Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2019, 16:58

Бәйрәм кыйммәткә төшкән

8 март бәйрәмнәре 52 яшьлек уфалының кесәсенә суккан: аңа кыр кәҗәсен аткан өчен 500 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының хайваннар дөньясын саклау буенча дәүләт инспекторы Веселовка авылы янында мылтык тавышы ишетелүе турында полициягә хәбәр итә. Тикшерү вакытында Уфа шәһәрендә яшәүче, бу авылга дачага кайтып йөрүче 52 яшьлек ирнең катнашы булуы мөмкинлеге турында ачыклана. Полиция хезмәткәрләре аның гаражында җинаятьнең дәлилләрен – мылтык, сырлы карабин, канга ошаган матдәләр эзе булган пычак, чалгы, кар чанасы һәм кыр кәҗәсенең итен тапкан. Соңрак браконьер үзенең җинаятен таныган һәм урманда аның эзләрен күрсәткән.
Әлеге вакытта “законсыз ау итү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аңа 500 сум күләмендә штраф яный
Читайте нас: