Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2019, 15:38

Киңәшле эш таркалмас

Сибайда “Управдом” форумы үтте. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең эшчәнлеге һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча сөйләшү 3 сәгатьтән артып китте. Шәһәр халкы, республиканың Хөкүмәт, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Сибай хакимияте һәм идарә итүче компания вәкилләренең уртага салып сөйләшәсе сораулары күп җыелган иде.

Сибай мэры Рөстәм Афзалов әйтүенчә, “барысы да мөһим”. “Безнең подъездлар, ишек аллары, ял итү урыннары, чүп контейнерлары, яшелләндерү... Мөһим булмаган тема юк. Шәһәрдә һәркемгә уңайлы булырга тиеш” дип яза ул үзенең “Вконтакте” челтәрендәге битендә.
Форумда максатлар, бурычлар уртак фикер белән билгеләнде. Алда җитди эшләр көтә. Һәм аларда шәһәрдә яшәүче һәркем катнашса, башлангыч белән чыкса, күпкә яхшырак булачак дип исәпли Рөстәм Афзалов.
Фото: Рөстәм Афзаловның “Вконтакте” битеннән.
Читайте нас: