Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 12:03

Акыллы башлар кая китә? Ни кызганыч, иң яхшы укыганнар чит вузларны сайлый

“Безнең балаларның, башка төбәкләрнең вузларында белем бирү дәрәҗәсе югары дип, аларга укырга керүләре турында ишеткәндә минем күңелем сызлый, – ди Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров. – Әгәр киресенчә булып, иң яхшылар үзебездә укырга калсалар, без горурланыр идек. Аңлашыла, безнең вузларга кагылышлы сораулар бар, уку йортларын үстерергә кирәк. Гомумән, бу зур проблема”.

Шулай диде Радий Фәрит улы Сибайга эш сәфәре белән баргач. Шәһәрдәге балалар иҗады үзәгендә ул 11 сыйныф укучылары белән аралашты. Чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәккә планнары белән уртаклашты. Аларның берсе Мәскәүнең медицина вузына укырга керергә җыена икән. “Миңа сезнең Мәскәүгә барырга теләвегез аңлашыла. Башкаланың әйдәүче вузларында белем бирү сыйфаты, әлбәттә, төбәкләрдәгегә караганда югарырак. Әмма төбәк җитәкчесе буларак миңа сезнең укып беткәч, яшәр һәм эшләр өчен республикага кайтуыгыз мөһим”, – диде ул. Аның фикеренчә, әгәр урындагы власть яхшы укучыларның вуздан соң туган җирләренә кайтуын теләсә, аларга матди ярдәм күрсәтергә тиеш. Кадрларны Башкортстанда калдыру мөһим дигән теләген җиткерде Радий Хәбиров.
***
Әлбәттә, һәр яшь кешенең абруйлы уку йортында белем алып, сайлаган һөнәре буенча эш табып, лаеклы хезмәт хакына эшлисе килә. Әмма чынбарлык бераз катлаулырак. Сер түгел, бүген вуз тәмамлаучыларның күбесе үз белгечлеге буенча эш таба алмый. Тапканнарының бер өлеше хезмәт хакы белән риза түгел. Шуңа, аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, дигәндәй, мөмкинлекләре булганнар башка төбәкләргә, зур шәһәрләргә, ил башкаласына, хәтта чит дәүләтләргә эш эзләп китә. Ә мөмкинлеге булмаганнар, кем кайда нинди эш таба, кайда күбрәк түлиләр, шунда эшли. Хәер, мисал эзләп ерак китәсе түгел. Безнең редакциядә системалы администратор булып эшләгән ике егетебезнең берсе – Мәскәүгә, икенчесе сәүдә челтәрләре тармагына күчте. Бүген замана акчага корылган шул: кешечә яшим, гаиләне карыйм дисәң – һәрнәрсәгә акча кирәк. Монда яшьләрне гаепләп булмый.
Дөньядагы хәлләрне күреп үскән мәктәп укучылары да, соңыннан эш эзләп җәфаланмас өчен, югары хезмәт хакы түләнәчәк белгечлекләрне сайларга тырыша. Ә иң акыллылары чит төбәкләрдәге, чит илләрдәге абруйлы вузларга укырга керү җаен карый. Башкортстан Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел республика мәктәпләрен тәмамлаучыларның өчтән бер өлеше диярлек, төгәл итеп әйткәндә 28 проценты, чит төбәкләрнең югары уку йортларын сайлаган. Бу – 5 меңнән артык студент республикадан читкә киткән дигән сүз. Алар чит тарафлардагы 173 уку йортын сайлаган. Шуларның 8е – милли, 3есе – федераль дәрәҗәдәге вузлар. Гадәттә, абитуриентлар Татарстан, Ырынбур, Удмуртия, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы югары уку йортларына өстенлек бирә.
Ни өчен? Беренче сәбәп, мөгаен, вузның абруе, белем бирү дәрәҗәсе зур роль уйный торгандыр. Ни дисәң дә, эшкә урнашканда нинди уку йортын тәмамлавыңны белешәчәкләр. Икенчедән, кайсыбер белгечлекләр республика уку йортларында бөтенләй укытылмый. Былтыр читкә китүчеләрнең 40 проценты республика вузларында укытылмаган белгечлекләрне сайлаган да инде. Өченчедән, баллар буенча үзебездә укырга керә алмаганнар, шулай ук читтә бәхетен сынап карый. Әти-әнисенең “киләчәктә кешечә яшәр идең” дигән сүзләренә колак салучылар да байтак. Моннан тыш та сәбәпләре бардыр, мөгаен. Читкә китү сәбәпләрен ачыклау максатында төбәкнең Мәгариф министрлыгы яшьләрнең фикерен белешкән. Алар төп факторлар итеп укып беткәч белгечлек буенча эшкә урнашуны һәм югары хезмәт хакын күрсәткән.
Чит ил вузларын сайлауның үз сәбәпләре бар. Кайсыберләрендә бушлай белем алу мөмкинлеге зур булса, икенчеләрендә студент визасы эш табып, кесә ягын юнәтергә мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме – Европа вузы дипломы дөньяда абруй казана. Бүген Русия студентларының 50 меңнән артыгы чит илдә белем ала. Безнең яшьләр арасында вузлары аеруча популяр илләр – Германия, Америка һәм Чехия. Шулай ук Бөек Британия, Франция, Финляндия, Италиянең югары уку йортларын сайлаучылар да байтак. Африка һәм экзотик утрау дәүләтләрен сайлаучылар күп түгел. Аның каравы аларның студентлары безнең илгә белем алырга күпләп килә. Уфа вузларында да алар күп укый.
Русия мәгариф министры Ольга Васильева абитуриентларның укырга керү өчен документларын берьюлы 5 вузга бирү хокукын бетерү турында сүз кузгатты. Аның фикеренчә, абитуриентның бер генә уку йортына керү тәҗрибәсенә кире әйләнеп кайтканда яшьләр һөнәр сайлауга җаваплырак карар һәм төпле акыл белән уйлар иде.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Сыйфатлы, төпле белем алу, олугъ галимнәрнең сабакларын тыңлау, ил, дөнья күләмендә тәҗрибә туплау, әлбәттә, яхшы. Укып бетергәч, шушы белемнәрне республикада кулланып булса, икеләтә яхшы булыр иде түгелме? Кызганычка каршы диимме, иң акыллы белгечләр күп вакыт туган җирендә лаеклы хезмәт хакы түләнелә торган эш таба алмый. Шуңа читтә укыган якташларыбызның яртысы диярлек кирегә республикага кайтмый кала. Бу инде – борчулы мәсьәлә. Статистикага ярашлы, быел 1 октябрьгә карата Башкортстаннан читтә укыганнарның 60 проценты туган ягына әйләнеп кайткан.
***
Әлбәттә, республика вузларының белем бирү сыйфаты түбән икән дип әйтү дөрес түгел. Төпле белем бирүче уку йортларыбыз да бар. Нефть, авиация университеты кебек техник юнәлештәге вузлар көчле белгечләр әзерләп чыгара. Башкорт дәүләт университеты да абруйлы уку йортлары исемлегенә керә. Республика югары уку йортларында иң популяр юнәлешләр булып бүген дә икътисад, юриспруденция, мәгълүмат технологияләре, энергетика тора.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, гадәттә, башкала балалары тагын да зуррак шәһәрләргә китәргә тели. Ә авылларда үскәннәр үзебезнең вузларны сайлый. Сибайдагы очрашу вакытында да чыгарылыш укучыларының берсе Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга кереп, чит телләр укытучысы һөнәрен алырга теләвен белдерде. Һәм шул уңайдан ул Радий Хәбировтан волонтер булып эшләүче абитуриентларга вузга укырга кергәндә өстәмә балл язу мөмкинлеген карауларын сорады. Төбәк җитәкчесе бу идеяне хуплады. Быелга вузлар студентларны кабул итү таләпләрен билгеләгәннәр инде, шуңа бу мөмкинлекне киләсе алдан карарбыз, дип белдерде ул.
Ә менә берьюлы ике белгечлек буенча укуны төбәк җитәкчесе хупламый. Бүгенге заман һәм хезмәт базары төрле яктан белемле белгечләр таләп итсә дә, төрле һөнәрләр буенча берьюлы сыйфатлы белем алып булмый дип исәпли ул. “Берничә вуз белеме булган яшьләргә мин сак карыйм һәм балачакта зур абыем әйткән сүзләрне искә төшерәм. Мин Ишембайда берьюлы ике спорт секциясенә язылдым: бокс һәм көрәш. Ләкин абыем миңа тегендә дә, монда да уңышка ирешеп булмый, берсен сайларга кирәк, диде. Аның бу киңәшен мин гомергә истә калдырдым”, – ди төбәк җитәкчесе.
Чынлап та, бүген бер вузда укып бетмәстән, икенчесенә укырга керү модага әйләнеп китте. Социаль челтәрләрдә дә икешәр-өчәр диплом белән фотолар урнаштыралар. Алган белемең, чынлап та, кирәкле булып, файдасын күреп эшләсәң ярый ла. Әмма диплом алыр өчен генә студент булып йөрүчеләр дә бар.
Әйе, республика җитәкчелегенең кадрларны үзебездә калдыру кирәклеге турындагы сүзләре бүген бик актуаль. Чөнки иң акыллы, белемле яшьләребез читкә китеп бетсә, республиканың киләчәге нинди кулларда булыр?
Язгөл САФИНА.
Читайте нас: