Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 17:48

Яңа КамАЗ-54901

1976 елда беренче КамАЗ-5320 йөк автомобиле эшләп чыгарган завод әледән-әле үз модельләрен яңартып тора.
Аның төрле модификацияләрен салкын Себер тарафларында да, эссе Африка илләрендә дә, авыл хуҗалыгында да, хәрби частьларда да тиз танып аласың. “Париж-Дакар”, “Ефәк юл” халыкара автомобиль узышларында да “КамАЗ-мастер” командасы Русия машинасының көчен күрсәтеп килә. Русиядән чил илләргә сатылучы йөк машиналары буенча да ул беренчелекне алып тора. Чөнки соңгы елларда ул водительләргә уңайлыклары, заманча җиһазлары буенча да хәзер чит ил компанияләре җитештергән автомобильләрдән калышмаска тырыша. Шулай да бу модельдә кабинада урнаштырылган кайбер корылмалар һәм җиһазлар Mercedes-Benz автомобиленнән алынган. Аның каравы машинага үзебездә яңа эшләнгән 550 ат көчле двигатель урнаштырылган. Ул капиталь ремонтсыз 1 миллион 500 мең чакрым юл үтүгә исәпләнгән. Автомобиль өч көпчәкле. Шунысы игътибарга лаек, йөк төямичә йөрегән чагында аның ике тәгәрмәчен күтәреп куеп була. Нәтиҗәдә резина да тузмый, ягулык та азрак яна. Кыскасы, заман таләпләренә туры килерлек өр-яңа машина.
Читайте нас: