Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 13:03

Яңа елга кергәч тә...

Февраль башында коммуналь түләүләр өчен яңа квитанцияләр килеп төшәр. Аларда башларны әйләндерерлек саннар тезелешеп торуы ихтимал. Чөнки яңа елдан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артты. Бу хакта без “Өмет”нең алдагы санында хәбәр иткән идек.

Искә төшереп китик: 2019 елда торак-коммуналь хезмәтләрнең тарифлары гыйнвардан 1,7 процентка күтәрелде һәм июльдән һәр төбәкнең үз арттырулары булачак: ул дифференцияләнгән коэффициентларга бәйле. Бу уңайдан, иң түбән чикле индекс – 2 процент – Адыгея, Пермь крае, Әстерхан, Белгород, Брянск, Владимир, Воронеж, Ырынбур өлкәләре һәм шул исәптән Башкортстан өчен билгеләнгән. Тарифлар үсүенең мондый “түбәсе” 41 төбәк өчен куелган. Бу территорияләр коммуналь түләүләрне гомум суммада (1 гыйнварда һәм 1 июльдә) 3,7 проценттан артыкка күтәрә алмый. Әлеге сан ил буенча уртача күрсәткечтән түбән. 1 июльдән тарифлары уртачадан югары булган төбәкләр исемлегенә Мәскәү (4,8 процент), Санкт-Петербург (4,5 процент), Дагыстан республикасы (3,8 процент), Мәскәү өлкәсе (3,5 процент) һәм Тула өлкәсе (3,4 процент) керә.
Безнең төбәкнең түбән индекслы территорияләргә керүе бераз тынычландырса да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлисе гомум сумма ярыйсы сиздерер, мөгаен. Чөнки быелдан башлап чүп өчен дә түлисе булачак.
Чүп өчен түләү квитанциягә кертелә
Чүп бәясе гаиләдәге һәр кеше башына салына. Шуңа зур гаиләләр өчен аның шактый кыйммәткә төшүе ихтимал. Гомумән, чүп реформасы халыкта, аеруча авыл җирендә яшәүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Уйлап карасаң, авыл халкы чүпне дә әрәм итмәскә өйрәнгән: янырдаен яндыра, ризык калдыкларын, аш-суын малга, кош-кортына ашата. Иске мебелен дә ташламый ул – кулланыр җаен таба. Әллә нигә бер җыелган зур чүпләрен исәпкә алмаганда, авыл кешесе күпме генә чүп чыгара икән? Шәһәрдә яшәүчеләр, билгеле, көн саен диярлек чүп ыргыта. Шуңа алар бу яңалыкны тынычрак кабул итте кебек.
Реформа яклылар фикеренчә, әлеге эшне җайга салу тирә-ягыбызны, яшәгән җиребезне чүптән арындырачак. Законсыз чүплекләр ябыла. Хәзер чүпне яр буйларына, чокырларга, урманнарга илтеп түгү булмаячак янәсе. Һәр кеше чүп төягән капчыгын махсус контейнерга илтеп салачак. Ул контейнерлар авылның бер читенә куелса, анда барып кайтуы кайсыберләр өчен үзе мәшәкатькә әйләнмәгәе. Гомумән, күп урыннарда әле контейнерлар куелмаган. Кайчан куелып бетәр дә, кайчан җайга салыныр – билгесез. Әмма акчасын ел башыннан түләргә туры киләчәк.
Бу җәһәттән чүп җыючы һәм чыгаручы төбәк операторларының хезмәтенә түләүләр буенча ташламалар юкмы икән дип кызыксынучылар да байтак. Җавап шундый: Русия Федерациясенең Торак кодексына ярашлы, каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча хезмәтләр коммуналь хезмәтләр исемлегенә кертелә, шуңа гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча социаль ярдәм чаралары алуга хокуклы.
Ярдәм нидән гыйбарәт?
Беренче чара – торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарга айлык бердәм акчалата компенсация. Ул Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына; инвалидларга һәм инвалид баласы булган гаиләләргә; радиация йогынтысына дучар булучыларга; тыл хезмәтчәннәренә; хезмәт ветераннарына; күп балалы гаиләләргә бирелә. Республикада әлеге төр компенсация алуга 505 мең кеше хокуклы. Күп балалы гаиләләр дигәннән, шуны ачыклап китү кирәк: өч балалы гаиләләр турында сүз барганда аз тәэмин ителү күз уңында тотыла; дүрт һәм аннан күбрәк баласы булып, авыл җирендә яшәүче гаиләләрнең кереме исәпкә алынмый.
Икенче чара – торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия. Ул коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнары гаиләнең гомум кеременнән мондый хезмәтләргә билгеләнгән күрсәткечтән артып киткән гражданнарга бирелә. Башкортстан Республикасы исәбеннән субсидия күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә; 70 яшьтән узган ялгызы яшәүче пенсионерларга; башка төр гражданнарга карала. Күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен ул – 15 процент, ялгыз пенсионерларга – 18 процент, башка төр гражданнарга 20 процент күләмендә билгеләнгән. Бу төр ярдәмне 115 меңнән артык кеше алала. Әлеге субсидия өчен 2019 елда республика бюджетыннан 2,3 миллиард сум каралган.
Компенсация яки субсидия юллау өчен яшәгән урын буенча Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең филиалларына яки күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук республика порталы аша электрон формада гариза тапшырырга да була.
Чүп өемен күрсәң – хәбәр ит
Беренче коймак төерле булучан. Чүп чыгару буенча да күп проблемалар килеп туар, мөгаен. Экология министрлыгы хезмәткәрләре беренче көннәрдән үк республика буенча кизү тора башлады. Алар төбәк операторлары вәкилләре һәм урыннарда хакимият җитәкчеләре белән очрашты, чүп җыю урыннарына һәм полигоннарга чыкты. “Каршылыкларсыз булмый – парковкаланган машиналар, урыннар җитмәү яки контейнерларның бөтенләй булмавы, идарәче компанияләрнең йомшак контроль итүе кайсыбер җирләрдә чүп өемнәренә китерә. Бу процессны каты контрольдә тотуны дәвам итәргә кирәк һәм әлеге эштә җәмәгатьчелекнең дә актив катнашуына исәп тотам”, – дип язды үзенең социаль челтәрдәге битләрендә Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Әгәр чүп җыю эшен сыйфатсыз башкаралар икән – бу хакта “ВКонтакте”, “Одноклассники”, Facebook һәм Instagram кебек социаль челтәрләр аша төбәк башлыгының үзенә хәбәр итәргә мөмкин.
Әлегә эшләр ярыйсы
“1 гыйнвар безнең өчен җитди сынау булды – бу көннән башлап илдә чүп чыгару системасы реформасы старт алды. Без аңа җитди әзерләндек. Кайсыбер төбәкләрдә идарәче компанияләр, властьне “чүп коллапсы” белән куркытып, чүп чыгаруга тарифларны гражданнар өчен җитди күтәрүне таләп итте. Нәтиҗәдә безнең тарифлар – илдә иң түбәннәрнең берсе, әмма әлегә эшләр ярыйсы бара”, – диде Радий Фәрит улы.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Михаил Киреев та төбәк операторларының үз территорияләрендә чүп җыюны оештыруын тикшерде. “Берничә полигонга кереп, чүп җыю системасының ничек эшли башлавын карадым. Берьюлы Экология министрлыгы хезмәткәр-
ләре урыннардагы хәлләр турында дөрес мәгълүмат бирә микән дип тикшердем”, – дип язды ул социаль челтәрдәге битендә. Михаил Киреев Салават шәһәре янындагы “Нур” полигонында булган. “Минем күз алдында алты машина керде, эш бара. Якындагы авылларда чүпне даими чыгарулары күзгә ташлана: контейнер мәйданнарындагы баклар тулмаган. Яңа ел бәйрәмнәрендәге киеренке көннәрдә төбәк операторы чүп чыгару эшләрен башкарырга өлгерә”, – диде ул.
Михаил Киреев Мәләвез районында чүпне сортларга аеру комплексы җитәкчелеге белән очрашты. Анда чүп-чарны сортларга аеру һәм икенчел чимал итеп файдалану мәсьәләсе күтәрелде. Ул чагында халык өчен чүп чыгару тарифларын киметү мөмкинлеге булачак.
“1 гыйнвар безнең өчен җитди сынау булды – бу көннән башлап илдә чүп чыгару системасы реформасы старт алды. Без аңа җитди әзерләндек. Кайсыбер төбәкләрдә идарәче компанияләр, властьне “чүп коллапсы” белән куркытып, чүп чыгаруга тарифларны гражданнар өчен җитди күтәрүне таләп итте. Нәтиҗәдә безнең тарифлар – илдә иң түбәннәрнең берсе, әмма әлегә эшләр ярыйсы бара”, – диде Радий Хәбиров.
Язгөл САФИНА.
Читайте нас: