Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2019, 13:32

Бүләк итим җан җылымны...

Каринэ Хәбирова: “Тормышта бер-береңә ярдәм итеп яшәү матди ярдәм күрсәтү генә түгел ул. Катлаулы шартларда калганнарга ихлас аралашу, җан җылысы бүләк итү дә – бик зур ярдәм”.

Балалар йорты. Үзенчәлекле тормыш агышындагы аерым бер дөньядыр ул. Һәрвакыт игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ һәм ниндидер эчке чакыру белән үзенә җәлеп итеп торучы утрау ул... Бүген ил буенча ятимнәр саны 2 млн.га җитеп килә. Наркоман, эчкече, әхлаксыз, җинаятьче өлкәннәр янында балаларны калдыру куркыныч икән, нишләргә кала? Алар – балалар! Үзенчәлекле, авыр, эзләренә аяусыз язмыш иртә баскан балалар. Җәмгыять кимсетелгәннәргә карата битараф калырга тиеш түгел. Шулай җәмгыятьтә аларны сыендырыр утрауларга мохтаҗлык арта.
Узган җомгада Уфаның Ш.Ходайбирдин исемендәге балалар йортында онытылмаслык очрашу булды. Бу көнне балалар зур дулкынлану белән хөрмәтле ханым Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбированы көтеп алдылар. Яшәешләре, тормышлары белән таныштырдылар, уй-хыяллары белән уртаклаштылар.
Каринэ ханымны каршы алып, балалар йортының “Заман” үзидарәлеге президенты Яков Носков тантаналы рәвештә үзләренең патшалыгының картасын тапшырды. Арытаба сәяхәт шул карта буенча дәвам итте. Каринэ ханым балалар йорты мөдире Фәнисә Малик кызы һәм башка хезмәткәрләр белән биредәге яшәү шартлары белән танышты. Менә Ш.Ходайбирдинга багышланган бай музей. Тәрбияләнүчеләр үзләренең балалар йортына исеме бирелгән шәхес биографиясе белән яхшы таныш.
Яшәү шартларына килгәндә, балалар – икешәр, зуррак бүлмәләрдә дүртәр кеше бик матур, йорт җылысы тудырылган шартларда яши. Кунаклар килгәндә алар һәркайсы үз режимында укый, шөгыльләнә иде.
Бик сәләтле балалар күп биредә. Әйтик, Ермакова Лера фехтование буенча чемпион титулларын яулаган, Франциядә беренче урын алып кайткан. Тиздән тагын ерак сәфәргә ярышка җыена.
Картадагы юл халкыбызның көнкүрешен, тарихын чагылдырган музейга алып китте. Биредә бу хәйрия чарасында катнашучы осталарның берсе – билгеле кубызчы Миннегафур Зәйнетдинов укучылар өчен остаханә корган. Ул балаларны кубыз төрләре белән таныштыра ( ә алар алтмышлап төрдә) һәм анда уйнарга өйрәтә.
Балалар һәркайсы Каринэ ханымга үз сәләтләрен күрсәтеп калырга тырышты. Спорт залында да, остаханәдә дә аларның эшләре кайнап тора иде. Алар кунакка сәйләннәрдән, тәңкәләр белән бизәп башкорт хатын-кызлары кия торган бик матур күкрәкчә, асылмалы алкалар бүләк иттеләр. Каринэ ханым бүләкне бик ошатты, аларны киеп, шунда ук балалар белән фотога төште.
Бу җылы йортның һәр өлешендә эш кайный иде. Бер бүлмәдә кечкенәләр төсле буяулар белән хыял дөньясын сурәтләсә, икенче бүлмәдә Марсель Шәйдуллин кулы астында нефть белән рәсем ясыйлар иде. Кикбоксинг буенча 30 тапкыр дөнья чемпионы титулына ия булган Вил Габдуллин, “Уфа” футбол клубы егетләре дә үсмерләр белән уртак тел тапты. Ә нинди сәләтле балалар тәрбияләнә биредә? Һәрвакыт балкып торган актлар залында кызлар “Һинд биюе”н биеде, парлап башкорт биюенә төштеләр. Ә Саша Бәшировның ничек матур җырлавын ишетсәгез иде.
Каринэ ханым бер баланы да игътибарыннан читтә калдырмады булса кирәк. Бер үсмернең туган көне уңаеннан әзерләнгән өстәл артында аралашу дәвам итте. Биредәге балаларның өй эшләренә өйрәнеп үсүләре, спорт һәм хезмәт белән дуслыклары, үзләре сайлаган шөгыльләрне өйрәнүләре һәм үзләрен гаиләдәге кебек ышанычлы тотулары игътибарга лаек.
“Тормышта бер-береңә ярдәм итеп яшәү матди ярдәм күрсәтү генә түгел ул. Катлаулы шартларда калганнарга ихлас аралашу, җан җылысы бүләк итү дә – бик зур ярдәм. Күп вакыт кешеләргә киңәш белән дә ярдәм итеп була. Шуңа да төрле һөнәр ияләре белән очрашулары – бу балалар өчен бик зур вакыйга. Алар төрле шартларда да сынауларны җиңеп чыгып булуын аңладылар. Эчке дөньяңда нинди байлыгың бар, шуның белән бүлешергә кирәк!” – диде Каринэ ханым.
Киләчәккә максатлар куеп, матур гаиләдә яшәү турында уйлаган бу үсмерләрне түгел, аларны югалткан өлкәннәрне кызганып куйдым мин – нинди бәхеттән мәхрүм алар!
Балалар эшләгән күкрәкчә Каринэ ханыма бик ошады.
Алсу Төхвәтуллина.
Альберт Заһиров фотолары.
Читайте нас: