Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 15:10

Корал үтерми – кеше үтерә...

Ягъни корал сатуны тыеп кына һәлакәттән котылып буламы?Учалыда эчкән ирнең корал кулланып өч кешенең гомерен өзүе хакындагы хәбәр бар дөньяны шаулатты.34 яшьлек Артур Ибраһимов иртәнге 5кә кадәр кафеда кәеф-сафа корып утыргач таксида өенә кайта.

Таксистка түләргә дип акча артыннан өенә кергәч өйдә тавыш чыга. Хатын яклау эзләп күршеләренә йөгерә. Ибраһимов такси машинасына да ата башлый. Водитель автомобилен ташлап качып китәргә мәҗбүр була. Аннары кораллы ир хатын яшеренгән күршеләре Зариф Хиләҗев фатирына бәреп керә. Керү белән хуҗага һәм аның хатынына ут ача. Күрше хатыны һәлак була, ә Зариф Хиләҗев күп төрле авыр яралар ала. Бүгенгесе көндә аны Учалы дәваханәсеннән Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә алып килделәр. Эчкән ир күршеләрен утка тоткан арада аның хатыны күрше урамда яшәүче полиция хезмәткәренә ярдәм сорап йөгерә. Аны яклашырга чыккан хезмәткәр дә, Ибраһимовның хатыны да явыз коралыннан һәлак була. Соңынан ул үз-үзен үтерә. Нәтиҗәдә, өч гаиләдә 7 бала ятим калды.
Республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров: “Кайбер кешеләр озакка сузылган бәйрәмнәрдән әле булса чыга алмый. Атналар буена спиртлы эчемлекләр куллану зур фаҗигагә китерә. Эчкечелек тоташ илдәгечә бездә дә зур проблема булып тора”,– дип чыгыш ясады. Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев: “Корал алырга теләүчеләрнең психик яктан тотрыклы булуын ныклап тикшергәннән соң гына корал сатып алуга рөхсәт бирергә кирәк”, – диде.
2017 елда ук “Корал турында”гы Федераль законга үзгәрешләр проекты әзерләгәндә Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның закон проектлары да Дәүләт Думасына әзерләп тапшырылган иде. Анда сүз 18 яше тулмаган гражданнарга пневматик корал сатуны тыю хакында бара иде.
“Бу мәсьәлә аеруча актуаль. Гамәлдәге законга ярашлы, пневматик корал лицензиясез сатыла һәм беркайда да теркәлми. Нәтиҗәдә пневматик корал балалар һәм үсмерләр кулына эләгә һәм алар өчен кызыклы саналган аяусыз уенга әверелә, күпләр җәрәхәтләнә, имгәнә, хәтта үлә. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә пневматиканы куллану кагыйдәләрен боза. Шуңа күрә пневматиканы балигъ булмаганнарга сатуны тыю гына түгел, әлеге базарны гомумән көйләү турындагы мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Мондый корал эчкече һәм наркоманнар, психик авыру кешеләр кулына эләгергә тиеш түгел. Аны ирекле сату бернинди дә файда китерми, бары тик гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф белән яный. Ул эш өчен кирәк кешеләргә генә сатылырга тиеш. Мәсәлән, сунарчыларга, спортчыларга, спорт-техник оешмаларга, ату тирларына”, – дип үз карашын белдергән иде Константин Толкачев. Әлеге закон проекты канун буларак 2018 елның 19 июлендә кабул ителде, 2019 елның 15 гыйнварыннан тулысы белән үз көченә керде. Канун корал сату, аны саклау һәм куллану буенча бик зур таләпләр куя. Әлеге көннән алып хәтта аерым сатып алынган дарыны да сейфта сакларга кирәк булачак. Аучылыктан ерак торган кешеләр, бәлки, аңлап та бетермидер, кайбер кешеләр очсызгарак төшсен өчен әзер патроннар түгел, гильза һәм дарыны аерым сатып ала башлаган. Аткан саен гильза үзендә кала бит. Аны яңадан дары тутырып янә кулланырга мөмкин. Шушы канун нигезендә, беренче тапкыр корал сатып алуга рөхсәт алучылар патронны үзе җыю тәртибен дә өйрәнергә тиеш булачак. Закон проекты әзерләнгән вакытта илдә корал сатуны бөтенләй тыярга кирәк дигән тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Әмма алар, корал куллануның төп сәбәбен онытып җибәрәләр булса кирәк. Корал тик торганнан беркайчан да үзеннән-үзе атмый. Аның дуамал, психик яктан тотрыксыз кешеләр кулына эләгүе иң зур бәла булып тора. Ату коралы андый вәхшиләр кулына эләкмәсен өчен, тәү чиратта, ныклы медицина тикшерүе үткәрергә кирәк. Медицина тикшерүе түләүлегә әйләнеп беткәч, күп җирдә ул формаль рәвештә генә үткәрелә башлады. Дәүләт Думасының экология һәм тирә-як мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Валуев берничә ел инде бу мәсьәләне күтәреп килә. Әмма яңа законда да бу өлкәгә тиешле игътибар бирелмәгән.
– Корал сатып алуга лицензия бирүне күпкә катылатырга кирәк. “Аучы таныклыгы” бирүгә күп җирдә бик җиңел карыйлар. Мәсәлән, водитель таныклыгы алыр өчен кимендә 2-3 ай укырга һәм күп төрле имтихан тапшырырга кирәк. Ә аучы таныклыгын алганда ник шулай эшләнми? Нәтиҗәдә лицензиясе була торып та корал белән ничек эш итәргә белмәгән кешеләр саны арта. Мин моның белән үзем күп еллар аучы буларак күп җирдә очрашканым бар,– ди депутат.
Корал куллана белмәгән кешеләр саны арта дигәннән, статистикага да күз салып үтик. Бүгенгесе көндә Русиядә 5 миллионлап кешедә 6 миллион 700 мең корал теркәлгән. Аның янына 1 миллион 360 мең пневматик коралны да өстәргә кирәк. Кайбер Европа илләренең армиясендә дә бу кадәр корал юк, нигә кораллана соң халык? Кайбер белгечләр моны 4 ел дәвам иткән кризис аркасында эшсезләр саны күбәю, халыкның түләү сәләте кимү, милкенә кул сузарга теләүчеләрнең саны арту һәм даими стресс дәрәҗәсендәге яшәү рәвеше белән бәйләп аңлаталар. Әйткәнемчә, кулдагы җиде миллионга якын коралның 600дән артыгы явыз нияттә кулланыла. 2016 елда корал куллану – 21, 2017 елда тагы 12 процентка артуын исәпкә алсак, борчылырга урын бар. Корал куллану юлларда водительләр арасында килеп туган низагларда, йорттагы җәнҗаллар вакытында, исерек төркемнәр сугышканда, кешене талау нияте белән янаган очракта арткан. Яшүсмерләр чын хәрби пистолетка охшатып эшләнгән травматик коралга өстенлек бирә башлады. Аның хәзер ниндие генә юк? Аларны хәрби коралдан бары бу өлкәдә хезмәт салучылар гына аера ала. Белмәгәннәр өчен бу чын хәрби корал белән янаган кебек тәэсир итә. Җәрәхәт салу өчен генә дип җитештерсәләр дә, аларның үлем очрагына китерүе дистәләр белән исәпләнә. Аннары, аларның төзелешенә берникадәр үзгәрешләр керткәннән соң, хәрби пулялар белән атуга көйләнгән очраклар ешайды. Яшүсмерләрнең, укучыларның мәктәптә корал куллануын да әледән-әле ишетеп, күреп торабыз. Күпләр моны Интернет челтәре шаукымы дип бәяли. Андагы үлем төркемнәре, төрле сугышчан уеннар бала психикасына зур үзгәрешләргә китерә, ди белгечләр. Зәңгәр экраннарда күптөрле каналларда күрсәтелгән океан арты мультфильмнары да ныгып җитмәгән бала аңына уңай тәэсир итми, әлбәттә. Аптырарсың, 2-3 яшьлек балаларны да шушы сугыш, үтереш белән сугарылган фильмнардан аерып алып булмый бит. Аларның ата-аналары нәрсә уйлап, бу коточкыч фильмнарны карарга рөхсәт итә соң? Психологлар ир балаларның уенчык коралга булган кызыксынуын табигый дип саный, әмма монда барсы да гаилә һәм җәмгыятьтән тора. Иртә белән балалар бакчасы ишегалдын күзәтеп карагыз әле. Сез анда, хәтта ике кулына ике уенчык корал тоткан малайны күрәчәксез. Әти кеше коралга соклана икән – улы да корал яратачак. Мәсәлән, мин ике улымны да кечкенәдән балык тотарга алып йөрдем. Бүгенгесе көндә алар балык тотарга миннән ешрак йөриләр.
Әйткәнемчә, 2018 елның июль – аенда кабул ителгән һәм 15 гыйнварда үз көченә кергән “Корал турында”гы Федераль законда лицензия алучыларга таләпләрне катылатуга игътибар бирелмәгән, тәкъдим ителгән күп кенә өстәмәләр төшереп калдырылган. Моңа карата Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая үзенең ризасызлыгын белдерде. Депутатка Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да кушылды. Алар ноябрь аенда законга корал алу һәм корал әйләнешен көйләү турында берничә өстәмә тәкъдим иттеләр.
Керчь шәһәре колледжындагы фаҗигадән соң Дума депутаты Дмитрий Кобылкин “корал сатуны 21 яшьтән генә рөхсәт итәргә кирәк” дигән тәкъдим белән чыгыш ясаган иде. Татарстан депутатлары кайчан да булса көч кулланып административ җаваплылыкка тарттырылган кешеләргә дә корал сатуны тыю яклы. Үз-үзен кулда тота белмәгән, психик яктан тотрыксыз кешеләргә корал сату үзе зур җинаять дип исәпли алар. Чынлап та, бу бик дөрес адым булыр иде! Чөнки мәсьәлә бик җитди. Илдә корал сатып алырга теләүчеләр саны ел саен 5 процентка арта бара. Саннар белән исәпләгәндә, ел саен 300 мең кеше корал сатып ала дигән сүз. Росгвардия генерал-майоры Валерий Грибакин да: “Коралны 21 яшьтән өлкәннәргә генә сатарга кирәк. Бу очракта бары спортчыларга, егерьларга, Ерак Көнчыгыш һәм Себердә яшәп аучылыкны туклану чыганагы буларак кулланучыларга гына ташлама ясалырга тиеш”,– дип белдерде. Бүгенгесе көндә Росгвардия хезмәте эчкән килеш корал тотып йөрүчене күреп калса, аның коралын тартып алырга һәм 2–5 мең сум күләмендә штраф салырга хокуклы. Бер ел эчендә кабаттан административ җаваплылыкка тарттырылган кешеләрнең лицензиясен 1–2 елга гамәлдән чыгарачаклар. Узган елда Росгвардия хезмәткәрләре шундый 27 мең кешенең лицензиясен кире алган. Эчкечелеккә бирелгән яки наркотик куллануда тотылып исәпкә куелган кешеләрнең лицензиясе дә, коралы да тартып алынырга тиеш. Эчкечеләрнең явыз ниятләреннән алдан ук саклану чаралары күрергә кирәк. Учалыда булган фаҗига моны тагын бер кат раслады. Бүгенгесе көндә республика халкының 68 меңнән артыгында нинди дә булса корал теркәлгән. Корал уенчык түгел, сак булыйк.
Русиядә 5 миллионлап кешедә 6 миллион 700 мең корал теркәлгән. Республикада аларның саны 68 мең кеше.
Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: