Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2019, 12:32

Кошлар кайта

Яз җитүе, көннәр җылытуы турында хәбәр итүче иң матур күренешләрнең берсе – кошлар кайту. Кошлар дөньясы – үзе бер кызыклы фән. Аеруча балалар алар турында кызыксынып өйрәнә.

Яз җитүе, көннәр җылытуы турында хәбәр итүче иң матур күренешләрнең берсе – кошлар кайту. Кошлар дөньясы – үзе бер кызыклы фән. Аеруча балалар алар турында кызыксынып өйрәнә.
Сибайның Мәҗит Гафури исемендәге паркында да шушы көннәрдә яшь натуралистлар кошларны күзәтәләр. Биология-экология үзәге педагоглары аларны кошлар популяциясен мониторингларга өйрәтте. “Без якынча бер чакрым юл үттек, ә норматив буенча егерме чакрым үтәргә кирәк. Кайсыбер кошларның ояларын таптык, кызылтүшләрне, бер тукранны очраттык, – ди акциядә катнашучы Карина Мөхәммәтгалина.
Педагоглар әйтүенчә, мондый орнитологик тикшеренүләр ел әйләнәсенә алып барыла. Кошлар җылы яклардан кайткан вакытта – иртә язда берничә тапкыр оештырыла. Биология-экология үзәгендә шөгыльләнүчеләр рейдларны март ахырына кадәр үткәрәчәк. Ниятләре – сыерчык оялары ясап элү.
Балалар өйләрендә дә кошлар дөньясын күзәтүдән аерылмый.
Фото: Ачык чыганактан.
Читайте нас: