Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 16:52

Хатыннар таба, ирләр табыша

Ягъни балалар тудыру йортында яңа модаДөнья шаккаткыч тизлектә үзгәрә. Картый-картәтиләрнең җиде ятып бер төшенә дә кермәгән хәлләр белән әти-әниләр диңгез артындагы гайре табигый күренеш буларак гәзитләрдән укып таныша. Ә безнең буын өчен ул гадәти хәлгә әйләнеп өлгерә. Сүзем әтиләрнең “бала табуы” турында.

Булачак аталарның бала тудыру залында булуы бүген экзотика түгел, ә гадәти күренеш. Ауропа һәм Америкада бу йола 20 ел чамасы элек барлыкка килгән. Шуңа күрә анда инде икенче буын әтиләр яңа туган сабыйларын кулларына ала. Русиялеләр соңлабрак кабул итсә дә, әлеге йоланы бик тиз һәм актив үзләштерә.
100 ел элек бөтен дөньяда баланы өйдә тудырганнар. Әти кешене кертмәсәләр дә, ул кайдадыр якында булган һәм барысын да ишетеп торган: хатынының тулгак газапларыннан кычкыруын да, баланың беренче авазын да... Медицина үсешеп, бала табар өчен махсус биналар төзелә башлагач, әтиләр диварның тышкы ягында торып калган. Аңа бала табу йортының ишек алдына тасмалап төрелгән нәни төргәкне тантаналы рәвештә чыгарып кына тоттырганнар. Ә баласы ничек туганын, хатынының ниләр кичергәнен чамаларга гына калган.
Берәр акыл иясе шул “җитешсезлек” ирләрдә “аталык хисен” йоклата дигән фикерне ычкындырганмы, я булмаса ирләр белән тигезләшергә яраткан хатын-кызлар “ник мин генә газапланырга тиеш, әйдә син дә” дигәнме, анысын төгәл әйтә алмыйм. Әмма кемдер парлап бала тапкан да, яңа модага нигез салган. Әле кайчан гына ирләр бергә очрашса, хәрби хезмәт турында сөйләшәләр иде. Кем кайда хезмәт үткән һәм кемнең прапорщигы нинди адәм булган – бу алар өчен “изге тема” иде. Хәзер исә кем хатыны белән бала табарга барган һәм ничек хуштан язып егылмый түзгәне хакында гәпләшәләр. Чөнки хәрби хезмәткә баручылар азрак, бала “табучылар” күбрәк. Бигрәк тә зур мегаполисларда.
Ирләрнең бала тудыруда катнашуын төрле кеше төрлечә аңлый. Берәүләр тулгак вакытында хатыны янында була да, иң җаваплы вакыт җитүгә ишек артына чыга, икенчеләр баланы үз кулына алып, кендек бавын үзе кисә.
Тарихка күз салсак, элек-электән әлеге вазифаны кендек әбиләре башкарган. Ир-атларны якын да китермәгәннәр. Ә инде аның булуы мөһим икән, ул хатынының башы янында, кулларыннан тотып, терәк булыр өчен басып торган. Һәм хатыны белән бер юнәлештә карап нигездә бала тууны күрмәгән.
Әмма бүген баланың башы чыга башлавын әти кеше үзе карап тору гына түгел, хәтта видеога төшерә. Янәсе, истәлекле вакыйга язмасы гаилә архивында сакланачак. Тик менә аны кем караячактыр, әйтүе авыр.
Дөрес, “парлап бала табу” модасын хуплаучылар әтиләрнең родзалда булуы хатыннарга нык ярдәм итә дип бара.
Беренчедән, баланы якты дөньяга тудыру озак процесс. Шуңа күрә медперсонал гел бер хатын янында гына саклап утырмый. Ә ана булырга әзерләнгән кеше бу вакытта аеруча игътибарга, җылы сүзгә, гелән янында кемнеңдер булуына мохтаҗ. Димәк, иң кадерле, якын кешесе – иренең янында булуы аның өчен рухи терәк. Хәер, рухи гына да түгелдер. Зур шәһәрләрдә родзаллар конвеерны хәтерләтә. Икенче палатада тоткарланган табибны “мин тудырам!” дип кенә чакырып китереп булмый. Анда барысы да шулай дип кычкыра. Хәл барышын күзәтеп торган ир кешенең сүзенә исә тизрәк ышаначаклар. Өстәвенә, ул массаж ясап авыртуларын да азрак баса ала, кирәк икән су да бирә, кыймылдарга да ярдәм итә.
Икенчедән, акушерлар бала табучы хатынның табиблар әйткәнне түгел, ә иренең тавышын тизрәк һәм җиңелрәк кабул итүен билгели. Ир табибларның боерыкларын кабатлап барса, хатын тизрәк буйсына һәм төгәлрәк үти икән.
Өченчедән, бала тапканда төрле көтелмәгән, әмма җитди карар кабул итеп, кичекмәстән хәл итәргә кирәкле хәлләр килеп туарга мөмкин. Бу очракта да ирнең янда булуы отышлы.
Һәм, дүртенчедән, беренче секундыннан ук баланың янында булса, ирләрдә аталык инстинкты тизрәк уяна дигән караш яши. Хатын-кыз баланы тугыз ай күтәргән вакытта гармональ үзгәрешләр кичерә, тәне генә түгел, аңы да ана булырга әзерләнә. Ә әтиләргә бу яктан авыррак дип билгели белгечләр.
Мода мода белән, әмма шул ук белгечләр әле булса бала тудыру күренешенең ир-ат психикасына нинди йогынты ясавын тикшереп бетә алмаган.
2010 елда интернетта ирләргә бала табу залына керү зыянлы икәнен исбатлаган беренче язмалар дөнья күрә башлаган. Бирменгем университетының биомедицина этикасы үзәге докторы Джонатан Ив хезмәттәшләре белән бик җитди тикшерүләр үткәргәннән соң барлыкка килгән алар.
Тикшерүләр күпчелек ир-атларның үз сәламәтлекләренә ярыйсы җитди психологик зыян китерергә мөмкин булуын ачыклаган. Ул зыян соңрак аларга ирлек бурычын үтәргә дә, әти вазифасын тиешле дәрәҗәдә башкарырга да комачаулый.
Әлбәттә, барлык очракта да тискәре нәтиҗә булмаса да, бүгенге көндә актив модага кереп барган парлап бала тудыруны ялгыш фикер дип саный Джонатан Ив.
Үз сабыеңның дөньяга килүе зур вакыйга, шул ук вакытта көчле стресс. Бу вакытта конкрет ирнең нинди хис кичерәчәге билгеле түгел: җиңүче, батыр ролендә буламы ул, әллә үзенең көчсезлеген тоямы?
Үткәрелгән тикшеренүләр бала табу залында булган ир-атларның якынча ун процентында бала тапканнан соң депрессия барлыкка килүен күрсәткән. Күп очракта ул ярыйсы авыр һәм озак узган.
Шуңа күрә Джонатан Ив булачак әтиләрнең бала тудыру залына бик тирәннән җитди уйлап кына керергә чакыра. “Парлы бала табу” белән мавыгып киткән җәмәгатьчелекне дә бөтен ирләрне дә моңа этәрмәскә чакыра. Хәтта дөньядагы иң сөекле кадерле яраткан хатыны иң көтеп алган баласын тудырса да, ишек артында көтәргә тәкъдим итә. Ул гына түгел, гаилә психологлары да, психотерапевтлар да, гинекологлар да, акушерлар да бертавыштан күрше ире, дусты, хезмәттәше шулай иткән өчен генә, күрешкәндә кеше сөйләгәндә кушылып сөйләшер сүзе булсын өчен генә “парлап бала табарга” киңәш итми.
Хәер, шуны да билгеләп үтәргә кирәктер: бөтен ирләр дә үз теләге белән бала табу йортына барырга атлыгып тормый. Еш кына аларны анда хәләл җефетләре сөйрәп алып бара. “Кайгыда да, шатлыкта да бергә” дип ант итешүләр нигә кирәк алайса? Бала тудыру нәкъ шундый мизгел. Ни өчен ир кеше катнашмаска, азрак стресс кичермәскә тиеш? Хатыны түзә бит түзсен!” диләр. Мин бала тапканда иремнең кайдадыр дуслары белән эчеп көтеп утыруын теләмим” диләр. “Ирләр стресс кичерә, имеш. Ә хатын-кыз өчен бала табу – саноторийга барып кайтумыни?” диләр... Аларның сүзендә дә хаклык бардыр, бәлки. Тик табигать тарафыннан бала табу хатын-кыз өлешенә салынган икән, аны бүлешү дөрес микән соң?
Психологлар һәм психоаналитиклар тикшерүләр үткәргән вакытта акушер-гинекологларның һәркайсы родзалда булачак әтинең хушыннан язып егылган, я булмаса, үзен адекват тота алмыйча бала тапкан хатынына, медицина бригадасына комачаулап йөргән бер очракны булса да мисалга китерә ала. Бер генә булса...
Бала тудыру залында ир-атларның аеруча югары курку, борчылу, каушау хисе кичерүен билгелиләр. Моны психологлар аларның үзләре туганда “подсознательный” дәрәҗәдә җәрәхәт алып калуы белән аңлата. Бу җәһәттән, нигездә, малайларның “хәтере” яхшы булучан икән. Кызлар исә тиз “оныта”.
Шунысы да бар, бергә табу уе бер-ике атна кала түгел, ә йөклелекнең бәлки беренче өч айлыгында ук хәл ителергә тиеш. Мондый адымга ныклы мөнәсәбәт корган һәм 100 процент аңлашып, сөешеп, бер-берсенә тулысынча ышанып һәм ачылып яшәгән парлар гына барырга тиеш. Кемдер гемморой турында да бер-берсе белән сөйләшми икән, нинди бала табу турында сүз булырга мөмкин инде?
Шулай да нинди ирләр “бала табарга” бара ала соң?
Беренчедән, иң катлаулы хәлдә дә тыныч кала һәм салкын акыл белән эш итә белгәннәр.
Икенчедән, игътибар үзәгендә булмаячагын аңлаган, хатынының шәүләсенә әйләнә белгән, үзенә игътибарны җәлеп итмичә, күп дигәндә арткы пландагы рольгә риза булган һәм “мин-минлеген” ишек артында калдыра белгән ирләр.
Ә менә хәрби, спортчы, коткаручы кебек кырыслыкка бәйле “чын ирләр” һөнәрен сайлаучылар бармаса яхшырак. Алар хатыныннан “хәрбиләрчә чыдамлылык” таләп итеп, хәлен авырайтырга мөмкин.
Артык хисчән ирләргә дә анда урын юк. Сабырлык белән таныш булмаган яисә авыртудан, каннан курыккан иргә шулай ук боталып йөрмәсә яхшырак. Хатын-кызлар авыртуга чыдамрак дигән сүзләр һавадан уйлап чыгарылган әкият түгел бит ул. Табигать тарафыннан шулай корылган.
Гомумән, бәлки яраткан хатының белән “бала табарга барганчы” тәүдә өйдә шул темага берничә документаль фильм карарга кирәктер?
Бер кызыклы мисал. Киевта режиссер Ирен Люстигның “Архивы материнства” дигән фильмы күрсәтелә. 20 гасырда бала табу тарихында яшереп киленгән вакыйгаларны ачып салучы уникаль кино йөзгә якын документаль медицина фильмын бергә туплаган. Әлеге кинофильм күрсәтелгән залда хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә булган. Әмма авырту, акушерлар анестезиясе, табигый бала табу вакыйгаларын тасвирлаган тасма ахырына бер генә егет утырып калган.
Бу адымга сөекле хатыныма терәк булыр өчен барам, дигән ирләрнең йөзен ертасым килми. Тик шулай да чынлыкта күңеленең яшерен бер почмагында “адреналин эзләп барам” дигән җавап та ятадыр төсле.
Ничек кенә булмасын, бала тудыру ир-атлар өчен чын экстрим. Юкка гына бала тапканда хатын-кыз ниләр кичергәнен аңларга теләгән ирләр саны артканнан арта бармыйдыр.
Британиядә бер компаниядә эшләүче өч дус – Стив Хенсон, Джонни Биггинс һәм Джейсон Брэмли бер ай дәвамында тәҗрибә үткәргәннәр: йөклелекнең соңгы аенда хатын-кыз ниләр кичергәнен белер өчен бер ай дәвамында корсаклы махсус костюмнар киеп йөргәннәр. Бала тудыру алдыннан үтә торган махсус курсларга да барганнар һәм үзләре ачкан сайтта ниләр кичергәннәрен тәфсилләп сөйли барганнар. Тәҗрибәчеләрнең хатыннары моны аптырап, хәтта бераз кыенсынып кабул иткән. Чөнки ирләр корсаклы костюмнарын өйдә һәм эштә генә түгел, урамга да киеп чыкканнар. Җитмәсә, ирләр шактый мавыгып киткән һәм костюмда гына чикләнми, хатын-кыз бала тапканда ниләр тойганын белергә булган. Бала табу симуляциясе аша үткән.
Кытайлылар исә барысын да уздырып, Аналар көнендә махсус тәҗрибә үткәргәннәр. 20 ир-ат үз теләге белән (арада хатыннары басымы аркасында килүчеләр дә булгандыр инде) телевизион тапшыруда катнашкан. Аларны да электрошок ярдәмендә тулгак газапларын бирүче махсус машинага тоташтырганнар. Анда авырту ун шкала (50дән алып 500гә кадәр) белән үлчәнгән.
Күпләре шкалада 100 билгесенә җитәр-җитмәс бирелгән. Бары тик Чжоу Нань исемле бер ир генә иң югары 500 шкаласына кадәр түзә алган. “Мин өч игезәк әтисе. Хатыным ниләр кичергәнен тоеп карасым килде. Коточкыч!” – дигән ул.
Җир шары өч китта һәм дүрт ташбакада тотынып тора дип исбатларга тырышканнар белмәгәндер, Җир шарын чынлыкта хатын-кызлар тотып тора. Алар бернинди кайгы-хәсрәтләргә, катастрофаларга карамастан бала таба. Сугышлар, эпидемияләр, су басулардан да курыкмыйча тормышны дәвам итеп, яңа галимнәр, яңа сугышчылар, яңа шагыйрьләрне тудыра тора. Тулгак газаплары аша үткәндә аңа ничек ярдәм итәргә? Бәлки кулыннан тотып, җылы сүзләр әйтергәдер, ә бәлки бары тик комачауламаскадыр...
Дәүәниләрегез, әниләр, хатыннарыгыз, киләчәктә кызларыгыз кыласы гап-гади батырлыкның бөеклеген дә, тирәнлеген дә аңлар өчен бала тудыру залына бару мотлак түгел бит. Үзе генә атлап кереп киткән балалар табу йортының ишегеннән сабыен күтәреп чыккач, ныклы һәм ышанычлы терәк була белү җитә.
Эльмира Ибраһимова.
Читайте нас: