Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2019, 23:43

“Вундеркинд”ка 5 яшь тулды

Бүген эшкуарлар арасында гүзәл затларның да саны арта бара. Алар көчле затлардан бер дә калышмый, хәтта кайчак уздырып та җибәрәдер әле. Шундый уңган эшкуарларның берсе – Сибайда яшәүче Эльвира Ветрова.

Бүген эшкуарлар арасында гүзәл затларның да саны арта бара. Алар көчле затлардан бер дә калышмый, хәтта кайчак уздырып та җибәрәдер әле. Шундый уңган эшкуарларның берсе – Сибайда яшәүче Эльвира Ветрова.
Ул җитәкләгән “Вундеркинд” балалар клубына биш яшь тулды. Әлеге клубка 4-10 яшьлек балалар йөри. Алар арасында күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар да шактый. “Вундеркинд”та балалар вокал, бию һәм театр студияләрендә, “Күңелле инглиз теле” түгәрәгендә шөгыльләнә. Моннан тыш, психолог һәм логопед ярдәме дә каралган.
Белемле һәм тәҗрибәле педагоглар малай-кызларны бәйрәм концертларына, спектакльләргә әзерли. Алар барлык бәйрәмнәрне дә күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрә. Ә 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә – отчет концерты белән чыгыш ясыйлар, ел буена ирешелгән уңышлары өчен бүләкләнәләр. Клубта шөгыльләнүче балалар шәһәр тормышында да актив катнаша: хәйрия концертларын һәм бәйрәм чараларын җыр-биюләре белән бизиләр.
Эльвира Ветрова үзе инглиз теленә өйрәтә. Әйткәндәй, “Вундеркинд” клубын ачу идеясенә аны шәхси тормышындагы вакыйгалар этәрә. 6 һәм 4 яшьлек кызларын түгәрәкләргә йөртә башлагач, балалары белән шәһәрнең бер башыннан икенчесенә чабарга туры килә. “Юлга һәм белгечләр эзләүгә күп вакыт китә иде. Шул чакта мин бәләкәйләр өчен берничә түгәрәк бер урында булган үзәк төзү турында уйлана башладым”, – ди эшкуар. Бүген инде авырлыклар, киртәләр күп булса да, аларны ерып чыгар өчен көч, вакыт, энергия таләп ителсә дә, Эльвира Ветрова үзе сайлаган юлдан бары алга атларга дигән максат куя. Аның теләге – балаларга һәр яклап сәләтләрен ачарга ярдәм итәргә һәм алар үзләрен бәхетле тойсын өчен тырышырга.
Үзе дә ул һәрвакыт эзләнүдә. 2016 елда Башкортстанда “Син – эшкуар” федераль программасында катнашып, бизнес-проектлар конкурсында икенче урынны яулый. Ә 2017 елда “Елның иң яхшы социаль проекты” республика конкурсында 20 лауреат исемлегенә керә.
Мәгълүмат һәм фото “Молодёжная газета” сайтыннан.
Читайте нас: