Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2019, 13:11

Радий Хәбиров: Мин карьерларны эшкәртүгә каршы түгел

Республикада киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару мәсьәләсе буенча тәртип урнаштырыла.“Кара казучылар” ситуациясе хокук саклау органнары һәм дәүләт структуралары контролендә. Хәтерегездә булса, узган елның октябрендә Урал аръягы буенча эш сәфәре вакытында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда табигый ташны җитештерүне туктатып торырга боерды.

Республикада киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару мәсьәләсе буенча тәртип урнаштырыла.“Кара казучылар” ситуациясе хокук саклау органнары һәм дәүләт структуралары контролендә.

Хәтерегездә булса, узган елның октябрендә Урал аръягы буенча эш сәфәре вакытында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда табигый ташны җитештерүне туктатып торырга боерды. Баймак районында Темәс авылы янындагы карьерны барып күрде һәм Урал аръягындагы табигый ташның легаль булмаган чыгару фактларын чын һәлакәт дип атады. Мисал өчен, Баймак районында гына рекультивациясез вәхшиләрчә таш чыгарган урыннарның саны 40тан арткан.

“Мин карьерларны эшкәртүгә каршы түгел, ләкин бу эш закон нигезендә башкарылырга, чыгымнарның төп өлеше дә район проблемаларын хәл итүгә багышланырга тиеш, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Чыгарылган таш тулысынча Мәскәү, Мәскәү өлкәсенә, Грозныйга озатыла. Моңардан бернинди дә керем алмагач, нигә без ул ташны сатабыз? Бәлки, баш тартырга кирәктер таш чыгарудан?”

Быел февральдә Зилаер районы полицейскийлары Юлдыбай авылыннан ерак түгел генә табигый ташның законсыз чыгару очрагын ачыклаган иде. Дәүләткә китерелгән зыян 500 меңгә якын сумнан исәпләнә. Март башында хокук саклау органнары Баймак районында плитә ташының законсыз чыгаруын ачыклаган. Монда исә зыян 10 миллион сумнан бәяләнә.

Кичә, 12 мартта, полициядән Темәстән ерак түгел генә 11 мең куб метр төзелеш ташының законсыз чыгару хакында хәбәр килеп иреште. Республика предприятиеләренең берсе лицензиясез Темәстән ерак түгел бер карьерны эшкәртә башлаган. Предприятиенең плитә ташының геологик өйрәнүен рөхсәт итүче лицензиясе генә була. Вакыйга урынында файдалы казылмаларны чыгара торган кораллар, йөк машинасы һәм зур күләмдә плитә ташы табыла. Җинаятьчеләр 16 миллионга якын зыян китергән.


Чыганак: “Башинформ”.

Фото: Олег Яровиков.
Читайте нас: