Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 17:01

“Җәзага тарттыру куркытырга тиеш кешене”

Уфа шәһәренең Киров районы прокуроры Илһам Хәбибуллин узган елгы эшчәнлегенә байкау ясадыПрокуратура хезмәткәрләре көне алдыннан Уфаның Киров районы прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Илһам Хәбибуллин белән очрашу мөмкинлеге туды.

Илһам Гали улы тумышы белән Зианчура районыннан. Һөнәри юлын Стәрлебаш районында тикшерүче булып эшләүдән башлый. Аннан эшсөяр егетне прокурор урынбасары, 2007 елда инде Зилаер районы прокуроры итеп тәгаенлиләр. 2012 елдан 2018 елга кадәр Кушнаренко районында прокурор булып эшли. Менә бер ел ул Уфа районының Киров районы прокуроры.
Хезмәттәшләре Илһам Гали улын үтә дә кешелекле, намуслы итеп сурәтлиләр, аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәләр.
Ни өчен әлеге һөнәрне сайлавы турында ул үзе: “Ирләр һөнәре булганга күрә”, – дип җаваплады. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, кызы әтисе юлын сайлаган: Санкт-Петербург шәһәрендә юридик институтта белем ала.
– 2018 ел катлаулы булды, – дип йомгак ясады былтыргы эшчәнлегенә Илһам Гали улы. – Ел башыннан ук алданган өлешчеләр проблемасы кискен күтәрелде: алар ачлык игълан итте. Мин үзем алар белән аралаштым, төзелеш объектларына чыктым. Алданган өлешчеләрне яклау өчен бик күп эш башкарылды. Өлешчеләрне алдаган җинаятьчеләр каты җәзага тарттырылды. Әйтик, “Дуслык-Строй” торак-төзелеш кооперативы идарәсе рәисе “ЭнергоТехСервис” җәмгыяте директоры белән берлектә башкала уртасында күпкатлы йорт төзү инвесторы һәм генераль подрядчысы булырга карар итә. 10 катлы 65 фатирлы йорт төзүне күздә тоткан проект-смета документларын бозып, алар гражданнар белән 307 миллион сумга 99 фатир сату турында килешү төзи. Шул ук вакытта бу эшем ияләре бурычларын үтәргә уйламаган да, ә акчаны үз ихтыяҗларына тотынган. Аларның 347 миллион сумлык милкенә, шул исәптән төзелеп бетмәгән объектка һәм кыйммәтле “иномарка”ларына арест салынды. Суд бу бәндәләрне 4 елга гомум режимлы колониягә озатты.
Икенче истә калган иң зур проблема – эш хаклары буенча бурычлар күп иде. Бүгенге көндә дә ул проблема тулысынча хәл ителмәгән. 2018 елда ачылган җинаять эшләре буенча түләнмәгән эш хакларының гомум күләме 6 млн. 900 мең сумнан артык иде. Тикшерү барышында 6 млн. 31 мең сумнан артык бурыч капланды. Беләсезме, безгә шикаять белән килүчеләрнең кайберләренең хәтта эш бирүче белән килешүләре дә юк. Суд аша хезмәт килешүләрен тергезәбез, аннан эш хакларын түләтүгә ирешәбез. Былтыр хезмәт законнарын бозу буенча 371 мөрәҗәгать килде.
2018 ел коррупция буенча шаулаган вакыйгалар белән дә истә калды. Киров районы Уфа шәһәренең үзәген тәшкил итә, анда югары уку йортлары күп урнашкан, коррупция буенча иң күп эпизодларны нәкъ югары уку йортлары бирде, ди Илһам Гали улы. Башкорт дәүләт медицина университеты, авиация, Башкорт дәүләт университетларының исемнәре яңгырады. “Унике айда безнең орган тарафыннан 25 закон бозу очрагы ачыкланды. Законнарны бозуга чик кую максатында 19 күрсәтмә чыгарылды, шуларның барысы да каралды һәм вазыйфа биләүче 10 кеше җаваплылыкка тарттырылды”, – ди Илһам Гали улы.
“Коррупцияне җиңеп буламы?” дигән сорауга ул: “Бу кешеләрнең үзләреннән тора”, – дип җаваплады. Коррупция схемалары ничек төзелә? Кешегә карата ясалма адми-
нистратив каршылыклар тудырыла. Әйтик, бер белешмә җитми дип, кирәкмәгән документ таләп итәләр, вакытны сузалар. Кеше ул белешмәне китергәнче аңа кадәр китергән белешмәләрнең вакыты чыга. “Монда коррупциянең ачыктан-ачык билгеләре күренеп тора. Кешене ришвәт китерергә мәҗбүр итү, проблемасын “башка юл” белән хәл итәргә этәрү тора. Мондый билгеләр күренгәндә прокуратура органнарына хәбәр итәргә кирәк. Җаваплылык, җәзага тарттыру куркытырга тиеш кешене”. Гомумән алганда, Киров районы территориясендә шушы чорда 48 җинаять теркәлгән, 22 җинаять эше кузгатылган. 17 кешегә карата 14 җинаять эше судка юнәлтелгән һәм каралган.
Прокуратура эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр күп. Әйтик, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр белән көрәшү. Бүген бу өлкәдә дә “заманча” алымнар кулланыла: наркотик кулланучы сатучыны, сатучы кемгә сатуын күрми, алыш-биреш электрон вариантта бара. Акчалар киви-кошелек, интернет сайтлар аша түләнә. Җинаятьчеләр аралашу коралы булган телефон-нарын еш алмаштыра. Район прокуратурасы шушы уңайдан наркотик сату турындагы мәгълүматларны ачыклау өчен интернет челтәрен даими тикшерә. Былтыр шундый мәгълүмат таратучы 111 сайт ачыкланган һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенә тикшерүгә һәм ул сайтларны яптыру өчен Роскомнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенә мөрәҗәгать җибәргәннәр. Былтыр район биләмәсендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 412 җинаять очрагы теркәлгән. Прокуратура бу өлкәдә закон бозуларга юл куймау максатында даими чаралар күрә. Район прокуратурасы тикшерүне туктату турындагы 45 карарны көченнән чыгарган. Яшереп калдырылган 77 җинаять эшен яңадан тикшерүгә куйганнар. 16 вазифалы кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, шул исәптән тикшерү бүлекчәләре җитәкчеләре дә.
Былтыр Киров районында 3665 җинаять теркәлгән. 2017 ел белән чагыштырганда, 36га күбрәк. Гадәттәгечә, аларның күпчелеге гражданнарның һәм оешмаларның милкен урлау белән бәйле. Шул ук вакытта районда үтерүләр саны кимегән. 2017 елда 14 шундый җинаять теркәлсә, былтыр 8 булган. “Тыныч вакытта бер район өчен бу бик зур сан”, – ди Илһам Гали улы.
Бу саннар прокуратураның эчке эшләр органнары алдына тиешле таләпләр куюы, шуның нәтиҗәсендә профилактика эшләре үткәрелү турында сөйли.
Сер түгел, саннарны яхшырту өчен җинаятьләрне исәптән яшерү дигән нәрсә һаман яшәп килә. “Бу бик җитди закон бозу. Шушы уңайдан хокук саклау органнары арасында җинаятьләр турында җибәрелгән һәм алынган хәбәрләр буенча төрле чагыштырулар үткәрелә, район-
нардан криминаль хәл турында килгән мәгълүматлар кичекмәстән прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Былтыр без 173 җинаятьне тергездек. Моннан тыш, җинаятьләр турында хәбәрләрне кабул иткәндә, теркәгәндә юл куелган закон бозуларга бәйле хокук саклау органнарына җитешсез-
лекләрне бетерү турында 256 таләп һәм 10 күрсәтмә чыгарылды. Аларны карау нәтиҗәсендә вазифа биләүче 195 кеше җаваплылыкка тартты-
рылды”, – диде ул.
Былтыр район прокуратурасына 4413 мөрәҗәгать килгән, шуларның 406сы канәгатьләндерелгән. 2017 ел белән чагыштырганда, мөрәҗә-
гатьләр саны 84кә арткан. Граж-
даннар, нигездә, хезмәт, торак хокуклары, балигъ булмаганнар хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылуга зарлана. Суд пристав-
ларына карата булган шикаятьләр арткан. 2017 елда аларның саны 20 булса, 2018 елда 170 кә җиткән.
2018 елда Киров район суды һәм мировой судьялар 900 кешегә карата 855 җинаять эшен караган.
“Прокуратура ветераннарын һәм хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм, ветераннарга ярдәмнәре, яшь хезмәткәрләр белән тыгыз мөгамәләдә булган, тәҗрибә уртаклашкан өчен рәхмәт әйтеп, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек телим”, – дип тәмамлады җылы сөйләшүебезне Илһам Гали улы.
Читайте нас: