Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 16:47

Чүп мәсьәләсендә шиклеләр табылды

Гомумрусия халык фронты чүп җыю һәм чыгару белән шөгыльләнүче төбәк операторларына мониторинг үткәргән һәм ил буенча 20 компаниянең эшчәнлеген шикле дип тапкан.

Гомумрусия халык фронты чүп җыю һәм чыгару белән шөгыльләнүче төбәк операторларына мониторинг үткәргән һәм ил буенча 20 компаниянең эшчәнлеген шикле дип тапкан.
“Болар – устав капиталы түбән, штат саны һәм фондлары минималь булган төбәк операторлары, – ди Гомумрусия халык фронтының башкарма комитет җитәкчесе Михаил Развожаев. – Законда бу телмый... Әмма агымдагы елда түләүләр белән проблемалар килеп чыкса, алар үз йөкләмәләре буенча җавап бирә алмаячагын аңлыйбыз”. Шуңа фронт төбәк җитәкчеләренә шикле операторларның эшчәнлеген аерым игътибарга алырга, я алар белән контрактларны өзеп, яңадан конкурс үткәрү ихтималын карарга кирәк дип мөрәҗәгать итте.
“Тонык” компанияләр исемлегенә Башкортстанда эшләүчеләр дә эләккән. Алар – “Дюртюлимелиоводстрой” һәм “Эко-сити” җәмгыятьләре. Аларның устав капиталы – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, штатта хезмәткәрләр юк һәм 2017 ел өчен табышлары нульгә тигез (анализ 2017 ел күрсәткечләре буенча ясалган, чөнки 2018 ел өчен әлегә тулы мәгълүмат юк).
Михаил Развожаев әйтүенчә, “тонык” фирмалар “чүп реформасы” өчен төзелгәннәр. Алар подрядлар белән килешеп эшли. “Ләкин тәҗрибә, хезмәткәрләр булмый торып алар ничек эшли ала, кешеләр белән ничек аралаша – аңлашылмый. Без моңа шикләнеп карыйбыз”, – ди ул.
Гомумрусия халык фронтына 1 ай эчендә 4 мең шалтырату булган. “Кешеләрне иң нык борчыган темалар икәү, – ди Развожаев. – Берсе – контейнер мәйданнарының начар хәлдә булуы. Без бу мәйданнар өчен җаваплылыкны төбәк операторларына бирергә кирәк дип исәплибез. Ул чакта операторлар белән идарәче компанияләр арасында кем җыештырырга тиеш дигән сорау килеп тумас. Икенчесе – авыл җирендә чүп чыгару. Анда эшкәртү таләп ителгән калдыклар аз. Шуңа авыл халкы тарифларны чыгарылган чүп күләменнән чыгып исәпләү кирәклеге турында әйтә. Әйе, бу шактый четерекле мәсьәлә, әмма аны эшләргә кирәк. Чөнки бүген авыл җире өчен трифлар гадел түгел”.
Башкортстанга килгәндә, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен чүпкә түләү – 70 сумнан, ә авыл халкы өчен 35 сумнан артмаска тиеш дип билгеләнде.
Язгөл САФИНА.
Читайте нас: