Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2019, 18:01

11 яшьлек кызның иңбашына тимер ишек тоткасы кереп киткән

Кыз бала йөгереп йөргәндә фатир ишегенә килеп бәрелгән.Мәскәүдәге балалар хастаханәсендә 11 яшьлек кызга операция ясаганнар. Металлдан эшләнгән 10 см озынлыктагы ишек тоткасы баланың иңбашына кереп калган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Әти-әнисе сүзләренчә, кыз фатир буйлап йөгереп барган һәм ишек тоткасына килеп бәрелгән. Тотка сынган һәм баланың иңбашына кергән. Шулай итеп металл тотка кызның тәнендә кысылып калган.

Кыз бала йөгереп йөргәндә фатир ишегенә килеп бәрелгән.

Мәскәүдәге балалар хастаханәсендә 11 яшьлек кызга операция ясаганнар. Металлдан эшләнгән 10 см озынлыктагы ишек тоткасы баланың иңбашына кереп калган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.


Әти-әнисе сүзләренчә, кыз фатир буйлап йөгереп барган һәм ишек тоткасына килеп бәрелгән. Тотка сынган һәм баланың иңбашына кергән. Шулай итеп металл тотка кызның тәнендә кысылып калган.


Табиблар балага комплекслы диагностика ясаган. 10 см озынлыктагы металл предмет баланың тән тукымаларына эчкә үк кереп киткәне ачыкланган. Тимер кисәге иңбашы сөяге янына кадәр килеп җитә язган.


Нәкъ менә металл кергән урында кан-тамырлары һәм нервлар төене урнашкан. Әлеге төен кулдагы кан әйләнеше өчен җавап бирә. Шул сәбәпле операция бик катлаулы булган. Тәҗрибәле хирурглар һәм травматологлар ясаган операция уңышлы чыккан. Кыз баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.



Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: