Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 11:53

Физик активлык Альцгеймерга каршы

Күп хәрәкәтләнү хәтта Альцгеймер кебек авыр чир башланганнан соң да кешенең когнитив сәләтләрен яхшырта икән.Американың Раша университеты галимнәре тикшереп, шуны ачыклаган: күбрәк хәрәкәтләнгән саен өлкән яшьтәге кешеләрнең акыл сәләтләре яхшыра.

Тикшерү барышында алар картларның физик активлыгын учларына куелган кечкенә прибор ярдәмендә күзәтеп барганнар. Хәрәкәтләнү кешедә Альцгеймер яки башка баш мие чирләре башланганда да сәламәтлекне мөмкин кадәр озаграк вакытка сакларга булыша дигән фикергә килгән алар.
Доктор Арон Бухман әйтүенчә, әлбәттә, хәрәкәтләнү белән генә Альцгеймер чирен дәвалау мөмкин түгел, ләкин шулай да физик активлык аның авыр нәтиҗәләрен йомшартырга сәләтле. Мәсәлән, кешенең фикерләү, аңлау сәләте үсә, хәтере яхшыра.
Галимнәр фикеренчә, хәрәкәтләнү уңаеннан күпме генә тикшерүләр үткәрелмәсен, аларның барсы да аның деменциягә каршы ышанычлы корал булуын раслый.
Читайте нас: