Бүгенге көндә илдә балалар йортларында тәрбияләнүче 870 мең ятим бар. Һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Күпчелеге – “социаль ятимнәр”, ягъни әти-әниләре исән, ләкин алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, я бөтенләй балаларын тәрбияләүдән баш тарткан.
Бала... Кемдер өчен күп еллар буе зарыгып көтеп алган шатлык, кемгәдер артык йөк. Тыныч тормышта яшәүгә карамастан, яңа туган баласыннан баш тартучылар арабызда очрап тора. 2017 елда Башкортстан буенча андый әниләр саны 59 булган. Хәер, аларны әни дип әйтеп була микән? Шул ук вакытта йөрәк назын ятимнәр белән бүлешеп, яшәүче гаиләләр дә бик күп. Алар хакында гәзит битләрендә язмалар әледән-әле басылып тора. Ни аяныч, түләнгән пособие өчен генә тәрбиягә бала алучылар да бар.
Шунысы куркыныч: социаль ятимнәр – күп очракта икенче, өченче буын эчкечеләрнең балалары. Алар приютларга, балалар йортларына урам тәрбиясе белән танышып килә. Нормаль гаиләдә тәрбияләнмәгән, гаилә тәҗрибәсе күреп үсмәгән бала җәмгыять кануннарына яраклаша алмый. Нәтиҗәдә күп вакытта аларның балалары да балалар йортына эләгә. Акча өчен генә бала алучылар да тәрбиягә игътибар бирми. Балалар элек ничек яшәгән, шул рәвешле яши бирә. Мондый әти-әниләр тәрбияне балалар бакчасы һәм мәктәптәге укытучылар бирергә тиеш дип кенә карыйлар. Кыскасы, аларны акчадан башка берни дә кызыксындырмый кебек. Русия мәгариф министры Ольга Васильева тәрбиягә бала алучы ата-аналарга таләпләрне кырыслатучы закон проекты әзерләнүе хакында белдерде. Шулай ук бер гаиләгә бирелә торган балалар санын да киметәчәкләр. Әлеге вакытта бер гаиләгә тәрбиягә хәтта 8 бала алу рөхсәт ителә. “Гаилә ул балалар бакчасы яисә ятимнәр йорты түгел”, дип саный министр.
Әйткәнемчә, приютлар һәм балалар йортларындагы балаларның язмышы белән кызыксына башласаң, аларның берничәсе генә тома ятим икәнлеген күрәбез. Бу махсус йортларда күпчелеге эчкечелек, әхлаксыз тормыш алып барулары өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары. Бу балаларны акча өчен дип кенә түгел, иң яхшы ниятләрдән чыгып тәрбиягә алган кешеләргә дә җиңел түгел. Әмма алар бирешми, чөнки андыйлар ул балаларны үзләренеке итеп, чын күңелдән яратып тәрбияләргә тырышалар. Сезне дә шундый гаиләләрнең берсе белән таныштырырга телим.
Хәер, Миякә районының Яңа Ишле авылында яшәүче Зөһрә һәм Гайсәр Шәриповларның гаилә тарихы белән “Өмет” укучыларын таныштырган идем инде. Мондый күркәм гаиләләр турында кабат язсаң да күп булмастыр. Өстәвенә, аларда тагын бер бик мәгънәле яңалык та бар бит. Йорт-җирләрен күрү белән бу йортта тырыш, эшчән кешеләр яшәвен аңладым мин. Йортлары матур итеп җиһазландырылган, бер бүлмәсе тоташ гөлләрдән генә тора. Өй алдында әйләнеп чыкмаслык ике зур теплица төзеп куйганнар. Кыш булуына карамастан, эчендә мең төрле чәчкә һәм гөлләр күзнең явын алып утыра. Зур тормыш сынаулары аша үтеп табышкан һәм кавышканнар алар. Зөһрә ханым түбәндәгеләрне бәян итте:
– Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Салават шәһәренә юлландым. Кондитер-пешекче һөнәренә укып чыгып, шунда ук эшли башладым. Кияүгә чыктым, озак та үтми улыбыз туды. Ипотекага фатир алдык. Түгәрәк дөньяның кадерен белеп кенә яшисе урынга тормыш иптәшем эчкечелеккә бирелеп китте. Түзәр хәл калмагач, аерылышырга туры килде. Яшь бала, түбән хезмәт хакы, ипотека түләүләрнең авырлыгын сөйләп аңлатырлык кына түгел. Икмәк алырга акча булмаган чакларым да күп булды. Көннәрдән-беркөнне Гайсәр һәм Ләлә исемле яшь пар белән таныштым. Ләлә “таркау склероз” чире белән бик нык авырый иде. Ике яшь бала көннән-көн әти тәрбиясенә кала барды. Мин Ләләне, балаларны карашырга ярдәмләштем. Ләлә озак авырып бакыйлыкка күчкәндә, балалар тәмам миңа якынаеп беткән иделәр инде. Ике елдан артык яшәгәч кавышырга булдык. Балаларыбыз да дус, тату булып үстеләр. Гайсәр Ишембай ягыннан булуына карамастан, 2002 нче елда туган авылым Яңа Ишлегә кайтып йорт сатып алып дөнья көтә башладык. Улларыбыз үсеп, буй җитеп чит тарафларга таралды. Бер улыбыз Салаватта, икенчесе Краснодар шәһәрендә офицер булып хезмәт итәләр, өченчебез Себердә эшли. Барысы да сагынып кайтып йөриләр.
Улларыбыз читкә таралышып беткәч бик ямансу булып калды. Күп уйланып йөргәч, бала алырга уйладык. Ишембай шәһәрендәге интернатка барып теләгебезне белдердек. Анда безгә Аделина исемле кыз күңелгә бик якын булды һәм аны кызлыкка алырга булдык. Аделина 4 яшьтән 10 яшькәчә балалар йортында яшәгән, әти-әнисе юк. Раевкада яшәүче өлкән яшьтәге картәтисе һәм картәнисеннән дә рөхсәт алып, кызны үзебезгә алып кайттык. Аңа кадәр без Бишбүләк районы интернаты директоры Вәкил Гайсинга да бала алырга теләгебезне белдергән идек. Ул “кыз бала аласызмы” дип сорагач, шатланып юлга чыктык. Кызыбыз Чытырбаш авылыннан приютка килеп эләккән икән. Әнисе туктаусыз эчеп ана вазифасын үтәмәгәнгә, Алсуны приютка алып киткәннәр. Шулай инде, исерек хатын, исерек ана үзен генә түгел, гаиләсен дә сазга батыра. Юкка гына “Исерек ана белән балалар – ятим” дип әйтмиләр бит инде. Чытырбаш авылы бездән ерак түгел. Бер тапкыр Алсуның әнисе кызын күрергә дип безгә килде. Хатын-кыз алкоголизмы ир-атныкыннан куркынныч ди табиблар. Шушы ана кеше, үз газиз баласын күрергә килгәндә дә сөйләшә алмаслык дәрәҗәдә исерек иде. Менә шулай итеп безнең ике кызыбыз булды да куйды. Психологлар һәм педагоглар, галимнәр балада яхшы гадәтләр булдыру өчен иң уңай вакыт мәктәпкәчә тәрбия дип исәпли. Мәгълүм булуынча, бу вакытта бала күп вакытын гаиләдә үткәрә. Бу чорда ата-ананың үз-үзен тотышы балага үрнәк булып тора. Гаиләдә тынычлык, яхшы мөгамәлә булу да бик мөһим. Ә эчкән ана янында нинди тынычлык һәм яхшы мөнәсәбәтләр, ана назы була ала инде. Шуңа күрә дә мондый гаиләләрдә психикасы какшаган, акыл ягыннан артта калган балалар үсә. Безнең Аделина кызыбызның да психик яктан тотрыксыз булуы турында медицина белешмәсе бар иде. Алар икесе дә яхшылап русча яза да, тапкырлау таблицасын да белмиләр иде. Алып кайтканнан соң, өйдә көндәлек өстәмә шөгыльләнүләр, тыныч тормыш үзенең җимешләрен бирә. Күптән түгел, төгәлрәк итеп әйткәндә, 2 ноябрьдә Миякә районының Ярлекәү мәктәбендә медицина комиссиясе кызыбызны сәламәт дип тапты һәм психик авыру дигән диагнозны да алды. Моңа бары яхшы мөнәсәбәтләр, бер-береңне тиң күрү, хөрмәт итү аркасында гына ирешеп була. Бүген Алсу бары “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый. Кызларыбыз бик теләп мәктәпкә йөриләр. Алар укыган мәктәп күрше Родниковка авылында урнашкан. Аның директоры Зилә Равил кызы Гыйльметдинова үзе дә балалар йортында тәрбияләнгәнгәдерме олы йөрәкле, һәр баланы үз баласы кебек ярата. Сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Фәрит кызы Хәсәнова белән Альфира Шамил кызы Хәбибуллина да кызларыбызны яратып, сагынып көтеп алалар. Шуңа күрәдер дә Алсу да, Аделина да мәктәпкә ашкынып торалар.
Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Малик кызы Атангулова, опека бүлеге хезмәткәрләре Эмиль Шамил улы Басимов, Лилия Рим кызы Батталова, Элиза Фәиз кызы Шәрипова һәрчак хәлләребезне белешеп, ярдәм итәләр. Кызларыбыз белән җәй көннәрендә Нөгеш сусаклагычына барып бергәләп ял итеп кайттык. Кыш көннәрендә чаңгыда, кар чанасында йөрергә яраталар. Шушы бер ел ярым эчендә бөтенләй икенче кеше булдылар да куйдылар балалар. Кыз бала кыз бала инде, сәгатьләр буена теплицадагы гөлләр һәм чәчәкләргә сокланып йөриләр. Менә шулай безнең өйдә дә, тышта да чәчәкләребез булды да куйды. Хәзер без чын, бербөтен гаилә. Һәрбер ата-ана баласын үзе карап үстерергә тиеш. Бер бала да газиз әти-әнисе, җылы йорты, дуслары, туганнарыннан аерылып балалар йортына, интернатка күчеп яшәргә теләми. Ни кызганыч, аларны интернатка иң якын кешеләре озата.
Минем әти-әни безнең җидебезне дә тәрбияләп, үстереп кеше итте. Без дә кызларыбызга яхшы әти-әни булырбыз дип уйлыйбыз.
Зөһрә ханым һәм Гайсәр әфәнде, сезнең кыю адымыгызга сокланмый мөмкин түгел. Беренчедән, сез бик җаваплы бурыч алгансыз, икенчедән, ике баланы бәхетле иткәнсез. Яңа еллар яңа шатлык-бәхетләре белән килсен. Аеруча сезнең кебек бәхет өләшүчеләргә.
P.S Шушы көннәрдә генә Зөһрә һәм Гайсәр Шәриповларны кызларына яхшы тәрбия биргән өчен Родниковка мәктәбе директоры Рәхмәт хаты белән бүләкләде.