Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 17:02

Прокурорларга ышаныч арта

Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан Уфада тантаналы җыелыш узды. Анда республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Ул әлеге ведомство хезмәтенең никадәр мөһим булуын билгеләде һәм теләкләрен җиткерде. Радий Фәрит улы фикеренчә, прокуратура хезмәткәрләре аерым кешеләр тормышындагы авырлыкларга, атап әйткәндә, хезмәт хакларын вакытында түләмәү, ятим һәм инвалид балалар хокукларын бозу, коррупциягә каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә тиеш.
— Прокуратура алданган өлешчеләр проблемасы белән ныклап шөгыльләнә. Соңгы елларда судларга акча урлау факты буенча 18 җинаять эше җибәрелгән. Былтыр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокук бозулар буенча 30 җинаять эше кузгатылган. Соңгы елларда прокуратура органнары тарафыннан хезмәт һәм социаль законнарны үтәүне күзәтү көчәйтелгән. Нәкъ алар тырышлыгы белән хезмәт хакы буенча 650 миллион сум күләмендә бурыч кайтарылган, — дип белдерде республика җитәкчесе.
Ул ялган алкогольгә һәм коррупциягә каршы көрәшне дә өстенлекле бурычлар арасында атады. Шулай ук Прокуратураның үз сафларында намусны, законлылыкны сакларга тиешлеген ассызыклады. Соңгы елларда гражданнарның прокуратура органнарына мөрәҗәгатьләре саны арта, бу исә халыкның ышанычы арту турында сөйли. Былтыр 45 мең мөрәҗәгать килгән, шуларның һәр бишенчесе буенча гражданнарның бозылган хокуклары тергезелгән.
Тантаналы җыелышта республика прокуроры Андрей Назаровның чыгышы тыңланды. Чара проку-
ратура хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән матур концерт белән тәмамланды.
Читайте нас: