Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 12:04

Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров: “Безнең бурыч: кешеләргә тиешле пенсиясен вакытында түләп бару”

2019 ел Русия, шул исәптән Башкортстан халкы өчен дә күп кенә яңалыклар алып килде. Ел башы бигрәк тә пенсия реформалары белән тарихка кереп калды. 55-60 яшьтән хаклы ялга чыгу мөмкинлеге бетерелде. Билне биштән буып, 60-65 яшькә кадәр эшләргә туры киләчәк. Пенсия өлкәсендәге ул яңалыклар нидән гыйбарәт? Халык пенсия реформасы турында ниләр белергә тиеш? Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров белән шул хакта сөйләштек.

– Фоат Галәветдинович, пенсия реформасына халыкның реакциясе бер төрле генә булмады. Шулай булуга карамастан, ул кабул ителде, гамәлгә кертелде.
– Әйе, пенсия буенча яңа законның мөһимлеген, сәбәпләрен ил президенты да сөйләде, бу мәсьәләне тикшерүдә депутатлар катнашты, җәмәгатьчелек үз фикерләрен җиткерде, Дәүләт Думасы кабул итте. Халык яхшы белә – безнең урындагы пенсия бүлекчәсе законнар чыгармый, ул – пенсиягә кагылышлы кабул ителгән законнарны төгәл үтәүче орган гына.
Без гражданнарга тиешле пенсиясен түләп барырга тиешбез. Моның өчен финанс ресурсларыбыз җитәрлек булырга тиеш. Минем хәтеремдә әле, 90нчы елларда кешеләргә пенсияне 2-3 айга, хәтта ярты елга соңлап түләгән вакытлар булды. Соңгы 15-20 елда пенсия акчаларын вакытында, графикка ярашлы таратабыз. Пенсионерлар “акча аласы көнебезне генә түгел, хәтта сәгатен дә белеп торабыз”, – диләр. Авыл һәм шәһәрләрдәге белгечләребез үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән башкара.
Үткән ел без барлык түләүләрне рекордлы финанслауга ирештек – ул сумма 212 млрд. сум тәшкил итте. Шуларның 201 млрд. сумы пенсияләр түләүгә китте. Үткән елның декабрендә үк гыйнварда түләнәчәк пенсияләрне дә финанслап куйган идек.
– Бүгенге көндә Башкортстанда күпме пенсионер исәпләнә?
– Республикада 1 млн. 204 мең пенсионер яши. Чит илдә яшәгән пенсионерларыбыз да бар – алар меңнән артык кеше. Алар илебездә эшләп, лаеклы ялга чыккач, чит илдә яшәүчеләр.
Бездән еш кына минималь пенсия күләме турында сорыйлар. Үзебезнең Дәүләт Җыелышы 2019 елга билгеләгән күләм – 8645 сум. Кемнәрнең пенсиясе шушы 8645 сумга җитми, аларга федераль бюджеттан өстәп түләнә. Эшләмәгән пенсионерларның пенсиясе шушы суммадан ким булырга тиеш түгел.
– Быел гыйнвар аеннан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләп хаклы ялга чыкканнарның пенсиясенә 25 процент өстәлде. Шул уңайдан РФ Пенсия фондының республика бүлекчәсенә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булгандыр...
Халык яхшы белә – безнең урындагы пенсия бүлекчәсе законнар чыгармый, ул – пенсиягә кагылышлы кабул ителгән законнарны төгәл үтәүче орган гына.
– Сораулар булды. Мәсәлән, Гафури районында яшәүче бер абзый болай диде: “Дистә еллар элек күпчелек районнарда колхозлар үзгәртелгәннән соң авыл хезмәтчәннәре, шул исәптән мин дә, башка оешмаларда эшләп, хаклы ялга чыктык. Әйтик, агрофирмаларда, чөгендер заводында, шул ук җир эшендә эшләдек. Ә районда пенсия бүлекчәсе хезмәткәрләре “бу оешмаларда эшләгән елларыгыз авыл хуҗалыгында эшләгән стажга керми”, диләр.
Пенсиягә 25 процент өстәмә гыйнвар аеннан түләнә башлады. Бу җәһәттән гражданинның нинди эшләрдә, нинди оешмаларда эшләгәненең исәпкә алыначагы Русия Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендә чыккан Карарында билгеләнгән. Районнардагы пенсия бүлекчәләрендә эшләүче хезмәткәрләребез шушы карарга таянып эшли.
Әйткәндәй, пенсия фондында һәркемгә кагылышлы – әлеге пенсионерлар турында да, булачак пенсионерлар турында да мәгълүмат бар. Республиканың 51 мең кешесенә ул өстәмәне автоматик рәвештә ясадык.
Өстәмәне алу өчен өч шартның саклануы зарури: кеше авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән, авыл җирендә яши һәм әлеге вакытта хаклы ялда. Өстәмә 1333 сум 55 тиен тәшкил итә. Аны, әйткәнемчә, 51 мең кешегә үзебезнең база мәгълүматлары буенча өстәдек. Кемнәр өстәмә алучылар исемлегенә кермәгән, урындагы пенсия бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә алалар. Төрле елларда эшләгән хезмәт урыннарыннан өстәмә белешмәләр алып килергә мөмкин. Моны быел ел дәвамында – 2019 елның 31 декабренә кадәр эшләргә була. Ел башыннан өстәмә ала алмадым дип борчылырга кирәкми, ел азагында өстәмә акча алу хокукын исбат иткән кешегә ел башыннан җыелып килгән өстәмәләрне түләячәкбез.
– Заманында күп кенә якташларыбыз чит төбәкләрдә эшләп, туган якларга кайттылар. Аларның читтә эшләгән еллары хезмәт стажына керәме?
– Күптән түгел генә бер ханым нәкъ шушы сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның энесе хатыны белән заманында Казахстанда авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Ханым “аларның шунда эшләгән еллары авыл хуҗалыгы стажына керәме” дип сорады. Күп кенә якташларның элекке Советлар Союзы республикаларында, шул исәптән Казахстанда да эшләве билгеле. Хөкүмәтнең карарына ярашлы, кемнәр 1992 елга кадәр Советлар Союзы территориясендә эшләгән, ул еллар стажга керә.
– Әлеге вакытта эшләп йөргән пенсионер-ларның пенсияләре турында ни әйтерсез?
– Башкортстанда барлыгы 250 мең тирәсе эшләүче пенсионер бар. Аларның пенсияләренә ел саен 1 августта коррекция үткәрелә, якынча 3 пенсия баллына арттырыла. Әлеге сумма түләнгән взносларга бәйле, якынча 200 сум чамасы килеп чыга.
Өстәмәне алу өчен өч шартның саклануы зарури: кеше авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән, авыл җирендә яши һәм әлеге вакытта хаклы ялда.
Эшләгән пенсионерлар индексацияләнгән, арттырылган пенсияләрен эштән туктагач тулысынча ала башлыйлар, эшләгән вакытта аларның пенсияләре артмый.
Гомумән, ел башыннан гражданнарның пенсияләре 1 гыйнвардан 7,05 процентка индексацияләнде, 1 февральдән ЕДВ – федераль льготникларга айлык акчалата түләүләр - 4,3 процентка индексацияләнәчәк.
1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, шулай ук социаль пенсияләр 1 апрельдән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионер-ларга 2,4 процентка индексацияләнәчәк.
– Фоат Галәветдинович, пенсиягә кагылышлы сорауларга ачык һәм аңлаешлы итеп биргән җавапларыгыз өчен рәхмәт! Ул сораулар тагын да булыр әле. Җавапларны бергәләшеп гәзит укучыларга җиткерә торырбыз. Эшегездә уңышлар телибез!
Читайте нас: