монда 27 сентябрь. Бу вакытта Башкортстанда 26 сы гына, кичке унберләр тирәсе – күпләр йокламый әле. Купедагы урыныма җайлап утырдым да, кулыма телефонны алдым. Дүртөйле районы Әңгәсәк авылында яшәүче Борис Смышляевка шалтыратмакчы булдым. Дисплейда MTS RUS урынына CHINA дигән язу күреп, туктап калдым. Димәк, мондагы кәрәзле элемтәдә Кытай сигналлары көчлерәк. 70 нче еллар уртасында да, бу урыннан көньяктарак, Хасан районында урнашкан безнең хәрби часть казармаларындагы телевизорлар да әледән әле Кытай тапшыруларын күрсәтә башлый иде.
Ә нигә аңа шалтыратырга булдым соң? Сәбәбе бер генә – Борис Смышляев шушы тирәдә армия сафларында хезмәт иткән, 1969 елның мартында Даманский утравында кытайлар белән булып үткән канлы бәрелештә катнашкан.
Ул чакта Дальнереченский шәһәре булмаган әле, дөресрәге, шәћәр үзе булган, хәтта 1917 елны ук шәћәр статусы алган, тик Иман исемен йөрткән. Утраудагы вакыйгалардан соң, кытай атамаларын үзгәртү процессында Дальнереченск булып киткән. Мин хезмәт иткән полк яныннан агып, Япон диңгезенә коючы Лючихезе (кытайча, «җиденче елга») елгасы да Гладкая исемен алган.
2
Борисның сабакташы, билгеле журналист Ришат Ситдиков берчак болай язган иде: «Җиңү Көнен бәйрәм иткәндә, балачактан ук дус булган кордашым Борис Смышляевны очраттым. Карыйм – аңарда юбилей медальләре һәм …сугышта катнашучы билгесе тагылган офицер кителе.
– Син кайсы сугышта катнаштың? Һәм кайсы фронтта сугыштың? Кем кителен кидең? – дип сорадым, элекке дус буларак, шаяртып.
– Син нәрсә төрттерәсең, картлач? Әйдә, дәвам ит,– дип елмайды ул һәм сөйләп китте. – Китель үземнеке, әти җилкәсеннән түгел. Дембель алдыннан офицерлар курсы бетердем. Мәктәпләрдә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре алып бардым. Кече лейтенант булып башладым, майор булып отставкага чыктым.
Бераз тын торгач, ул өстәп куйды – Даманский фронтында сугыштым мин, 1969 елның мартында кытайлар һөҗүмен кире кайтардык. Шуның өчен безне Ватаныбыз тулы хокуклы сугышта катнашучылар исәбенә кертте. Таныклык бирде.
…Фронтовикларныкы, Бөек Ватан сугышында катнашучыларныкы кебек таныклыкны карап, кулымда озак кына тоттым. Минем алда, шушындый таныклыкның иң яшь ияләренең берсе тора иде, әлбәттә».
3
Борис Смышляев яшьтән үк үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән, үзешчән сәнгать түгәрәгендә актив катнашкан. Мәктәпне тәмамлагач, алты айлык баянчылар курсында укып, аримягә киткәнче, Дүртөйленең Төзүчеләр клубында эшләгән.
Армия хезмәтен 1968 нче елның маеннан 1970 елның маена кадәр үткән.
Ул вакытта Кытай белән Советлар Союзы арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек хөкем сөрә иде. Бу 1979 елның мартында мәйданы 1 мең квадрат метрга да җитмәгән Даманский утравында бәрелешкә китерде. Башта анда хәрби булмаган кытайлылар кереп, хуҗалык эшләре алып барган кебек кылана. Тора-бара хунвейбен отрядлары керә башлый. Көрәкләр, таяклар, металл чыбыклар белән кизәнеп, сүгенү сүзләре, Мао Цзе-Дунның цитаталарын кычкыралар. Безнең чик сакчылары, провакациягә бирелми, аларны, йодрык һәм автомат приклады кулланып, иңнәре белән этеп чыгаралар. 1969 елның кышында мондый «боз сугышлары» көн саен диярлек булып тора.
Борис Смышляев уку подразделениесендә артиллерия батарееясының өлкән исәпләп чыгаручысы һөнәрен үзләштерә. Полкта һөнәре буенча иң яхшылар исәбендә йөри. Музыкант ћөнәренең монда да кирәге чыга. Стройда барганда, хәрәкәт темпы бирү өчен, барабанчы була. Концертларда һәм башка чараларда катнаша. Даманский утравында булган бәрелешкә дә шуларның берсеннән китә.
Тревога була, Борис үзенең приборларын, автоматын һәм башка кирәк-яракларын алып, батареяга кушыла. Юлда утрауга кытай хәрбиләре кереп, сугыш ачуы хакында ишетәләр.
Ябык ут позициясенә урнашалар. Күзәтү пунктыннан координатларны әйтеп торалар, Борис Смышляев аларны картага төшерә. Шуннан соң батарея командиры аңа приказ бирә: «Ут ачарга мәгълүматларны әзерлә!» Ул хисаплаулар башлый, аларга метеорологик һәм баллистик төзәтүләр кертә – һава температурасы, басымы, җил тарафы һәм тизлеге. Ул вакытта компьютер юк, барысын да үз башыңда саныйсың.
Күп тә үтми. Даманский утравына кергән пехота полкына ут ачалар. Кытайларның 75-миллиметрлы пушкалар полкын да утка тоталар. Аларның барысы да тар-мар ителә.
Сугыштагы откырлыгы өчен ефрейтор Борис Смышляевка Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш хәрби округының грамотасы бирелә ћәм ул кыска сроклы отпускада була. Отпускадан соң аны запастагы офицерлар курсына җибәрәләр.
4
Соңыннан Стәрлетамак культура-агарту училищесын бетерсә дә, башлыча мәгариф өлкәсендә хезмәт сала. Уфа шәһәренең культура бүлегендә дә эшли. Соңрак читтән торып Мәскәү дәүләт педагогия институтында җыр укытучысы һөнәре ала һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре белән беррәттән, җыр дәресләре дә бирә.
Хаклы ялга чыккач, культура эшендә катнашу өчен буш вакыты күбәя. Берчак аны Әңгәсәк авылына «Рябинушка» фольклор ансамбленең 35 еллыгына чакыралар. Шунда ул туган ягына күчеп кайтырга карар итә. Тормыш иптәше белән киңәшләшеп, йорт сатып ала. Урындагы Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый.
5
… Шулай итеп, Борис Смышляевка шалтырата алмадым. Уссурийск шәһәренә җиткәндә вакыт соң иде инде – Башкортстан да 27 сентябрьгә «күчте». Аның вокзалында поезд ярты сәгать тирәсе торды. Перронга чыгып, вокзал бинасының икенче катына карап тордым. Анда без, яшь солдатлар, 1974 елның май уртасында беренче йокысыз төнебезне үткәргән идек. Икенче көнне безне, группаларга бүлеп, төрле хәрби частьләргә тараттылар. Миңа Русиянең иң көньягында - СССР – Кытай – Корея чигендә хезмәт итәргә туры килде.
Ә Борис Смышляев бәрелештә катнашкан урында – Даманский утравыннан ерак түгел урнашкан хәрби совхоз Лазо басуларында безнең рота бер ай тирәсе яңа уңыш җыюда катнашты. Утрауда булган вакыйгалардан соң 5 ел гына вакыт үткән иде. Алар хакында күп сөйләделәр. Кичләрен учак янында өлкәннәрнең хатирәләрен тыңлап, гитара кыллары моңына кушылып, шул сугыш турында җырлар җырлый, сүзләрен блокнотка күчереп, ятлый идек.
Без хезмәт иткән елларда да кытайлар тыңгылык бирмәде. Берән-сәрән чик бозулар булып кына торды. Еш кына төннәрен безне тревога белән күтәрәләр иде. Бәхеткә, башкача андый бәрелешләр булмады.
6
Иртәнге җиденче яртыда Владивосток шәһәренә килеп җиттем. Ике атна эчендә шәһәрнең һәм Приморье краеның үзем сагынган урыннарын карап чыктым. Кытайлар белән мөнәсәбәт тә яхшырды. Теләсәң, алар ягына чыгып, берничә көн кунак булып кайтырга мөмкин. Чит ил паспортың һәм акчаң гына булсын.
Утрауга килгәндә, бу исемне аңа тимер юл төзүче Станислав Даманский хөрмәтенә биргәннәр. Уссури елгасы аша көймәдә чыкканда ул шушында һәлак була. Кытайлар аны Чжэньбао дао – «кыйммәтле утрау» дип атыйлар. Туксанынчы еллар башында кабул ителгән яңа договор нигезендә ул Кытай территориясе булып китте. Башкача дәгъвалар булмасын диптер инде, кытайлар, су өстендә җир күтәреп, Даманскийны ярымутрауга әйләндергәннәр.
Илдус Тимерханов.
Борис Смышляев Дүртөйле шәһәренең тарихны һәм туган якны өйрәнү музеенда 2 нче урта мәктәп укучылары белән очрашуда.
Читайте нас: