Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 13:09

Әти кирәк

Ләкин барлык балалар да әти таянычын, игътибарын тоеп үсәме соң?Үткән ялларда гаиләдәге иң кадерле, газиз кешеләребезне Әниләр көнен билгеләдек. Сүз дә юк, әниләребез, озын гомер юлы үткән нәнәйләребез, күп балалы гаилә парлары һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак. Гаилә проблемалары турында да һәрдаим язабыз – ялгыз әниләр, ата-ана назыннан мәхрүм балалар, аз тэмин ителгән гаиләләр, инвалид балалар турындагы язмалар гәзитебездә әледән-әле урын алып тора.

Бүген сүзебез шушы проблемалар арасында аеруча тирән борчылу тудырган күренеш – әти тәрбиясеннән мәхрүм балалар турында.
Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле турында гәзитебезнең үткән санында сүз кузгаткан идек инде. Бу уңайдан 21 ноябрьдә Уфаның ВДНХ-ЭКСПО территориясендә “Гаилә иле. Ана булу һәм балачак” күргәзмә-форумы кысаларында “Әтиләрнең гаиләдәге роле” пленар утырышы зур җанлылык белән үтте. Чарада министрлык вәкилләре, дин әһелләре, психологлар, төрле шәһәрләрдән килгән әтиләр советлары рәисләре җыелышып, бүгенге заманда әтиләрнең балаларны тәрбияләүдәге роленең никадәр мөһимлеге турында сөйләште. Ни өчен гаиләдә әтинең булуы мөһим? Әти тәрбиясе алып үсмәгән балалар тормышта нинди була? Сөйләшүнең максаты - шушы сорауларга җаваплар табу иде.
Пленар утырышта гаилә психологы, үзе дә өч бала тәрбияләүче Евгения Лялинаның чыгышы залда зур кызыксыну тудырды: “Әлеге вакытта илдә 17 миллион гаилә исәпләнә. Шуның 5 миллионында хатын-кыз балаларны үзе генә тәрбияли, - диде ул. - 2002 елда ялгыз әниләр саны, тулы гаиләләр белән чагыштырганда, 22,3 % булса, бүген аларның саны 25,7 % җитте. Бу исә һәр өченче гаиләдә бала әти назы күрми үсә дигән сүз”.
Бу саннар турында уйланып, әлеге балаларның әтиләре бөтенләй юк икән дигән нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Балаларын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызларның күбесенең ирләре исән. Ләкин эш шунда – аларның ирләре балаларын тәрбияләүдә ярдәм итми.
Әти кеше балалар тормышында зур роль уйный. Аларның балалары өчен үрнәк булырга тиешлеген аңлап торабыз. Әтиләренә карап, балалар тормышта үз урынын табарга - гүзәл затлар белән аралашырга, үсә төшкәч, килеп туган проблемаларны хәл итәргә, эшендә үз-үзен тотарга, ялын оештырырга һәм иң мөһиме – җаваплылык хисенә өйрәнә. Бу тормышта нинди максатлар куярга, аларга ничек ирешергә, нинди киртәләрне урап үтәргә – боларга да бала әтисеннән күреп өйрәнә.
Еш кына шундый күренешкә тап булганым бар. Әти белән улы тирләп-пешеп сәпит төзәтәләр. Яки кышын икәүләшеп машина тәгәрмәче алыштыралар. Күрше малае нәүмизләнеп аларны читтән генә күзәтеп тора... Берни эшләр хәл юк, бу - тормыш дөреслеге: әтисез үскән малайлар гомер буе әтиле малайларга кызыгып яши. Әлеге кызыгу егет чакта да кимеми, арта гына төшә. Үзе әти булгач та, иң кирәк кеше – әтинең җитмәгәнен тоеп яши ул. Әтине беркем дә алыштыра алмый. Әти янында үскән малайлар гына чын ир-ат булып формалаша. Минем фикерем белән күпләр килешмәскә дә мөмкин. Якын ир туганнары, күршедәге акыллы, сабыр гына абыйлар да бар бит әле, алар да үсмер малайга уңай йогынты ясый ала, диярсез. Әмма малай алар белән даими очрашмый, даими аралашмый бит. Аңа башка малайлар кыерсытканда яклашырга, сәпит төзәтешергә, балыкка бергә йөрергә, киңәш сорарга үз әтисе кирәк.
Искә алганыгыз бардыр – ныклап тәпи китүгә үк малайлар әтиләренең зур итеген, баш киемен киеп, әтигә охшарга тырышалар. Соңрак әтисе кебек үк бер кадагын кулына тотып, икенчесен ирененә кыстырып, кадак каккан кебек кылана башлый. Хәтта юынганда да әтисе кебек аякларын киң аерып, пошкыра-пошкыра, рәхәтләнеп юына.
Бер диндә булырга тиешләр
Пленар утырышта әтиләрнең гаиләдәге роле турында сөйләшкәндә, Уфа епархиясенең протоиерее Вячеслав Архангельский һәм Руслан хәзрәтнең сүзләре дә уйланырга мәҗбүр итте. “Гаилә корырга ниятләгән егет белән кыз бер диндә булырга тиеш, - диделәр алар. – Гаилә парлары гасырлар дәвамында сакланып килгән традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен сакларга, аларга тугры булырга тиеш: болар – өлкәннәргә хөрмәт белән карау, кызларның никахка кадәр гыйффәтле булуы, ир белән хатынның бер-берсенә тугрылык саклавы, күп балалар үстерүе. Гомер көзенә аяк баскан әти-әнине тәрбияләү – балаларның бурычы. Элек картлар йорты булмаган. Әти-әнисен картлар йортына тапшырган балаларга оят булырга тиеш”, - диде протоиерей һәм чыгышын болай дип тәмамлады:
“Әниләрне хөрмәтләвебез бик әйбәт. Аларга дәүләт тарафыннан да игътибар зур. Ләкин искә аласыз микән – хөкүмәт бүлгән акчалата пособие “Ана капиталы” дип атала. Күп бала тудырган әниләргә “Герой-ана” исеме биргәннәр. Әниләр көнен билгелибез. Ә әтиләргә игътибар кая соң? Ни өчен “Герой-ата” исеме булдырылмаган? Ярый әле соңгы берничә елда октябрь ае азагында Әтиләр көнен билгелибез. Безгә әтиләрнең абруен күтәрергә, шуңа омтылырга кирәк”.
Әниеңә шалтырат!
Пленар утырышта катнашучыларга тәкъдим ителгән бер видеоролик турында аерым әйтергә телим. Анда 11-12 яшьлек кызлар һәм малайлар телефоннан шалтыратып: “Әти! Сәлам! Ни хәлдәсең? Мин сиңә никадәр яратуымны әйтергә дип шалтыратам”, - диләр. Бу сүзләргә әтиләрнең реакциясе нинди булды дисезме? Төрлечә. “Әти, мин сине яратам!” дигән сүздән соң бер әти аптырап: “Бу нинди сүз була инде тагын? Мәктәбеңдә берәр проблема бармы әллә?” дип сорады. Икенчесе: “Ә!? Нәрсә алып кайтыйм? Тиз генә әйт, вакытым юк. Эш күп”, - диде. Өченчесе: “Уф, нигә юк-бар белән башымны катырасың? Берәр нәрсә кирәк булса, әниеңә әйт, ярармы”, – дип хушлашырга ашыкты. Нибары бер әти генә кызыннан аны яратуы турында ишеткәч: “И-и-и, кызым! Матурым! Мин дә сине бик яратам! Рәхмәт шалтыратуыңа!” - диде. Кызның балкып киткән йөзеннән бар дөнья яктырып киткәндәй булды.
Бу урында әтиләрнең кызлары өчен дә никадәр кирәк булуын әйтергә телим. Кызлар өчен әтиләре – аңа карап сокланучы ир-егет образын тудыручы кеше. Әти назы, әти таянычын тоеп үсмәгән кыз көчле затларга ошый алуына шикләнә башлый. Алар гадәттә үзләрен түбән бәяли, үз-үзләренә бикләнүчән булалар. Алар хәтта үсеп җиткәч тә еш кына кияүгә чыгудан бар тартучан.
Әйе, әтиләр – гаилә терәге, ныклы таяныч. Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы аталардан башка тәрбия барыбер тулы була алмый”, дигәннәр борынгылар. Инглиз шагыйре Джордж Гербет та: “Яхшы ата йөз укытучыдан да өстен”, - дип юкка гына әйтмәгән.
Әтине элек ярата идем лә ул...
Бигрәк тә хәзерге чорда яслеләрдә, мәктәпләрдә, мәктәпләрдән тыш учреждениеләрдә күпчелек хатын-кызлар эшләгән чорда балаларга ир-ат йогынтысына мохтаҗлык аеруча нык сизелә. Ата йогынтысы булмау элек- электән тәрбиягә зыян китергән. Балалар үзләрен физик яктан чыныктырган, балык тотарга, йөзәргә, шашка-шахмат уйнарга һәм башка шундый һөнәрләргә өйрәткән аталарны якын күрәләр. Физик яктан көчлеләрне яраталар һәм рухи яктан көчлеләргә омтылалар.
Әти кешенең гаиләдә үзен-үзе тотуы иң беренче хәлиткеч фактор. Әхлаксызлык, тупаслык, эчкечелек кебек чирләр - әтиләрнең авторитетын бетерүгә китергән сәбәпләрнең иң куркынычлары. Менә гәзит битләрендәге язмаларда басылган кайбер юллар:
“Мин кечкенә чагымда әтине хөрмәт итә идем, ә хәзер эчүгә сабышкач, күрәсем дә килми. Чөнки исердеме, кычкырырга, сүгенергә тотына. Усал эт кебек ташланырга гына тора. Андый әтиләрне ихтирам итәргә мөмкинме соң?!”
“Әти миңа авторитет түгел, чөнки үзен кешечә тота белми - исереп кайттымы, өйдә тавыш чыгара”.
Әтинең гаиләдә дәрәҗәсе, абруе бетү балага гаять начар тәэсир итә. Әтисеннән күңеле кайткан яшүсмерләр усал һәм оятсыз булучан, диләр психологлар. Әти-әниләрнең үзара ызгыш-талашлары, алдашулары, балаларга карата тупас булулары балаларның характерында, тәртипләрендә чагыла.
Менә бер әтинең улы турында сөйләгәннәре:
“Улым кылыклары белән бәгыремә төште бит. Мин нәрсә эшләсәм, ул да шуны кабатлады. Яхшысын гына түгел, начарын да. Кайвакыт аш-чәй янында гәзит-журнал карап алгалый идем. Улым да аш янына китап алып утыра торган булды. Мин әйтәм, китабыңны аш белән ашарга телисеңме әллә, ашаганда китап укырга ярамый, дим. Сиңа ярый бит әле, ди. Көннәрдән беркөнне улым тәмәке тарта башлаган. Әнисе моны елый-елый тиргәде. Ә аңа нәрсә, күзен дә йоммыйча, әтигә ярый бит, - диде дә, өйдән чыгып китте. Аптырап калдым. Нәрсә дияргә дә белмәдем. Тиргәр идем, үзем гаепле. Ул кичне малай белән бик озак сөйләштек. Менә бер ел инде, аш янында гәзит-журнал укыганым, тәмәке тартканым, аракы эчкәнем юк. Ихлас менә. Малай да үзгәрде. Сүзебезне дә тыңлый. Укуы да әйбәтләнә төште. Менә шулай ул бала үстерү, күп нәрсәләрдә үзеңне чикләргә туры килә. Балалар – гаиләнең көзгесе дип юкка гына әйтмәгәннәр икән”.
Ата – баланың әнисе белән беррәттән иң якын, кадерле кешесе. Ата булу – буыннар чылбырын югалтмыйча дәвам иттерү. Әти булган кеше зур хәреф белән башланган Әти булсын иде.
Руслан хәзрәт:
“Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Кәләш алыр алдыннан ир-егет нәрсәләр турында белергә тиеш? Туачак балаларны ничек дөрес тәрбияләргә? Егетләр шушы хакта уйлансыннар иде. Өйләнү – өйле булу дигән сүз. Ягъни дөньяны алып бару, акча эшләү, гаиләңне тәэмин итү. Кызларны тормышка чыга, диләр. Димәк, ул тормыш алып барырга әзер булырга тиеш: ирне тәрбияләү дә, балаларны карау да, иреңнең әти-әнисен хөрмәтләү дә кирәк. Яшьләргә әйтер сүзем шул: беренчесе – һөнәрнең күңелеңә ошый, үзеңне һәм гаиләңне туендыра торганын һәм икенчесе – тормыш юлдашы итеп ышанычлы кеше, үз тиңеңне сайларга кирәк”.
Руфина Хәсәнова.
Читайте нас: