Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2019, 13:14

Сыйфатны кемнәр боза?

Февраль башында Башкортстан умартачылык үзәгенең Красноярск стандартлаштыру үзәгенә карата Арбитраж судка бирелгән гаризасы кире кагылды, “Башкорт балы”ның түбән сыйфатлы икәнлеген күрсәтүче протокол үз көчендә калдырылды” дигән хәбәр килеп иреште. Дистә еллар буена Башкортстан балының даны белән горурланып йөрүчеләр өчен бу бик авыр хәбәр булды.

Күпләрегезнең исендәдер, узган елның 25 октябрендә Красноярск краеның Стандарт-лаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге хезмәткәрләре Русиянең сигез төбәгеннән китерелгән бал продукциясен тикшерү өчен алганнар иде. Алар әйтүенчә, 13 төр татлы ризык арасында Башкортстан Умартачылык һәм апитерапия буенча гыйльми-тикшеренү үзәгенең балы да булган һәм ул иң сыйфатсыз бал дип табылды. Шуннан соң Республика Умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге Юристлар ассоциа-циясе белән берлектә башкорт балы данын яклау буенча эш башлады. Мондый очракта мәсьәләне бары мәхкәмә юлы белән генә хәл итеп буласы аңлашыла иде. Ике оешма берләшеп Красноярск краеның Стандартлаш-тыру, метрология һәм тикшерүләр үзәген судка бирде. Чөнки Интернет челтәрендә Башкортстан балының сыйфаты начар дигән хәбәр таралды. Моңа каршы торырга кирәк иде. Республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров үзәк җитәкчесе Әмир Ишемгуловка бу хәлгә аңлатма бирергә кушты.
“Әлеге мәсьәлә буенча без Арбитраж судка мөрә-җәгать иттек. Чөнки без Красноярск краена бал җибәрмибез! Алар моны махсус эшләгән дип уйлыйбыз. Тикшерү нәти-җәләре буенча беренче һәм икенче урынны Красноярск балына, өчен-чесен – Алтай краена, ә безнекенә –13 нче урын. Мондый ачулы сәясәт 2021 елда Уфада халыкара “Апимондия” конгрессы үтүгә бәйле дип исәплим. Башка төбәкләр дә аны үзләрендә үткәрергә тели. Әмма без балыбызның югары сыйфатлы икәнлеген яклаячакбыз”,– дигән иде Әмир Ишемгулов. Дәлил итеп ул Алтай краенда җитештерелгән һәм башкорт балы дип язылган ялган продукцияне күрсәтте. Шул ук көнне республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына “Башкорт балы” брендының абруен саклап калу системасын булдырырга кушылды. Республика балы сыйфатына бәйле күңелсез хәбәрләр моңа кадәр дә ишетелеп кала иде. Шулай ук узган елда Германиядә бездән җибәрелгән 600 килограмм балны юкка чыгарулары хакында яздылар. Европа илләрендәге лабороторияләр безнең балның составында тыелган матдәләр, башлыча антибиотиклар барлыгын ачыклаган. Каян килеп чыга соң бу антибиотиклар? Уңайсыз хәлдә калмас өчен чит илгә озатылган барлык продукцияне җентекләп тикшереп булмыймыни дигән урынлы сорау туа.
Белгечләр бу хәлне тәҗрибәсез умартачыларның күбәюе белән аңлатырга тырыша. Икенчедән, соңгы елларда читтән китерелгән эре, сары буйлы һәм кара кортлар ояны баса. Бернинди тикшерүләрсез кертелгән чирле кортлар да безнең кортларны үтерә дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Тәҗрибәле умартачылар фәкать үзебезнең кортларны асрарга чакыра. Читтән китерелгән кортлар белән безнекеләр кушылгач, усал токым барлыкка килә икән. Умартачылыкны эшкуарлык итәргә тырышучы яшьләр шуларны алып үрчетмәкче, чөнки аларны очсызракка китереп саталар. Ләкин аның зур кимчелекләре бар. Алар күбрәк җылы яклардан китерелә бит, шуңа да безнең кышларны кышлый, климатка яраклаша алмыйлар.
Тәҗрибәсез умартачылар кортларына кирәксә-кирәкмәсә дә антибиотиклар бирә башлыйлар. Шуннан антибиотиклы бал ашарга мәҗбүр булабыз инде. Әгәр дә без республиканы бөтен дөньяга билгеле бал иле итеп күрсәтергә теләсәк, һөнәри умартачылар әзерләүне арттырырга, гамәли тәҗрибә уртаклаша алырлык уку-укыту үзәкләре оештырырга тиешбез. Русиянең бал продукциясен күпләп җитештереп чит илләргә сату мөмкинчелеге зур. Экспортка бал озатып ил казнасына миллионнарча доллар керем китереп булыр иде. Моның өчен чит ил стандартларына туры килерлек заманча лабораторияләр алырга һәм экспертлар әзерләргә кирәк. Узган елда Владимир Путин “Роскачество” һәм “Россельхознадзор” дәүләт оешмаларына “кичекмәстән балның сыйфатын күтәрү, балның составында тыелган матдәләр, антибиотиклар барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларга”, дигән күрсәтмә бирде. Ил буйлап күп төрле тикшерүләр үткәрелде.
“Россельхознадзор” оешмасының Башкорт-стан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Петров әйтүе буенча – бал продукциясендә антибиотиклар кортларны дөрес вакытта дәвала-маганда, балавыз кәрәзен күп еллар дәвамында кулланганда килеп чыга. Антибиотиклар яз һәм көз көне генә, кортлар бал җыймаган вакытта гына бирелергә тиеш. Европа һәм башка чит ил таләпләренә җавап бирерлек лаборатория күптән кирәк иде. Федераль үзәктән лаборатория булдыру өчен 40 миллион сум акча бүленде. Акча бүленгәч тә әле лабораторияне урнаштыру өчен бина бүлү озак вакытка сузылды. Республика 2021 елда Халыкара “Апимондия” конгрессы уздырырга әзерләнә. Дөньяның күп илләреннән иң билгеле галимнәр һәм умартачылык осталары киләчәк. Шуңа күрә дә заманча лаборатория ярдәмендә тикшерүләр үткәреп, балның сыйфатын күтәрү иң төп бурыч булып торырга тиеш. “Роскачество” фәнни оешмасы җитәкчесе Максим Протасов та тикшерүләр нәтиҗәләре белән таныштырды.
–“Башкорт балы” милли горурлык санала, шуңа күрә дә балның сыйфатына аерым игътибар бирелергә тиеш. Безнең гомум ризык сыйфатын тикшерү өчен кулланылган лаборато-рияләр балның сыйфатын тулысынча ачыклый алмый һәм ул экспорт таләпләренә туры килмәскә мөмкин. Ил буйлап тикшерүләр үткәргәндә Русиядә бөтенләй нормативларга кертелмәгән күп төрле антибиотиклар кулланылуы ачыкланды. Алар сыйфат сертификатларында күрсәтелмәгән. Регионнар белән бергәләп без аларны ачыкларга, норматив исемлеккә кертергә тиешбез. Шул эшләрне башкарып чыкканда гына чит ил бал базарына юл ачылачак. Бүгенгесе көндә 45 илдә заманча тикшерү оешмалары эшләп килә. Безнең “Роскачество” 2015 елдан гына эшли башлады. Советлар заманында иң яхшы продукциягә дәүләт сыйфат билгесе куела иде. Мәсәлән, Германиядә яшәүче һәрбер кеше, иң беренче чиратта, үзләрендәге тикшерү оешмасының әлеге билгесенә карый. Заманча лаборато-рияләр алып тикшерүләр үткәрү, һәрбер ризыкның сыйфатын күтәрү, сатып алучыларның ышанычын яклау безнең дә төп максатыбыз булырга тиеш. Кешеләрнең, “Роскачество” билгесен күрү белән бернинди шикләнүләрсез теләсә кайсы товарны сатып алуларына ирешергә кирәк. Товарны сыйфатсыз дип чит илдән кире борып кайтарулар артта калырга тиеш.
Уфадагы бал җитештерү компаниясе җитәкчесе Сергей Мөлеков бу уңайдан үз фикерен белдерә:
– Кайбер эшкуарлар республика районнары буенча бал җыя да, бернинди тикшерүләрсез чит илгә сату юлларын эзли башлый. Нәтиҗәдә, Башкортстан балының абруе төшә. Мин үзем Германиянең Гамбург шәһәрендә урнашкан лабораториядә балның анализын эшләтеп алам. Экспертиза – 400, ә юл чыгымнары 500 евро тора. Республика “Россельхознадзор”ы лаборатория сатып алган. Әмма ул барлык авыл хуҗалыгы товарларын тикшерә торган лаборатория. Заманча лабораторияләр балның сыйфатын чит илгә озатканда тикшерү өчен генә түгел, алар урындагы халыкның сәламәтлеге өчен дә бик кирәк. Тикшерүләрнең гадел булуы да мөһим.
Әйткәнебезчә, Суд карары безнең файдага булмады. “Суд карары белән риза түгелбез, әмма арытаба да суд юлында йөрергә теләк юк. Шулай да Красноярск үзәгенә тикшерү нәтиҗәләре теркәлгән протоколны гамәлдән чыгару таләбен белдереп хат юлладык, дип белдерде Әмир Ишемгулов. “Башкортстан умарталыклары” компаниясе җитәкчесе Сергей Мөлеков шулай ук үз ризасызлыгын белдерде:
– Красноярск тикшерү үзәге хезмәткәрләре тикшерүне гадел үткәрмәде. Нәтиҗәләр буенча беренче һәм икенче урынны алган Красноярск балы урындагы ярминкәдән алынган, ә Башкортстан балы “Лента” сәүдә челтәренең бер кибетеннән алып тикшерелгән. Ярминкәдәге бал белән кибеттәге балны чагыштырып буламы соң?– диде. Чынлап та ярминкәдән һәм кибеттән бал сатып алган һәркем аның аермасы зур икәнен белеп тора. Кибет киштәсенә килеп ирешкәнче балга бик күп чит матдәләр кушылып бетәргә мөмкин бит. Шулай булгач, тикшерү һәм безнең балны гаепләү гадел дип әйтеп буламы?
Соңгы 4-5 ел эчендә чит ил санкцияләреннән дә җиләдек. Инде үзебезнең ил төбәкләре бер берсенә санкция оештыра башладымыни?
Гадел тикшерү үткәрмичә безнең балның сыйфатын яманлау һәм чит илләргә чыгаруга юлны ябу шул ук санкция түгелмени инде. Ни өчен шулай?
Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: