Ике авыл арасы бик-бик якын, шуңа күрә алар бер-берсен авылдаш дип саный, бергә тормыш алып баралар. Авылларның икесе дә кечкенә, йортлар да санаулы калган. Кушкүлдә – 27 (биш ихата), Каракүлдә – 38 кеше (11 ихата) гомер итә. “Их, бу йөгерек юлкайны элегрәк салмадылар бит, бәлки, авылларыбыз бу кадәр дә саекмаган булыр иде”, – дип уфтанып куя абый-апалар.
Каракүл һәм Кушкүл авыллары Яубүләк авыл советы карамагына керә. Авыл советы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы – Алсу Рәфит кызы Йосыпова да килгән иде очрашуга. Ул бу эшне әле ике ай гына алып бара икән, аңа кадәр эшләр белән идарә итүче булып хезмәт салган, димәк, авылларның торышын, яшәешен яхшы белә.
– Безнең авыл советына җиде авыл – Упканкүл, Яубүләк, Королево, Кушкүл, Яңа Карткисәк, Солтанай, Каракүл керә, анда барлыгы меңгә якын кеше яши, – ди Алсу Рәфит кызы. – Шуларның 124е – мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 356 кеше – эш яшендәгеләр һәм 249ы – өлкәннәр. Шуларның берсе – Бөек Ватан сугышы ветераны, ундүрте – тыл хезмәтчәне.
Аның әйтүенчә, Упканкүлдә һәм Солтанайда мәдәният йортлары бар, ике китапханә эшләп килә. Китапханәләр фонды даими тулыландырыла, халык анда матбугат басмалары белән дә таныша ала. Яшь буынга белем бирү эше белән Упканкүлдә – тугызьеллык һәм Солтанайда башлангыч мәктәпләр, балалар бакчалары шөгыльләнә.
Авыл советы биләмәсендә өч медицина учреждениесе эшли (шуларның берсе – Солтанай фельдшер-акушерлык пункты турында без авыллар халкы үтенече буенча “Өмет” битләрендә язып чыккан идек инде).
Авылларны төзекләндерүгә биредә игътибар бар. Мәсәлән, соңгы чорда гына “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты кысаларында Солтанай мәктәбе ихатасы әйләндереп алынган. Яңа Карткисәк, Кушкүл һәм Каракүл авылларында зират төзекләндерелгән, бу эш калган авылларда дәвам итә.
Шулай да соңгы елларда иң күңелле яңалык дип Каракүл белән Кушкүлгә салынган юлны атарга мөмкиндер. Дистәләрчә еллар дәвамында көтеп-көтеп өметләр тәмам өзелде дигәндә, республика казнасыннан бүленгән акчага төзегәннәр аны һәм шуның белән ике авыл халкын бәхетле иткәннәр. Гомер буена пычракларда бот төбеннән итек, карда-буранда киез итек киеп дүрт чакрым ераклыктагы Солтанайга җәяү йөрергә мәҗбүр булган авыл халкының бүген түбәсе күккә тигән.
Фәйзүнә апаның өенә “Өмет”не дистә еллар дәвамында яратып укучы кушкүллеләр һәм каракүллеләр җыелган иде. Алар безнең белән үзләренең хәл-әхвәлләрен, юл төзелү шатлыгын бүлеште. Фәйзүнә апаның әнисе, авыл халкының хөрмәтле ак әбисе Наҗия Фәзлинур кызы Хәтхуллина – биредә иң өлкән яшьтәге кеше икән, аңа 92 яшь. Үзе Каракүлдә туган, Кушкүл егете Нуруллага тормышка чыгып, гомере буена Кушкүлдә яшәгән. Алты бала әнисе ул. Ире Нурулла 33 яшендә генә фаҗигале үлем белән вафат булган, ә Наҗия апа төпчек улын, аны күмеп ике көн үткәч тудырган...
Люция Шәйхетдинова, Саҗидә Шәйхинурова, Мәрзия Мөгаллимова, Алсу Йосыпова.
– Гомеребез буена кешеләрне яратып яшәдем, – ди әбекәй. – Авырлыкны күп күрсәм дә, бирешмәдем, балаларны лаеклы үстердем.
Очрашуга килгән Саҗидә Зәгафуран кызы Шәйхинурова да гаиләсе белән 34 ел биредә гомер итә. Ире озак еллар дәвамында моннан 12 чакрым ераклыктагы Аскынга йөреп эшләгән, балалары Солтанайга, аннан Аскынга йөреп укыган.
– Авылда яшәү рәхәт, бездә мал тотсаң да иркенлек, тик менә юл булмау белән гомер буе иза чиктек, – ди Саҗидә ханым. – Район үзәгенәме, Уфагамы барырга кирәк булса, кунычы озын итекне киеп пычрак ярып, урман юлыннан дүрт чакрым атлыйбыз, аннан, Солтанайга җиткәч, итекләрне урман читендәге агач төбенә яшереп, түфлиләрне киеп, ары китәбез. Кайтканда итекләрне тагын табып киябез. Башкача мөмкин дә булмады. Менә, ниһаять, авылдан ук түфли белән атларлык юл күтәрделәр. Балалар күрше мәктәптә укыганда балчык ерып бер интектеләр, аннан шәһәрләрдә яши башлагач, авылга машиналары белән керә алмый, гаҗиз булалар иде. Менә, үткән җәйдән алып җилдереп кенә кайтып китәләр, ышана да алмый торабыз әле хәтта...
Фәүхетдин Нурлый улы Фәтхуллинның да әйтер сүзләре күп иде. Ул үзе Аскында яшәсә дә, “Өмет”челәр киләсен белгәч, тап-такыр юлдан кайтып та җиткән.
– 1990 елда мине Якутов исемендәге колхозның рәисе итеп куйганнар иде. Яубүләктә мәктәп сала башладык, Солтанайда асфальт юл күтәрдек, газ үткәрү эшен башладык. Каракүл белән Кушкүлгә дә юл салу буенча проект-документларын әзерләп куйган идек. Тик мине Уфага эшкә чакырдылар, аннан озак та үтми, үзгәреш җилләре килеп җитте һәм әлеге планнар тормышка ашмый калды. Менә, ниһаять, 30 елга якын вакыт үткәннән соң, авылларыбызга ком-таш юл салынды.
Cоңгы елларда иң күңелле яңалык дип Каракүл белән Кушкүлгә салынган юлны атарга мөмкиндер. Дистәләрчә еллар дәвамында көтеп-көтеп өметләр тәмам өзелде дигәндә, республика казнасыннан бүленгән акчага төзегәннәр аны һәм шуның белән ике авыл халкын бәхетле иткәннәр.
Фәүхетдин абый әйтүенчә, ул эшләгән елларда тирә-якта авыллар матур яшәгән: халык саны күп булган, фермалар, амбарлар, клублар гөрләп эшләгән, эшсезлек дигән нәрсә булмаган. Һәр гаиләдә 6-10 бала тәрбияләнгән, авылдашлар бүген дә бер-берсе белән сагынышып күрешә икән. Әйткәндәй, бүген әлеге ике авылдан Аскынның үзендә утыздан артык гаилә яши ди, вәт шулар кайтып төпләнсә, авылларга җан керер иде дә бит!
Фәйзүнә апаны биредә барсы да хөрмәт итә, чөнки ул барсының да дип әйтерлек укытучы апалары. 35 ел буена балаларга белем биргән апабыз бүген дә гаять җитез, киң күңелле һәм аның һәр әйткән сүзе уйландырырлык.
– Эшемне шулкадәр яратып башкардым, өч сыйныф белән берьюлы эшләргә туры килсә дә (ул вакытта балалар саны егермедән артып китә иде), бер дә авырсынмадым, – ди ул. –Авылда клуб булмагач, мәктәп бинасы клуб та, китапханә дә булды. Яңа ел, 8нче Март һ.б. бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәргән чакларны әле дә сагынам, безнең халык бик тә талантлы бит ул.
Фәйзүнә апа әйтүенчә, ул бүгенге укыту системасындагы күп кенә нәрсәләр белән килешми. “Аеруча укытучылар белем генә бирергә тиеш, ә тәрбия – гаиләнең бурычы” дигәнне ишетсәм, йөрәгем яна,”, – ди ул. Элекке укытучы әйтүенчә, укытучы, беренче чиратта, тәрбияче, аннан гына укытучы булырга бурычлы. “Бала бит ул укытучының атлап киткәненә кадәр күзәтә, аның үрнәгендә олы тормышка аяк баса. Мин укытучыны тәүдә балаларны исәнләшергә, аннан олыны олы итәргә, рәхмәтле булырга, аннан белемнең зур көч икәнен аңлатырга бурычлы кеше дип беләм, – ди ул.
Фәйзүнә апа әйтүенчә, Каракүл һәм Кушкүл авыллары халкы бүген дә бердәм, бер-берсенә терәк булып яши. Ул шулай ук авыл советы депутаты Илдар Рафаэль улы Гыйльмияровка бар халыкның рәхмәтле булуы хакында да бер-ике кәлимә сүз язуыбызны үтенде. “Илдар, юл булмаган, мәктәп автобусы керә алмаган чакларда да үз машинасы белән балаларны буран дими, яңгыр дими Солтанайга чыгарып куя, “Ашыгыч ярдәм” кирәксә дә, көнен-төнен авыруны гел шунда илтә килде. Зур рәхмәт аңа, шундый авылдашыбыз булу белән горурланабыз. Үзенә һәм якыннарына иминлек телибез”, – ди апа.
Мөгаллимова Мәрзия Гыйлемхан кызы гаиләсе белән 1996 елда Саратовтан әнисен тәрбияләргә күчеп кайткан. Моннан 4 ел элек ирен югалткан, балалары еракта яши. “Читтә яшәп карамаган кеше генә белми туган як кадерен, туган нигезгә кайтып төпләнүебезгә шатланып бетә алмыйм. Юлсыз булса да, газсыз булса да, туган як бит ул!”, – ди Мәрзия ханым.
Авылда эш булмаса да, күпләп мал асраган, тирә-якта иң тәмле бал җитештерүчеләр дип дан алган тырыш, булдыклы Шәйхетдиновлар гаиләсенә сокланып туймаслык. Люция белән Рөстәм кебек тырышып дөнья көткән гаиләләр – авылның даны, ди якташлары. Алар шулай ук бар авылдашлары өчен ярдәмчелләр.
Менә шундый ачык күңелле, үткәнен хөрмәтләгән, бүгенгесенә шөкер кылып матур тормыш иткән кешеләр белән очраштырды безне Аскын яклары.