Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2019, 12:27

47 яшьлек А.Заворотнюк өченчегә әни булган

47 яшьлек Анастасия Заворотнюк өченче баласын тапкан. Җанатарлары өчен бу вакыйга бөтенләй көтелмәгән булган. Актриса үзе Инстаграмдагы сәхифәсендә журнал тышлыгы сурәтен куйган. Сурәттәге нәни кызга дүрт ай булгач кына, аның туу турында халыкка билгеле булган.

Анастасиянең ире — фигуралы шуучы Петр Чернышев. Мила — актрисаның өченче баласы. Беренче ире — бизнесмен Дмитрий Стрюков белән гаиләдә туган 22 яшьлек кызы Анна һәм 18 яшьлек улы Майкл бар.

Анастасия йөкле вакытын яшереп йөргән. Бу хакта бары туганнары гына белгән, дип язды «Московский комсомолец» сайты.

Читайте нас: