Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2019, 17:46

Автобуслар хәвефсезләндеме?

Яки 1 марттан гамәлгә кергән таләпләр уңай нәтиҗә бирерме?

Көн туса, күпчелек халык җәмәгать транспортында эшкә ашыга. Шул ук вакытта кемузардан чапкан автобусларны күзәтеп торсаң, кирәк җиреңә исән-имин барып җитүеңә шик уяна. Берничә ел инде ил күләмендә җәмәгать транспорты тармагында тәртип урнаштырырга омтылабыз. Әллә ни алга китеш кенә сизелми. 28 февральдә ил Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә бу мәсьәләгә аерым тукталып үтте.


– Узган елда җәмәгать транспорты өлкәсендә юл һәлакәтләрен киметү буенча зур гына эшләр башкарылды. Ел йомгаклары буенча автобус водительләре гаебе белән ясалган аварияләрдә һәлак булучылар саны 17 процентка кимеде. Бу яхшы күрсәткечләр, әлбәттә. Әмма аварияләрнең гомум саны инде бишенче ел рәттән кимеми. Бу яклап өстәмә чаралар күрергә, яңа таләпләр булдырырга кирәк, – дип чыгыш ясады ил җитәкчесе.

Әйе, елның-елында җәмәгать транспорты тармагында хәлне яхшырту уңаеннан яңа кагыйдәләр, кануннар дөнья күреп тора. Чираттагы 386 нчы санлы Федераль закон 1 марттан гамәлгә керде. Яңа канунга аңлатма бирү өчен Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төбәкара идарәсе начальнигы Сергей Мережко матбугат конференциясе җыйды. Федераль закон барлык җәмәгать транспортын лицензия алу юлы белән эшләргә күчерү максатыннан эшләнде.

–Әлегә кадәр даими хәрәкәт итүче транс-порт маршрутлары гына лицензия алып эшли иде. Заказ буенча пассажирлар хезмәтләндерүче автобусларга, төрле оешмаларга беркетелгән транспортка бу таләпләр каралмаган иде. Инде 1 марттан мәктәп автобусларына да лицензия алу таләп булып тора. Моңа кадәр лицензия яки маршрут картасы алмас өчен шәхси эшкуарлар автобусларына “заказной” яисә “экскурсионный” дип язып элеп, салым түләмичә генә акча эшлиләр иде. Өстәвенә, юл кагыйдәләрен тупас бозучылар, юлларда низаг тудыручылар да башлыча алар.

Лицензия алу өчен 120 көн вакыт бирелә. Димәк, 29 июньгә кадәр халыкны хезмәтләндерергә теләүчеләр лицензия алып өлгерергә тиеш. Шушы көннән алып лицензиясез юлга чыгарга рөхсәт юк.

– Лицензиясез юлга чыгучыларга карата административ хокук бозулар кодексының аерым маддәсе нигезендә штрафлар салына башлаячак. Шәхси транспорты белән халык ташучыларга – 50 мең, шәхси эшкуарларга – 100 мең һәм юридик шәхесләргә 400 мең сум күләмендә штраф каралган. Икенчегә тотылучыларның транспорт чарасы конфискацияләнәчәк. Лицензия вакыты чикләнмәгән һәм алар юлларда махсус рейдлар вакытында гына тикшереләчәк. Әлегә кадәр лицензиясе булган оешмаларга гадиләштерелгән тәртип буенча чикләүсез яңа лицензия биреләчәк. Ә лицензияне беренчегә алучылар таләп ителгән исемлек буенча документлар тапшырырга тиеш. Төнгелеккә транспорт кую урыннары булу, көндәлек техник һәм медицина тикшерүе үткәрә алу мөмкинчелеге дә таләп булып тора,– диде Сергей Мережко.

Уфада җәмәгать транспортындагы тәртипсезлекләр, “сул” маршрутлар барлыкка килү рөхсәт документларының капма-каршылыклы булуы аркасында килеп чыкты. Бу проблеманың килеп чыгуының төп сәбәбе – бердәм дәүләт контроле булмау. 2016 елга кадәр Русия төбәкләре төрле кагыйдәләр буенча пассажирлар йөртүгә рөхсәт кәгазе алды. Эшкуарларның бер өлеше шәһәр хакимияте үткәргән конкурста катнашып, маршрут картасы алса, икенчеләре Транспорт министрлыгыннан лицензия алып пассажирлар ташый иде. 2016 елның июленнән бу мәсьәләдә тулы хокукны шәһәр хакимиятенә тапшыручы 220 нче федераль закон үз көченә керде. Әмма “сул” эшкуарлар бу законны санга сукмый, ничек акча эшләгәннәр, шулай эшләүләрен дәвам иттеләр. ЮХХДИ салган штрафларны судлар аша инкарь итүләр чоры башланды. Динар Гыйльметдинов 2016 елда: “Автобусларның легаль булу булмавын тикшерергә безнең хокукыбыз юк, безнең төп бурыч – юлларда аварияләр санын киметү һәм кешеләрнең гомерләрен саклау”, – дип чыгыш ясады. Һәм ул хаклы да. Монда тәртипне “Ространснадзор” тикшерергә тиеш иде. Әмма конкурс 2016, 2017, хәтта 2018 елда да үткәрелмәде. Нәтиҗәдә пассажирлар хезмәтләндерү тармагында анархия барлыкка килде. Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров беренче эш көннәрендә үк шәһәрдә автобусларга кагылышлы мәсьәләне күтәрде. Республиканың Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов Уфа халкын хезмәтләндергән 3232 автобусның 1300ендә рөхсәт кәгазе булмавы хакында белдерде. Республика буенча аларның исәбе 3814 кә кадәр җиткән. 300гә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 100 меңнән артык протокол төзелгән, җитмешләп водитель исерек килеш рейстан читләштерелгән. Радий Хәбиров ЮХХДИ идарәсенә бу тармакта каты контроль кирәклеген искәртеп:

– Мөгаен юл хәрәкәтен җайга салу тарихында, җәзаларны катгыйлатудан да нәтиҗәлерәк алым уйлап табылмагандыр. Кызганыч, кешеләр штрафлардан курыкмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, һичшиксез, җавап бирү куркынычы гына кешене һушына китерә ала,– дип чыгыш ясады.

Хәзер водительләр көн саен медицина тикшерүе үтәргә, юл хәрәкәте графигын сакларга, таләп ителгәндә тиешле документларны күрсәтергә бурычлы. Шулай ук тахограф та булырга тиеш. Закон таләпләре буенча эшләүче шәхси эшкуарларның штатында медицина белгече дә, транспортның төзеклеген тикшерүче механик та булырга тиеш. Әгәр дә үзенеке булмаса, ул башка зуррак оешма белән килешү төзеп көн саен водительнең сәламәтлеген һәм техника торышын тикшерү беренче таләп.

1 мартта кертелгән Федераль закон буенча 2019 елның 1 июленнән бөтен автобусларда да касса аппаратлары булырга тиеш. 2019 елның 1 ноябреннән шәхси кешеләрнең автобусларында да тахографлар урнаштырылырга тиеш.

Юл йөрү кагыйдәләренә “Транспорт чарасы белән идарә итү вакыты” дигән төшенчә өстәлде. Автобус водительләренә бер рейста 9 сәгатьтән артык рульдә йөрү тыела. Бу очракта да ул 4,5 сәгатьтән соң 45 минут ял итеп алырга тиеш.

Уфа һәм республикада башланган транспорт реформасын ничек бәялисез дигән сорауга Сергей Мережко болай җаваплады:

– Бу реформа бик вакытлы булды дип уйлыйм. Документсыз эшләүче 1300 транспорт чарасы хезмәтләндерүдән читләштерелде. Тукталышларда кешеләрнең күплеге автобусларның әлегә җитешеп бетмәве турында сөйли, әлбәттә. Реформа һәм яхшы якка үзгәрешләр бер ай эчендә генә эшләнми. Иң мөһиме – дөрес юнәлеш бирелде.

Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин да кайбер маршрутлар буенча автобуслар саны җитешеп бетмәвен әйтте. 2019 елда дәүләт оешмасына 100, ә 2020 елда тагын 250 яңа автобус сатып алыначак. Әлегә шәхси эшкуарлар гына автобусларын яңартырга ашыкмый. Ел азагында эшкуарлар нибары 16 транспорт чарасын алмаштырды. Барлык таләпләргә туры килү өчен тагын 183 автобусны яңарту каралган.

Русия транспорт министрлыгы 1 ноябрьгә кадәр һәрбер шәхси автобуста да тахограф урнаштыруны таләп итеп куйды.

Дальнобойщиклар ассоциациясе координаторы Валерий Войтко тахограф урнаш-тыруны дәүләт үз җилкәсенә алырга тиеш дигән фикердә.

Бүген килеп медицина хезмәткәре һәм механикка хезмәт хакын, глонасс, тахограф, касса аппараты урнаштыру таләпләрен үтәгәндә киткән чыгымнарны исәпли башласаң, шәхси эшкуарларның тиздән пассажирлар хезмәтләндерү тармагыннан китәчәген көтәсе генә кала. Чынлап та, көннән-көн законнар һәм таләпләр катгыйлана бара. Һәм алар зур чыгымнар сорый. Ә дәүләт транспорт оешмаларын гына калдыру конкуренцияне бетерәчәк, бу үз чиратында билетка хак-ларның артуына да китерәчәк, ди экспертлар. Ни өчен шулай?

Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: