Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2019, 19:14

Яшь белгечләр Сибайга кайта

Сибай шәһәренең балалар поликлиникасында педиатрлар җитешми. Поликлиника мөдире вазифасын башкаручы Гүзәл Фәнил кызы Сөендекова әйтүенчә, бу хәл күп кенә хатын-кыз табибларның декрет ялында булуына, олы яшьтәгеләрнең хаклы ялга китүенә бәйле. Әйтик, данлыклы балалар хирургы, 41 ел гомерен медицинага багышлаган табиб Ринат Әхмәт улы Утарбаев хаклы ялга чыккан. Аның урынына лаеклы алмашчы кирәк.

Шәһәр хакимияте, Сәламәтлек саклау министрлыгы Сибайга яшь белгечләр җәлеп итү өстендә җитди эшли. Табиблар кайтса, торак шартларын да яхшырту буенча төрле программалар да карала. Эш хакын тиешле дәрәҗәдә итү дә күз уңыннан ычкындырылмый.
Менә күптән түгел генә балалар поликлиникасына беренче белгеч килгән. Башкаладан табиб-ординатор Розалия Юнир кызы Хәйбуллина кайткан.
- Сибайда туып-үстем. 9 нчы санлы лицейны тәмамлап, максатлы юллама буенча югары белем алдым, - ди яшь белгеч. – Балачактан шушы һөнәргә гашыйкмын. Медицина университетында педиатрия белгечлеге буенча белем алсам да, ординаторлыкны акушер-гинеколог буларак үтәм. Ел ярымнан ординатураны тәмамлагач, Сибай дәваханәсенә эшкә кайтырга ниятлим.
Розалия Хәйбуллина дәваханәдә тудырылган шартларның яхшы булуын ассызыклады. Табибларның, урта медицина персоналының осталыгын әйтеп үтте. Розалия Юнир кызы, әле яңарак кына эш башлавына карамастан, үзен грамоталы белгеч итеп таныткан. Әниләрнең күбесе бары тик аңа приемга кереп, нәниләрен күрсәтергә атлыгып тора.
Фото “Атайсал” гәзите сайтыннан алынды.
Читайте нас: