Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2019, 12:26

“Сез - республиканың алтын фонды”

5 мартта Уфада республиканың күп балалы әниләренә “Ана даны” медален тапшыру тантанасы үтте. Акчалата премия белән беррәттән бу медаль 5 һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче әниләргә бирелә. 1998 елдан алып бу медальгә 7,5 меңнән артык әни лаек булды. Күп балалы әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров котлады.

5 мартта Уфада республиканың күп балалы әниләренә “Ана даны” медален тапшыру тантанасы үтте. Акчалата премия белән беррәттән бу медаль 5 һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче әниләргә бирелә. 1998 елдан алып бу медальгә 7,5 меңнән артык әни лаек булды.
Күп балалы әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров котлады.
“Сез – республиканың алтын фонды. Гаиләнең генә түгел, гомумән республиканың, илнең иминлеге сезнең хезмәтегезгә бәйле. Юкка гына гомер-гомергә батырлыклар кылырга да нәкъ герой-ана образы чакырып тормый. Халкыбыз мәдәниятендә зур гаилә бәхет һәм язмыш бүләге дип исәпләнә. Бүген Башкортстанда 46 меңнән артык күп балалы гаиләләр исәпләнә. Дәүләт сәяәсәтендә социаль юнәлеш иң мөһимнәреннән санала. Шуңа да без балаларыбыз үсешсен, хатын-кызларыбыз уллар һәм кызлар бүләк итүне дәвам итсен өчен активрак балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар, дәваханәләр, спорт мәйданнары, бассейннар төзиячәкбез. Бүген без 45 әнине котлыйбыз, аларның җыенысына 257 бала. Сез бик бай һәм бәхетле! Сезнең батырлыгыгыз хөрмәт уята һәм башка гаиләләргә өлге булып тора”, - диде Радий Фәрит улы үз чыгышында.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: