Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2019, 12:14

Юлларда бозлавык. Сак булыгыз!

Уфада юлларда бозлавык булу сәбәпле торак-коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчте. Юллар торышын даими күзәтеп торалар. Комлы-тозлы катнашма сибү тәүлек әйләнәсенә оештырылган. Юл хезмәтләре күперләр, юллардагы хәвефле менү урыннарына аеруча игътибар бүлә. Җәяүлеләр йөри торган тротуарлар һәм йорт ихаталары да игътибарсыз калмый.

Мэриядә хәбәр итүләренчә, гамәлдәге законнарга ярашлы, кардан һәм боздан үз территорияләрен арындыру һәм чистарту, хезмәткәрләренең хевефсезлеген тәэмин итү өчен оешмалар үзләре бурычлы.
Автомобиль хуҗаларына исә бозлавык шартларында юл кагыйдәләрен бозмау, тизлек режимын үтәү, хәрәкәт вакытында дистанцияне арттыру киңәш ителә. Шулай ук төрле биналар һәм корылмалар янында машиналарны калдырмау хәерле булыр. Җәяүлеләргә юл аша, кибетләрдән, җәмәгать транспортыннан чыкканда саграк булу комачауламас. Төрле хәвефле очракларда 112 номерын җыярга онытмагыз, дуслар!
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: