Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 11:54

Паротит – куркыныч авыру!

Колак арты бизе шеше (свинка, паротит) – бик тә көчле йогышлы авыру. Ул кызамык, сучәчәге яки кызылча кебек үк, күп балаларда күзәтелә. Паротитка хас билге булып бизләр ялкынсыну санала.

Тәнгә эләккән йогышлы авыру бизле тукымаларда үрчи һәм тәндәге барлык бизләрне дә (җенес күзәнәге өлгерә һәм җенес гормоннары ясала торган җенес бизләрен, селәгәй, ашказаны асты, калкансыман бизләрне) зарарларга мөмкин. Селәгәй бизләренә исә аеруча нык зыян килә.
Авыруны ютәлләгәндә, төчкер-гәндә, сөйләшкәндә йоктыралар, шулай ук уенчыклар, көндәлек кирәк-яраклар аша да йоктырырга мөмкин. Колак арты бизе шеше белән 5-15 яшьлек балалар ешрак авырый, әмма ул өлкәннәрдә дә күзәтелергә мөмкин. Кызлардан аермалы буларак, малайлар әлеге чир белән ике тапкырга ешрак авырый.
Колак арты бизе шешенә каршы прививка эшләтү дөньядагы барлык илләрдә дә мәҗбүри санала.
Авыруның билгеләре
Паротитның тыштан билгеле булмаган вакыты 14-24 көн дәвам итә. Тыштан билгеле булмаган вакыты ахырында калтырану, баш авырту, ашыйсы килмәү, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин.
Чир, кагыйдә буларак, кискен башланып китә. Тән темпера-турасы 40 градуска кадәр күтәрелә, шулай ук колак яки аның алгы өлешендә авырту тойгысы барлыкка килә. Селәгәй бизләре ялкынсыну колак арты бизе шешенең төп билгесе булып тора. Әлеге очракта селәгәй чамадан тыш күп бүленеп чыга.
Ялкынсынган биз өстендәге тән тиресендә киеренкелек сизелә, ул ялтырап тора, шеш муенга кадәр таралырга мөмкин. Колак йомшагы исә өскә тырпаебрак тора. Ялкынсыну аркасында яңаклар зурая. Шешкән урынны бармаклар белән капшап караганда авырту тойгысы барлыкка килә. Югары тән кызулыгы 5-7 көн дәвамында үзгәрешсез саклана.
Авыру көчәйгәндә...
Авыру көчәйгән очракта ашказаны асты бизе һәм җенес бизләре ялкынсына. Шулай ук калкансыман һәм тәндәге башка бизләр дә ялкынсынырга, баш мие ялкынсынуы (энцефалит) булырга мөмкин.
Корсакта кискен авырту тойгысы барлыкка килсә, коссагыз, ашыйсы килү теләге югалса, тәрәт бозылса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Болар ашказаны асты бизе ялкынсыну (панкреатит) билгеләре булырга мөмкин.
Җенес күзәнәге өлгерә һәм җенес гормоннары ясала торган бизләр зарарлану кызларда да, малайларда да күзәтелергә мөмкин. Мондый очракта кызларның күкәйлегенә зыян килгәнме-юкмы икәнлеген ачыклау аеруча кыен. Мондый ялкынсыну нәтиҗәсендә ирләргә түлсезлек куркынычы яный, ә хатын-кызларның күрем әйләнеше бозылырга мөмкин.
Балага узуның беренче атналарында колак арты бизе шешү белән чирләү йөклелек өзелүгә һәм гарип бала тууга китерергә мөмкин.
Дәвалану
Паротитны дәвалауның үзенә генә хас ысулы юк. Дәвалау бары-шында авыруның төп сәбәпләрен түгел, бәлки, тышкы билгеләрен генә дәвалыйлар.
Еш кына табиб диагноз куйганда һәм дәвалау ысулларын билге-ләгәндә кыенлык кичерми, атна дәвамында ятып торырга гына киңәш итәргә мөмкин. Шулай ук авыз куышлыгын даими чистартырга кирәк. Бу максатка чәй содасы эремәсен һ.б. кулланырга була.
Зарарланган селәгәй бизенә коры, җылы компресс куялар. Шулай ук ашказаны асты бизенә зыян килмәсен өчен махсус диета тотарга туры киләчәк.
Гөлара Арсланова
әзерләде.
Читайте нас: