Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 15:15

Изгеләрдән-изге бурыч

“Солдат полигонда да, кухняда да сынатмаска тиеш”, – ди хәрби-космик көчләрендә хезмәт итүче Искәндәр Таҗиев.

Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, батырлык, туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме! Республикабыз елның-елында язгы һәм көзге чакырылышларда меңнәрчә егетләрен армия сафларына – туган илне сакларга озата. Соңгы елларда алар арасында солдат хезмәтен тутырып, язмышларын хәрби карьера белән бәйләргә һәм арытаба контракт буенча хезмәт итәргә теләүче егетләр саны арта.
Туган илгә хәрби бурычын үтәүчеләр арасында минем улым Искәндәр дә бар. Ул бүгенге көндә Санкт-Петербург янында хәрби-космик көчләр гаскәрләрендә хезмәт итә. Илнең космик-һава оборонасы системасын камилләштерү максатыннан формалаштырылган хәрби-космик көчләр бүгенге көндә иң популяр гаскәр төрләреннән исәпләнә. Аның бурычы – һава-космос мохитендә разведка алып бару, космик объектларны күзәтү, космоста ил өчен янаган куркынычны ачыклау, кирәк булганда – бу куркынычны юкка чыгару.
Искәндәребез үзе нәкъ шушы гаскәргә эләгүенә бик шат. Дөресен әйтергә кирәк, армия хезмәтенә алдан әзерләнеп, үзен физик яктан чыныктырып үскән егет ул. Уфаның 136нчы башкорт лицеенда укыганда ук герләр, гантельләр алып, турник урнаштырып, шулар ярдәмендә үзен физик яктан ныгытты. Тугызынчы сыйныфтан соң Башкорт кооператив техникумының “икътисад һәм менеджмент” бүлегенә укырга кергәч тә, спорт белән дуслыгын өзмәде. Киресенчә, спорт залларына йөрүен ешайтты.
2018 елның ямьле июль ае Искәндәр өчен истәлекле булды – 6 июльдә ул кооператив техникумын тәмамлап, дипломга ия булды, ә тагын да ике көннән улыбызны армия сафларына алдылар. Шулай итеп, аның өчен җаваплы да, тынгысыз да солдат көннәре башланды.
Бүген Искәндәрнең солдат хезмәте турында сөйләр сүзләре, уртаклашыр фикерләре, әйтер теләкләре, горурланырлык уңышлары бар. Соңгысына килгәндә исә, солдат хезмәте башланып, ике ай гына үтүенә карамастан, бергә хезмәт иткән йөзләрчә иптәшләре арасыннан аны һәм тагын да өч егетне Санкт-Петербургта Дворцовая мәйданында үткән грандиоз бәйрәм – Русия Гвардиясенә багышланган парадта катнашырга сайлап алалар.
– Меңнәрчә солдатлар катнашкан шундый зур парадта катнашу – солдат өчен зур мәртәбә! – ди ул бу җәһәттән. – Безне буй озынлыгына, гәүдә төзелешенә, йөз чалымнарына карап тәфсилләп сайлап алдылар. Көннәр буе репетицияләр ясадык, һәр адымыбызны чатнатып атларга, музыка астында бергә һәм бердәм атларга өйрәндек. Иң мөһиме – сынатмадык. Командованиебез үзебездән канәгать калды.
Егетләргә парадта катнашуларын хәтерләтеп торучы значоклар тапшырылган.
“Армиягә барудан куркырга кирәкми, чөнки ул – тормыш мәктәбе, – дип исәпли Искәндәр. – Солдат хезмәте физик яктан да, психологик яктан да чыныктыра. Үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү хисең арта, бар нәрсәгә үз фикерең барлыкка килә. Тормышның, яшәүнең мәгънәсен ныграк аңлый башлыйсың. Әлбәттә, солдат хезмәте җиңелрәк үтсен өчен үзеңне физик яктан алдан әзерләргә, спорт белән дус булырга кирәк. Солдат командиры билгеләгән теләсә кайсы участокта – полигонда булсынмы ул, кухнядамы – сынатмаска тиеш. Мин солдат булуыма үкенмим. Гаиләбездә әтием Наил дә, аның туганнары Рәмил һәм Азат абыйларым да заманында армия сафларында намус белән хезмәт итеп кайткан егетләр”.
Ә без исә барлык элекке солдатларны, сагыну хисен “баса-баса” сабыр гына хезмәт итүче бүгенге яшь солдатларны һәм айлар, еллар үтү белән аларга алмашка киләчәк солдатларны Ватанны саклаучылар көне белән ихлас тәбриклибез. Аларга ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, имин көннәр телибез.
Руфина Хәсәнова.
Читайте нас: