Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 18:39

Ш билгесе кирәкме?

– Машинага шиплы резина куйган очракта да “шипы” билгесе кую таләбе гамәлдән чыгарылды дип ишеткән идем. Соңгы көннәрдә инспекторларның әлеге билгенең барлыгы яки юклыгын тагын тикшерүләре хакында ишеттем. Кирәкме ул билге, әллә юкмы?Галим. Уфа шәһәре.

Чынлап та бу сорау күпләрне кызыксындыра. Агымдагы елның апрель аенда Русиянең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Михаил Черников, “шипы” билгесе булмаган өчен штраф салу ахмаклык, чөнки ул юлда хәвефсезлеккә булышлык итми, дип белдергән иде. Русия Эчке эшләр министрлыгы шул уңайдан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләде. Әмма бу үзгәрешләр һәм төзәтмәләр канун буларак гамәлгә кермәде.. Бүгенге көндә инспекторлар үзләренең начальнигының фикерен белә һәм килешә дә. Әмма инспектор иптәшнең кәефе булмау сәбәпле билге булмаган өчен штраф язасы килсә, сез берни дип тә җавап бирә алмаячаксыз. Шуңа күрә әлеге билгегә хаклар артканчы хәстәрләп куегыз. Исегездә булса, 2016 елда бу билгене урнаштыру катгый таләпкә әверелгәч 50 сум торган билгене кулдан 300 сумга сатып йөрделәр. Чөнки алар тиз арада автомобиль магазиннарында сатуда бетте. Ә туктаткан саен 500 сум штраф түләү бер дә күңелле түгел. Бүгенге көндә дә штраф күләме 500 сум тәшкил итә.
Читайте нас: