Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 17:40

Руханилар мөгаллиме

Мәүлемҗан хәзрәт Сибгәтуллин – Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды. Олысы – кечесе ул хезмәт салган “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә эзен суытмый. Төрле гозер, үтенеч белән килә бирегә чордашлар. Бихисап сорауларына җавап табу максатыннан, күңел тынычлыгына ия булу теләгеннән дә, иң әһәмиятлесе – гыйлем эстәү ниятеннән дә юллана дини уку йортына төрле яшь, һөнәр-кәсеп вәкилләре.

Егерме еллап гомерен шәһәребез мәдрәсәсен җайга-тәртипкә са-луга, алай гына да түгел, алдын-гылар рәтенә чыгаруга байтак көчен, сәләтен сарыф иткән дин әһеле яшәешенең иң күркәм, чагу мизгелен билгели бу көннәрдә. Алтмыш яшь – Алтын яшь! Ир асылының акыл-зиһен туплаган, үткәннәргә җентекле байкау ясаган, киләчәккә зур өметләр баглаган мәле.
– Мәүлемҗан хәзрәт, киле-шәсездер, һәр чишмәнең үз чыга-нагы, дигәндәй, адәми затның да тәүге кыяр-кыймас адымнарын атлаган, дөньяны таный-исли башлаган нигезе, ата-бабалар төяге була. Тапталганрак фикер булса да, “һәммәбез Балачак иленнән чыккан” ич...
Дөрес әйтәсез. Күңел түрендә, бик тирәнтен саклана ул якты хатирәләр. Чыгышым белән Татар-станның Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан мин. Чистайга, Норлатка, Болгарга якын төбәк. Шөкер, ифрат тату-дус, хезмәт сөючән гаиләдә туып үстем. Сигез бала идек. Әти-әни – колхоз-чылар. Тәрбия эшендә иң мөһиме – хезмәт булды. Бакча эше, мал-туар, кош-корт карау, су ташу, утын кисү-яру... Колхоз эшендә мәшгульлек. Үтә гадәтичә. Әтием Мәүлет Сибгәтулла улы авылда бер балта остасы иде. Ул салмаган йорт-кура сирәктер. Ярдәмчел, һичкемнең үтенечен кире какмас. Әнием Мәфирә Нурулла кызы исә шактый гыйлемле, укырга әвәс җаннардан иде. Безне дә һәрдаим тирәнтен белем алырга өндәде. Шөкер, васыятен үтәдек, теләгән һөнәр-белемгә ия булдык.
– Ә дин мәсьәләсенә килгәндә, балачактан ниндидер этәргеч булгандыр, мөгаен?
– Беренчедән, элек-электән безнең якта дингә игътибар, хөрмәт зурдан булган. Револю-циягә кадәр авылда өч мәчет эшләп килгән, бүген дә шулай. Гомумән, якын-тирә авыллардан күп кенә дин әһелләре чыккан. Дини тәрбия көчле булган. Халкыбыз дин тыелган елларда да иманыннан ваз кичмәгән, күркәм гореф-гадәтләрне саклый алган. Яшерен-батырын түгел, мәктәп чорында атеистик тәрбия алып үстек. Октябрят та булдык, пио-нер, комсомол да... Әнкәемә рәхмәтлемен. Гомер бакый диннән аерылмады, намазын укыды, ура-засын да тотты. Өстәл артыннан дога кылмыйча тормый идек. Заманалар үзгәрде, хаклык өскә калкып чыкты. Бүгенге көндә җиде мең халкы булган ике авыл карамагына – җиде мәчет, ике мәдрәсә. Янә куанычлы хәл. Күптән түгел авылга кайткач, беренче укытучым Разия апа белән очрашу насыйп булды. 94 яшьтә, акылына, зиһененә хәйран калырлык. Бүген ул дин юлында, догалар укый, намазын кал-дырмый. Бик сөендем мөгаллимәм өчен.
– Тик шулай да, дини гыйлемгә ия булу нияте акрынлап ныгый баргандыр... Шактый тәвәк-кәллек, кыюлык таләп итүче җитди адым ич ул...
– Эш шунда ки, мәктәптә укыганда тарих, тел фәннәренә өстенлек бирә килдем. Китап-ларны су кебек “эчә” идем. Сигезенче сыйныфны тәмам-лаганда билгеле нәтиҗәләр ясаган идем инде үзем өчен. Мәктәптән соң Казан дәүләт универси-тетының тарих-филология факуль-тетына укырга кердем. Бәхеткә каршы, төрле ил язучылары, борынгы әдәбият үрнәкләре белән танышу форсаты тиде. Гарәп язмасын да үзләштердек. Ныклы нигез булды бу минем өчен. Хезмәт юлын Түбән Кама шәһәрендә башладым. Хәләл җефетем Нәсимә Мөхлис кызы белән (аның белән 1984 елда гаилә кордык) типографиядә эшләдек, газета-журналлар чыгардык. 1990 ел язмышыма шактый үзгәрешләр алып килде дисәм, ялгышмам. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләнгән, дини, милли хәрәкәт күтәрелеш кичергән чор. Шәһәр мәчетенә намазларга йөри башладым. Яңа ачылган гимна-зияләрдә балаларга гарәп язмасын өйрәтү теләге уянды. Теләк бер хәл, тәүдә үз белемеңне арттыру да мотлак бит әле! Шул рәвешле ныклап дин гыйлеме алырга ниятләдем. 1989 елда Уфа шәһә-рендә дә мәдрәсә ачылды! СССРның Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәте карамагында иде ул. 1990 елда мәдрәсәгә укырга кердем.
Уйлап кына карагыз, руханилар җитешмәү сәбәпле, республикадагы 1300 иман йортының 70 тән артыгы бикле тора! Ярый торган эш түгел бу...
– Ә гаиләгездә бу карарны ничегрәк кабул иттеләр?
–Уңай. Әнкәй шатлыгын яшер-мәде дә. “Кем безгә җеназа укыр, Коръән чыгар”, – дип борчылып йөри идем. Рәхмәт, укы, балам”, – диде. Әткәй, гадәтенчә, үз иркемә куйды. Табигате шундый иде. Әнием сүзләре чынбарлыкка аш-ты. Газизләрем вафатыннан соң икесенә дә җеназа укыдым... Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылам. Кадерлеләрем озын гомерле, балалары тәрбиясендә, караулы булды.
1992 елда Түбән Камага имам-хатыйб булып кайттым. Русия күләмендә иң күркәм мәчетләрнең берсендә җиде ел дәвамында имамлык вазифаларын баш-кардым. Тик бераздан милли хәрәкәтләрдә бүленү галәмәте башланды. Мәчеттә дә, кызга-нычка каршы, күңелсез низаг-тавышланулар китте. Хөрмәтле остазым Тәлгать хәзрәткә киңәш иттем, яңа эш урыны сорадым. Нәтиҗәдә Октябрьскийдагы мәд-рәсәне сайларга карар иттем. Менә шулай итеп, 1999 елның 25 ноябрендә Октябрьский мәдрә-сәсендә эшкә керештем. Кулда – Баш мөфтидән указ. Минем белән – ике “Газель” шәкерт. 20 еллап гомер үтеп тә киткән әлеге вакыйгалардан соң...
– Байтак еллар дәверендә ире-шелгән, башкарылган эшләр бихисаптыр, билгеле.
– Барысын да искә төшерә, терки башласаңмы... Ике-өч мәкаләгә дә сыймаслык. Иң мөһимнәренә тукталыйк. Шатлык-ның иң зуры – 2007 елда белем бирү эшчәнлегенә махсус лицен-зия, рөхсәт алдык. Ремонт, төзекләндерү эшләрен әйткән дә юк. Елның елында дәвам итә алар. Заманнан артта калырга ярамый, таләпләр катгыйлана бара. Шушы гомер эчендә мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укып чыккан 120дән артык егетебезнең һәммәсе дин хезмәтендә, Русиянең төрле шәһәр-авылларында иман нуры тарата. Бик тә кирәк бүгенге көндә һөнәри белемгә ия дин әһелләре. Уйлап кына карагыз, руханилар җитешмәү сәбәпле, респуб-ликадагы 1300 иман йор-тының 70тән артыгы бикле тора! Ярый торган эш түгел бу...
Көндезге белән беррәттән, имамнар, хатын-кызлар өчен читтән торып уку бүлекләре уңышлы эшләп килә. Агымдагы уку елында исә кичке бүлектә шөгыльләнүче һәркем өчен гарәп сөйләмен үзләштерү, гарәпчә матур язу дәресләре булдырылды. Көндезге бүлек шәкертләренә татар, башкорт, урыс телләре укы-тыла. Мәдрәсә мөгаллим-мөгалли-мәләре ел саен белем дәрәҗәсен күтәрү курсларында була. Янә бер яңалык. Быелдан, һәр чәршәмбе көнне, Картлар һәм инвалидлар йортында вәгазьләр укыла башлады.
Традицион дин әһелләре гомуми белем бирү уку йортларында, колледж-техникумнарда очра-шуларда еш була. Махсус рас-ланган график нигезендә укучылар өчен әдәп, әхлак дәрес-ләре үткәрелә, вәгазьләр сөйлә-нелә. Төрле көнүзәк темалар күтәрелә. “Нигезнең нигезе – ата-ана йорты”, “Терроризмга каршы тору”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Халыклар һәм конфессияләр дуслыгы”, һ.б. Үсмерләр, егет-кызлар битараф калмый, әллә күпме сораулар “яудыра”. Күп-милләтле, төрле диндәге якташлар арасында низагларга урын юк. Шуны ныклап төшендерә алсак иде яшьләребезгә...
– Хәзрәт, сезнең ул-кызыгыз да дин хезмәтендәме?
– Әйе. Ихластан горурлык хисе кичерәм алар өчен. Абыстай белән балаларны тәүфыйклы, инсафлы, намуслы-гадел итеп тәрбияләргә тырыштык. Балаларны көчләп дин юлына кертмәдек. Безнең үрнәктә үзләре сайлады язмышларын. Унике яшьләреннән мәдрәсәдә укый башладылар, арытаба югары белемгә ия булдылар. Инде хәзер үзләре шәкертләрне укыта. Айнур 2007 елдан бирле мәдрәсә ректоры вазифаларын башкара. Кияү, килен дә иман юлында.
– Киләчәккә хыял-теләкләр дә юк түгелдер?
– Бихисап алар, гомер генә булсын. Мәдрәсә ишегалдында мәчет төзү, беренчедән. Җомга көнне намазларга 120ләп, Корбан, Ураза гаетләре көннәре 300 дән ашу кеше килә чөнки. Уку йорты барыбер дә аерым булырга тиешле, дип исәплимен. Мәдрәсә коймаларын алыштыру, бинаны тышлау, тышкы яктан җылыту ки-рәк. Гомумән, ишегалдын гөлбакча итәргә иде, димен. Тарих белән кызыксынуым үзенекен итә. Мәд-рәсәдә музей булдырырга ниятем.
...Шактый озакка сузылган сөйләшүебез юбилярның хәләл җефете, Нәсимә абыстай фике-реннән башка тулы булмас кебек тоелды миңа.
“Хәзрәт белән танышкан мәлләрдә үк гаҗәеп тырышлыгы, гаделлеге күзгә чалынды. Тәртипле, хезмәтчән, хәләл көч белән көн күргән гаиләдә туып үскән. Ак әби, Ак бабай дип йөртәләр иде авылда бианай-биатайны. Абруйлары зур булды. Әнинең пөхтәлегенә исләрем китә иде... Динлелеге дә бианайдан Мәүлемҗанның. Әнкәй намазын калдырмады, догалардан аерыл-мады...
Тормыш иптәшем хәстәрлекле, кайгыртучан гаилә башлыгы да. Дин юлы, яшермим, авыр юл. Бар тормышың, булмышыңны багыш-ларга кирәк. Абыстайдан исә бетмәс-төкәнмәс сабырлык, түзем-лек таләп ителә. Ярдәмләшү, киңәшләшү, аңлый-тыңлый, көтә белү – үтә мөһим сыйфатлар. Әмма ләкин бәхет-сәгадәт тулы тормыш та бу. Башкаларга кулдан килгәнчә ярдәм итә алу ихтималлыгы – үзе зур куаныч.
“Дин әһеленә туган көн уздыру ярыймы?”, дип сорадыгыз ич әле. Ник ярамасын, ярый. Яшәлгән гомерне, башкарган гамәлләрне барлау мәле ич ул. Туган-тумача мул табын артына җыйнала, Коръән укыла. Бик тә күркәм мәҗлес ул адәм баласы өчен туган көн. Аллаһы Тәгалә барчабызга да хәерле гомерләр бирсен”.
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.
Читайте нас: