Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2019, 18:18

Тагын бер банк лицензиясез калды

7 март көнне Уфадагы «Роскомснаббанк»ның (элеккеге “Башкомснаббанк”) лицензиясен тартып алдылар. Экспертлар әйтүе буенча, банк ачык финанс сәясәте алып бармаган, җинаятьчел юл белән табылган акчаларны “юуга” каршы тору турындагы законны бозган. Хәзер аның физик шәхесләр, эшмәкәрләр каршындагы бурычын кем үтәр? Чөнки меңнәрчә кеше ул банкка хәләл акчаларын салган бит. Вкладларны страховкалау агентлыгы, Пенсия фонды һәм тагын берничә ведомство белгечләре бу җәһәттән, ягъни акчаларын банкка салган кешеләргә ни эшләргә кирәклеге турында аңлатма бирделәр.

Салган акчаларны ничек кайтарырга?
– “Роскомснаббанк”ның физик шәхесләр каршында 18 млрд сум, ә шәхси предприятиеләр һәм оешмалар каршында 4 млрд. сум йөкләмәсе булган,—дип белдерә БР милли банкы управляющие Марат Кашапов.
Законга ярашлы, гражданнар һәм шәхси эшкуарларның Русия банкларындагы бөтен вкладлары һәм аларга исәпләнгән процентлар страховкаланган. Әгәр банкның лицензиясе тартып алынса, ул чакта “Вкладларны страховкалау буенча агентлык” сезгә акчаларны кайтарачак. Әлеге Агентлык 2019 елның 14 мартына кадәр акчаларны кире кайтару белән шөгыльләнергә тиешле банкны сайлаячак.
Түләүләр 2019 елның 21 мартыннан да соңга калмыйча башланачак һәм ул банкны бетерү процедурасы тәмамланганчы ел буена дәвам итәчәк. Шуңа күрә бик ашыкмаска да мөмкин, чөнки, мәгълүм булуынча, гадәттә беренче көннәрдә чиратлар бик зур булучан.
Әгәр дә сез акчагызны физик шәхес буларак салган булсагыз, компенсацияне тере акчалар, шулай ук исәбегезгә күчертү юлы белән дә ала аласыз. Әгәр шәхси эшкуар булсагыз, акчаларыгызны исәбегезгә генә күчертә аласыз. Биредә чикләү бар: һәр вкладчы ничә исәбе булуына карамастан, 1,4 миллион сумга кадәр акчасын кайтара алачак. Акчаларының калган өлешен конкурс производствосы вакытында (банкротлыкка чыгу стадияләренең берсе) яки банкны ликвидацияләү вакытында алып булачак.
Калган акчаларны кире кайтару өчен компенсация турындагы гаризада махсус шакмакны тутырырга кирәк булачак.
– Әгәр сез киләчәктә банкка 1,4 миллион сумнан күбрәк акча салырга теләсәгез, аларны төрле банкларга салыгыз,— дип киңәш итә Милли банк экспертлары.
Әгәр эш хакын ул банктан алган булсагыз
Дебет карталары, асылда, банк исәбенә бәйләнгән акча янчыгы ул. Шуңа ул да депозит булып санала һәм страховкалана. Ягъни дебет карталарындагы акчаларны, шул исәптән вкладларны да, кире кайтаралар. Биредә бер искәрмә бар: “алдан түләнгән банк карталары” дип аталганнары өчен клиентка банкта акча исәбе ачылмый. Асылда, болар — бүләк сертификатлары, шуңа да алардагы акча чыганаклары страховкаланмый.
Һәм пенсия...
“Роскомснаббанк” аша пенсия-ләрен алган гражданнар акча китертүнең башка ысулын сайларга тиешләр. Пенсия фондының республика бүлек-чәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, моның өчен Фонд-ның пенсия алу урыны буенча идарәсенә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яисә Русия Пенсия фонды сайтының “Гражданинның шәхси кабинеты” яисә “Дәүләт хезмәтләре” аша электрон гариза бирергә мөмкин.
Эшкуарларга акчаларын ничек кайтарырга?
2014 елдан алып шәхси эшкуарларның исәпләре физик шәхесләр вкладлары белән бертигез страховкалана. Банкның лицензиясе алынган көнгә “ Кече һәм урта эшкуарлык субъект-ларының бердәм реестры”на кергән юридик шәхесләр быелдан алып страховка алуга керә.
“Роскомснаббанк”тан кредит алганнар түләмәсә буламы?
Юк. Әгәр сез кредит алган банкның лицензиясен кире чакыртып алсалар, бу сез беркемгә дә түләргә тиеш түгелсез дигәнне аңлатмый. Лицензияне чакыртып алган вакыттан алып конкурс производствосы процедурасы тәмамланганга кадәр (яисә банк бетерелгәнгә кадәр) кредитны түләп барырга тиешсез. Моны Вкладларны страховкалау агентлы-гының махсус сайтында турыдан-туры башкарырга мөмкин.
Анда лицензиясе тартып алынган һәр банк өчен комиссиясез түләүләр кабул ителгән офислар, терминаллар һәм агент банклар кассалары исемлеге урнашты-рылган. Ул пунктларда кредитны түләү өчен сезгә паспорт, кредит килешүе саны, аны төзегән вакыт һәм реквизитлар: банк БИКы һәм лицензияне чакыртып алган көнгә кадәр сез акча күчергән исәп кирәк булачак.
Шулай ук кредитны гамәлдәге теләсә кайсы банк аша да түли аласыз. Түләүләр өчен яңа рекви-зитлар кирәк булачак. Түләүләр турында чеклар, реквизитлар, скриншоплар турындагы бөтен мәгълүматны саклагыз.
Вкладларны страховкалау агент-лыгы сезнең кредитны кире кайтаруны бүтән банкка тапшыру хокукына да ия. Анда кагыйдәләр башкача булырга мөмкин. Әмма процент ставкасы һәм бирелгән вакыты элеккечә калачак.
Әгәр дә лицензиясе алынган банкка сез акчагызны да салган, кредит та алган булсагыз, ул чакта акчаларыгызны банк каршында бурычыгызны түләп бетергәннән соң ала алачаксыз. Кредитыгызны шушы ук банкта вкладыгыз исәбенә түли алмыйсыз — бу закон тарафыннан тыелган.
Күпфункцияле үзәктә хәзер ничек түләргә?
БР Күпфункцияле үзәгенең матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге вакытта ведомство “Роском-снаббанк” белән килешүне өзә, аларның терминаллары эшләми, озакламый сүтеп алып китәчәкләр. Шуңа да дәүләт пошлиналарын “Сбербанк”, “Почта Банк” һәм “СМП Банк” терминалларында түли аласыз.
Төзелеш секторы белән ниләр булыр?
“Роскомснаббанк”ның лицен-зиясен алу “Беренче Трест” дәүләт компаниясе төзегән торак төзеле-шен туктатуга һәм өлешләп түләү юлы белән фатир сатып алучылар арасында алданучылар барлыкка килүенә китермәячәк. Бу хакта Радий Хәбировка БР дәүләт төзе-леше рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәдуллин җиткерде. “Беренче Трест”, шул исәптән “Роскомснаббанк”та җәлеп ител-гән акчалар исәбенә, 4 торак комплексы төзи. Бүгенге көнгә 5 млрд сумлык фатир сатылмаган, ә эшләрне тәмамлау өчен 2,8 млрд сум кирәк. Төзелеш компаниясе “Роскомснаббанк”тан тыш башка банклардан да кредит алган. Торак төзелеше өзелүгә куркыныч яна-мый.
Радий Хәбиров проблема хәл ителгәнгә кадәр БР Дәүләт төзелеше комитетына йортлар төзелеше һәм фатирлар сату буенча хәлләр торышын атна саен үзенә җиткереп торырга кушты.
Сорауларыгыз булса...
Страховка түләүләре буенча өстәмә мәгълүматлар алу өчен Вкладларны страховкалау агентлы-гының түбәндәге кайнар элемтә-сенә шалтырата аласыз:
8-800-200-08-05.
Шулай ук Вкладларны страхов-калау агентлыгы сайтына мөрәҗә-гать итә аласыз.
“Башинформ” буенча
Р.Кадикова әзерләде.
Читайте нас: