Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2019, 16:59

Яңа тәкъдим

РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайга юстициянең 3 класслы дәүләт советнигы Камил Кашаевны Башкортстан прокуроры итеп тәгаенләргә тәкъдим иткән.

РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайга юстициянең 3 класслы дәүләт советнигы Камил Кашаевны Башкортстан прокуроры итеп тәгаенләргә тәкъдим иткән.
Республика парламентының җитәкчесе Константин ТОлкачев әйтүенчә, аның бу тәкъдимен депутатлар башта Дәүләт Җыелышының профильле комитетында караячаклар. Аннан Камил Кашаевның республика прокурорына кандидатурасы Дәүләт Җыелышының 21 мартта үтәчәк пленар киңәшмәсендә каралачак.
Кашаев Камил Альберт улы 1973 елда дөньяга килгән. Прокуратура органнарында 1995 елдан. Район прокуроры ярдәмчесеннән Русия Федерациясе Генераль прокуратурасының баш җинаять-суд идарәсе башлыгы урынбасары — Дәүләт гаепләүчеләр идарәсе башлыгы урынбасарына кадәр юл узган. «Русия Федерациясе прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, II дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерым хөрмәтләү билгесе, Русия Федерациясе Генераль прокурорының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Читайте нас: