Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2019, 12:03

“Хыял” хыялларны тормышка ашырды

Кырымда ике атна ял иткән Сибай балалары туган якларына әйләнеп кайтты. “Хыял” шифаханәсендә ял иткән 250 баланың да, аларны озата йөрүче өлкәннәрнең дә ялдан канәгать калулары күренеп тора. Төркем җитәкчесе Фаяз Хәсәнов әйтүенчә, ял вакытында балалар бер-берсе белән ныклы дуслашкан. “Әмма барысы да әти-әниләрен, өйләрен һәм карны сагынды”, – ди ул.

Әлбәттә, Кырымга сәяхәт балалар өчен ял булса, өлкәннәр өчен ул – зур җаваплылык һәм тырышлык. Аларның хезмәтен балаларын ялга җибәрүче ата-аналар югары бәяләде. “Төркем җитәкчеләре безнең белән һәрвакыт бәйләнештә булдылар, балаларыбызның ничек ял итүе турында хәбәр итеп тордылар, фотолар җибәрделәр. Шуңа без тыныч булдык”, – ди, алар. Ә төркем җитәкчеләре шифаханәдә ялның һәр көне уйланып төзелгән дип билгеләде. Сибайның 1 санлы мәктәбе укытучысы Надежда Афонина: “Ике атналык ял күз ачып йомганчы үтте дә китте, – ди. – Балалар бу сәяхәтне гомергә исләрендә калдырачак. Бәлки, кемгәдер ул Кырымны күрүгә бердәнбер мөмкинлек булгандыр. Балаларның күбесе диңгезне беренче тапкыр күрде. Мин балалардан уңдым: тыңлаучаннар, сабырлар. Күпме чаралар, экскурсияләр булды – берсе дә бер тапкыр да арыдым димәде, баш тартмады. Санаторий хезмәткәрләре дә зур эш башкарды”.
Чынлап та, балаларның уртаклашыр хисләре тулып ташкан иде. Анастасия Солдатова: “Миңа Евпаторий шәһәре нык ошады, – ди. – Ашнакчылар тәмле ризыклар белән сыйлады. Аниматорлар күңелле ял мизгелләре бүләк итте. Ә иң кызыгы Севастополь һәм Ялтага экскурсияләр булды. Барысы белән дә шулкадәр дуслаштык: хушлашканда хәтта күзгә яшьләр килде”.
Әмма кунакта күңелле булса да, өйдә күпкә яхшырак, диләр балалар. Алар, ата-аналар, озата баручы өлкәннәр – барысы да Кырымга сәяхәтне оештыручыларга, җитәкчелеккә зур рәхмәтләрен җиткерде.
10 мартта Сибайның янә 250 баласы Евпаториягә юлланачак.
Фото: Рөстәм Афзаловның "Вконтакте" сәхифәсеннән.
Читайте нас: