Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2019, 13:53

ЗАГСка килүчеләр чак үлемнән кала

Гафури районының Красноусольский поселогында кияү белән кәләш ЗАГСка барып чак үлемнән кала. Видеога егет белән кызның бинага керү белән артларыннан ук ЗАГС түбәсе ишелеп төшүе эләккән. Ura.news мәгълүматлары буенча, гашыйклар өйләнешү хакында гариза язарга килгән. Ura.news видеоязма авторы сүзләрен дә китерә: “Красноусольский поселогы мәдәният йортының түбәсе ишелү ЗАГСка гариза язарга килгән яшь парның киләчәген чак-чак кына җимерми кала”, - дип.

Гафури районының Красноусольский поселогында кияү белән кәләш ЗАГСка барып чак үлемнән кала. Видеога егет белән кызның бинага керү белән артларыннан ук ЗАГС түбәсе ишелеп төшүе эләккән. Ura.news мәгълүматлары буенча, гашыйклар өйләнешү хакында гариза язарга килгән.
Ura.news видеоязма авторы сүзләрен дә китерә: “Красноусольский поселогы мәдәният йортының түбәсе ишелү ЗАГСка гариза язарга килгән яшь парның киләчәген чак-чак кына җимерми кала”, - дип.
Мәдәният йортының керә торган урыны өстендәге түбә 2 мартта ишелеп төшкән иде. Гадәттән тыш хәлләр буенча республиканың баш идарәсе хәбәр итүенчә, каза күрүчеләр юк. 20 метр озынлыктагы кирпеч түбә (козырёк) өстенә кар җыелу сәбәпле ишелеп төшә.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча республиканың баш идарәсеннән алынды.
Читайте нас: