Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2019, 13:17

Файдалы шөгыль

Баланың вак моторикасын үстерү аның сәламәтлеге өчен бик мөһим процесс, чөнки баланың киләчәк тормышында кул һәм бармак хәрәкәтчәнлеге дөрес, төгәл булуына ирешү аңа киенергә, рәсем ясарга һәм язарга, шулай ук төрле көнкүреш һәм уку гамәлләре башкарырга булышлык итә.Мәсәлән, ярмалар – бала белән шөгыльләнү өчен бик файдалы һәм кирәкле материал, алар вак моториканы үстерүдә булыша.

Моның өчен нинди ярма да ярый: карабодай, дөге, манный; ногыт борчагы, фасоль, борчак, макарон эшләнмәләре һәм, әлбәттә, төрле савытлар, кашык һәм иләк кирәк булачак. Уч һәм бармакларга ясалган мондый табигый массаж сөйләм үсешенә ярдәм итә. Моңа никадәр иртәрәк игътибар бирә башласагыз, сабыйның беренче сүзен шулкадәр иртәрәк ишетерсез. Ярмалар белән баланы алты айлык булгач та уйната башларга мөмкин. Балалар еш кына тизрәк кулга эләккән әйберне авызга каба, шуның өчен уйнаганда, әнигә игътибарлы булырга кирәк! Әмма уеннарны туктатырга кирәкми.
Гадәттә иң гади уеннардан башлыйбыз. Мәсәлән, манный ярмасы сиземләүгә карап вак комга бик охшаган, ул бармакларга әйбәт массаж ясый. Шуңа күрә башта савытка манный ярмасын салып, аны балага бирегез. Барсын да ләззәтләнеп эшләгез һәм һәр гамәлегезне сөйләп барыгыз. Шуны истә тотыгыз: бу өлкән кеше һәм баланың уртак эшчәнлеге. Ярма белән уен төрләре бик күп. Менә аларның кайберләре.
Аерабыз, күчерәбез, җыябыз
Әз генә күләмдә фасоль һәм борчак алыгыз, тәлинкәдә бутап, балага акларны аерып алырга тәкъдим итегез: "Кара әле, борчак һәм фасольләр кушылган. Әйдә, борчакны бу тәлинкәгә, ә фасольне монысына аерып салабыз".
Рәсем
Поднос алабыз һәм тигез катлам итеп ярма салабыз. Инде рәсем ясарга була! Ничек эшләргә икәнен балага күрсәтегез (берничә юл үткәрегез), шуны ук аңа эшләргә тәкъдим итегез. Подноста юллар ясарга мөмкин, балага шушы юллар буенча бармаклары белән үтәргә кушыгыз. Төп фигураларны – түгәрәк, өчпочмак, овал ясагыз. Һәм шулай ук уегызга килгән сурәтләрне ясагыз.
Аппликация
Төрле формадагы макароннардан гадәти булмаган картиналар эшләргә була, моның өчен, җилем, кәгазь, макарон һәм бай фантазия, хыял булуы кирәк!
Без балаларга карата бик игътибарлы булырга тиешбез. Шуның өчен уйнагыз, шөгыльләнегез һәм вакытны балаларыгыз белән бергә үткәрегез! Балаларда ярмаларның төрләре турында күзаллауны һәм шул вакытта тырышлыкны үстерегез. Ярмалар белән уйнау вак моторика, сөйләм, хәрәкәт, координация, хәтер, игътибар, ишетү сәләтен, хис-кичерешләрне үстерә.
Алай гына да түгел! Исегездә тотыгыз: ярмага кул һәм аяклар тигәндә уч һәм үкчәдәге кайбер нокталар активлаша. Аларның күбесе кешедәге органнарның эшчәнлеге өчен җавап бирә.
Г.Ханова.
Чакмагыш районы Имәнлекул авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: