Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 18:38

Сукыр түрә дә проблеманы күрә, чукрагы да халыкны ишетә башлар, әгәр урыннары кадерле булса

Эт өрә тора, бүре йөри тора, диләр халыкта. Соңгы вакытта безнең эшчәнлек тә шуңа әйләнә башлаган иде. Проблемалар турында гәзитебез битләрендә һәр сан саен язабыз, көнүзәк темаларны күтәрәбез, җаваплы кешеләрнең фикерләрен бирәбез. Әмма күп чакта ташка басылган сүзләр тавыш-тынсыз тарихка күчә бара: түрәләр селкенми, проблемалар хәл ителми, язылганнар игътибарсыз кала. Игътибарга алынганнар буенча кайчакта янаулар, суд белән куркытуларга барып җитә. Мәсьәләне чишәсе урынга, аны ничек тә яшерергә, киң даирәгә чыгармаска тырышулар да еш очрый. Бу хәлләрне күреп-белеп торган укучыларыбыздан “язуыгыз беләнмени, барыбер берни үзгәрми” дигән сүзләр ишетелә иде.

Совет чорында сәламәтлек, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармагындагы иң авырткан төерләр, начар юллар, эшсезлек, социаль бәлаләр һәм башка кискен мәсьәләләр турында саллы язмалар матбугатта басылса, җаваплы кешеләрне шунда ук утлы табада биетәләр иде. Соңгы вакытларда башка – заң башка дигән сылтау белән түрәләрнең күбесе киң мәгълүмат чараларында күтәрелгән проблемаларны исәпкә дә алмый башлады. Чөнки алардан таләп итү, җавап-сорау юк дәрәҗәсенә төште. Сорамагач, ник кузгалырга? Әмма болай озак бара алмаячагы көн кебек ачык, ниһаять, боз кузгалырга тора.
Уян, түрә, “Инцидент” килә
Уяныр вакыт җитте. Хәзер республика җитәкчелеге каты эш алымнарына күчте. Озакламый сукыр булып йөргән түрәләр дә проблемаларны күрә, чукраклары – халыкны ишетә, йоклап ятканнары да мәсьәләләрне оператив хәл итә башлар дип ышанасы килә. Югыйсә, җылы кәнәфиләре белән хушлашырга туры киләчәк. Чөнки власть белән халык арасында аралашуның яңа системасы эшли башлаячак.
Арадашчыларының берсе – ул, әлбәттә – киң мәгълүмат чаралары. Бу уңайдан, гәзитнең алдагы санында язуыбызча, хәзер республиканың дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият, киностудияләр, коммуникацион технологияләр һәм элемтә үсеше буенча предприятиеләр дәүләт предприятиесе – “Башинформ” координациясенә берләшә. Менә шулар барысы да һәм яңа “Инцидент “ исемле система халык белән власть арасындагы күпер булачак. Бу хакта республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров республика һәм муниципаль редакцияләр җитәкчеләре белән очрашуда да хәбәр итте. Сөйләшүдә ул дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген җанландыру кирәклеген билгеләде. Әлеге эштә киңкүләм мәгълүмат чараларының роле зур булырга тиеш. Республика җитәкчесе, гәзит-журналлар укып үскән кеше буларак, басма матбугатның көченә ышануын белдерде. Шуның белән бергә, заманча алымнарны, интернетны да уңышлы һәм акыллы файдалана белү проблемаларны тиз арада күрергә һәм хәл итәргә мөмкинлек бирә. “Район башлыгы интернет аша халык белән аралаша икән, кешеләр моңа күнегә башлый. Һәм бу алым мәсьәләләрне оператив хәл итәргә ярдәм итә. Халык кайда – без шунда булырга тиеш. Кешеләр социаль челтәрләрдә утыра икән, димәк, без дә шунда барачакбыз”, – диде Радий Фәрит улы.
Хәлиткеч 8 тәүлек
Чынлап та бүген яшьләр генә түгел, өлкәннәрнең дә күбесе социаль челтәрләрдә аралаша. Күпләре үзләрен борчыган проблемаларны интернет аша киң даирәгә җиткерергә, шул рәвешле түрәләргә ишеттерергә тырыша. Шуларны күз уңында тотып, власть белән халык арасында тыгыз бәйләнеш булдыручы яңа күпер салына. Ул – “Инцидент” системасы.
Бу акыллы система “ВКонтакте”, Facebook, Instagram, Twitter һәм “Одноклассники” кебек социаль челтәрләргә урнаштырылган проблемалы хәбәрләрне тотып ала, аларга анализ ясый. Әйтик, кеше урамдагы чокыр турында яза. Хәбәрен ул социаль челтәргә урнаштыра яисә матбугат басмаларына мөрәҗәгать итә ала. Интернетка чыгарылган әлеге мәгълүматлар “Инцидент” системасына килә. Белгечләр, проблемаларны темалары буенча туплап, җаваплы ведомстволарга юнәлтә. Шәһәр-район башлыклары, башка җитәкчеләр проблема белән танышулары һәм чара күрәчәкләре турында 3 сәгать эчендә, күп дигәндә, тәүлек үткәнче җавап бирергә тиеш. Проблеманы хәл итүгә, шул ук чокырны күмәргә 8 көн вакыт бирелә. Мәсьәлә хәл ителгәннән соң киңкүләм мәгълүмат чараларында бу хакта язма басылачак.
Эшләнгән эшләре буенча бар министрлар, башлыкларның рейтингы алып барылачак. Әгәр җитәкче проблеманы хәл итми яки аны суза икән, ул кызыл зонага эләгә. Рейтинг нәтиҗәсе буенча кадрлар үзгәреше дә булуы ихтимал. Эшләнмәгәнне “эшләнде” дип исәп бирергә тырышу да вазифаң белән хушлашуга тиң булачак. Шул рәвешле түрәләр хәзер гәзиттә яки аның сайтында басылган проблемаларны күрмәмешкә салышып йөри алмас, мөгаен.
Әйткәндәй, ниндидер сәбәпләр аркасында теге яки бу проблема “Инцидентка” тиз арада барып эләкмәскә мөмкин. Шуның өчен һәр районда мобиль эшче төркемнәр булдырылган. Аңа район башлыгы, хакимият, ведомстволар вәкилләре кергән.
***
Шулай итеп, власть белән халык арасындагы яңа система тәү чиратта кешеләрнең проблемаларын хәл итүне өстен куя. Бу эштә журналистлар гына түгел, республиканың 4 миллион халкы да катнаша ала.
Сездә дә проблемалар бармы? Алар турында безгә хәбәр итә аласыз. Язарга да, шалтыратырга да мөмкин.
Язгөл САФИНА.
Читайте нас: