Алар безнең кая чыгып киткәнне дә белмәде. Гомер буе җыйган... Җыеп безгә биргән егерме биш сум акчалары безнең гомергә дә җитәр дип уйладылар. Азмы-күпме табышка юлыгып, үзләренә берәр биш-ун сум калдырып китсәк, моны сдача дип кабул иттеләр. Кыскасы, без аларны шулкадәр нык бәхетле иттек.
Безнең балалар алай түгел. Боларны да башларыннан сөеп-иркәләп, ике йөз илле сумлык прәннек ашатып үстердек бит инде югыйсә. Үсеп буй да җиткерделәр. Тик чыгып кача белмиләр. Чыгып качсалар, хет печән өстендә, бәрәңге-чөгендер кәтмәнләгән чакларда кайтып ярдәм итәрләр иде. Чыгып китмәгәч, кайтып та кермиләр. Ярдәмнәре дә юк. Зыяннары да тими тиюен, тик кайчагында карт белән кортка булып кына гомер итәсе килә. Ә болар... Болар беркая да чыгып китә белми, чат ябышып яталар.
Көтеп торучы да юк бугай. Элек бит кулыңнан бер эш тә килмәсә, вагон бушатырга мөмкин иде. Вагон бушатырга иренсәң, милициягә керәсең. Яки башка урынга. Заводка, фабрикага... Хәзер алай түгел. Хәзер бала-чаганы эшкә кертеп булмый. Эшкә урнаштыру өчен, үзең артыннан ияреп йөрергә кирәк. Берәр җиргә урнаштырып, олактырып булмасмы дип ияртеп алып барасың – ияреп кайталар. Бер җирдә беркемгә кирәкмиләр. Ну, үзеңә дә кирәкмәгән нәрсә кемгә кирәк булсын инде.
Армиягә генә алалар икән.
Бер мәлне военкоматка барып керсәм, бөтен ата-ана балаларын бирү өчен чират тора. Кайберләре тәмле ризыклар пешереп, чәйләр кайнатып, кәнфит-прәннекләр алып килгән. Малайларын сыйлыйлар. Бернәрсә дә жалкы түгел, бары тик китсеннәр генә.
Хәтта сөйгән кызларына кадәр ияреп килгән. Елый-елый ялыналар:
– Исән-сау йөреп кайт, – диләр.
– Ярый, бер генә ел бит, – дип юаткан булалар.
Шулай да, әтиләре кинаяләп куйгалый:
– Без әле икешәр ел йөрдек, – диләр. – Телефон да юк иде, хат та юньләп йөрми иде.
Телефон тотмаса, хатлар йөрмәсә, бик бәхетле буласылар инде, кыскасы.
Шуннан соң ни әйтәсең инде. Рәхмәт Ватаныбызга. Туган илебезгә, армиягә рәхмәт. Беркайда да, беркемгә дә кирәкмәгән балаларыбызны без тагын кая куяр идек.