Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 16:47

Түбәдән кар ишелеп төшкән

Уфада ике кар ишелү очрагы теркәлгән. Ике вакыйга да Совет районында булган, дип хәбәр итәләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә. Беренче очракта кар ишелү нәтиҗәсендә 31 яшьлекне ирне тикшеренер өчен хастаханәгә алып киткәннәр. Икенче юлы 9 каттагы балкон түбәсеннән төшкән кар массасы “Шкода Октавиа” автомобиленә зыян сала.

“Әгәр сез түбәдән ишелгән хәлдә имгәтерлек я җәрәхәтләр салырлык кар һәм боз күрдегез икән, бу хакта “112” номерына шалтыратып кичекмәстән хәбәр итегез. Кондиционерларны, балкон түбәләрен җыелган кардан вакытында тазартырга онытмагыз, әгәр аннан эшерелгән кар аркасында кемдер каза күрсә, җаваплылык торак хуҗасы иңнәренә төшә”, - дип мөрәҗәгать итә уфалыларга Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә.
Фото социаль челтәрләрдән алынды.
Читайте нас: