Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 17:45

Моңланды Корган, җырлады Корган...

Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез (Корган) авылында “Өмет” гәзитенең “Моңнар кайтсын авылга!” акциясе гөрләп үтте

Тарихи исеме–Корган. Авыл урнашкан урыннан ерак түгел Кыңгыр суы Мәнәвезгә коя. Ике елга исеменнән Кыңгыр-Мәнәвез дигәне дә килеп чыккан.
Авылда мәдәният йорты, караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбияләү өчен социаль үзәк, тормышта авыр хәлдә калган балалар вакытлыча яшәп тору өчен приют, мәчет, балалар бакчасы, 7 кибет, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, шәхси заправка һәм чәчтарашханә эшли. Кыңгыр – Мәнәвездә бөтен социаль-мәдәни учреждениеләр бер урында урнашкан. Мәдәният йорты да шунда. Китапханәләре бар. Күптән түгел генә эшли башлаган Элиза Салихова үзен тынгысыз, эшлекле китапханәче итеп таныткан. Авылда 1255 кеше яши. 420 укучыга исәпләнгән мәктәптә 155 бала укый. Җәмгысе 450 йортта тормыш кайный.
Картлар йортында 36 кеше тәрбиядә. Иң яшенә – 48, иң өлкәненә 91 яшь. Аларны 16 хезмәткәр карый. Тик менә оптимизация буенча табибларын кыскартканнар. Врач булганда рәхәтрәк иде, диләр. Олы яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге минуты белән үзгәрүчән. Хәзер алар авырып китсә, Бишбүләккә алып китәләр. Ятып кына торган кешеләр дә бар. Шәфкать туташы Лүзия Халиуллинага ал-ял белми гел кизү торырга туры килә. Шулай, авылның уңышлары да, казанышлары да, чишелеш көткән мәсьәләләре дә бар.
Хәтерегездә булса, “Өмет”нең бер санында “Корганым – күңелем чишмәсе” дигән китап чыгуы турында язган идек. Менә шушы авылның уңган-булган кызлары-егетләре авылдашларына бүләк итте аны. Авылының тарихы, аның бай табигате, уңган халкы турында шул китаптан укып белсәк, бу юлы барып күрдек. Күрдек тә гашыйк булдык. Корганны да, аның кешеләрен дә яраттык. Бу көнне кунаклар – БРның атказанган артисты Ришат Галиханов, ТРның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Символ – Агыйдельский Гайнетдинов, БРның атказанган артисткасы Линиза Гайнетдинова, Бишбүләкнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, Корганның Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” фольклор ансамбле, “Өмет” үзешчән театр коллективы (режиссеры – Лилия Яхина) чыгышлары халыкка олы бәйрәм кәефе бүләк итте. Ә Алина Саяпова исемле яшь җырчы кыз Корган өчен дә, безнең өчен дә чын ачыш булды. Алинәнең әтисе Илнур Саяпов концерт белән бәйле бөтен мәшәкатьләрне үз иңнәренә алып, чараны яхшы аппаратура белән дә тәэмин итте. Саяповлар бу матур гамәлләре белән якташлары алдында хөрмәт казанды. Алинаның көчле, матур тавыш белән башкарган җырларын да, сәхнәдә үзен килешле тотып җырлавын да, әтисе белән башкарган дуэт чыгышларын да халык кайнар алкышларга күмде.
Авыл бик зур. Өлкән яшьтәге кешеләр хәзер өйләреннән бик чыгып та йөрми. Шуны да уйлап, зур әзерлек алып барган оештыручылар: “Халык хәзер чараларга йөрми, килерләрме инде?”- дип борчылып торган иде. Корган халкы ышанычны аклады, яшьләре йөгереп, картлары таякка таянып килеп җитте. Бу мохиттә үзгә бер ихласлык хакимлек итте. Халык очрашты, аралашты, концерт карады, “Өмет” бүләкләренә лаек булды һәм ахырда түгәрәккә басып, бии-бии таралышты. Ә иркен фойеда безнең билгеле авторыбыз, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының Бишбүләк төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, шагыйрә Әлфия Булатның кул эшләреннән корылган бай күргәзмә, истәлекле асалы паласлар белән бизәлгән зәвыклы мохит карашны иркәләде, күңелләрне сөендерде.
Мәдәният йорты җитәкчесе Минзилә Хәкимова җитәкчелегендәге сәләтле кызлар очрашуны ялкынлы сәламләү белән башлап җибәрде. Тәбрикләү сүзе белән Корган авыл хакимияте башлыгы Миргасыйм Сафин чыгыш ясады. Ул авыл тарихында күрелмәгән зур тамаша өчен “Өмет”челәргә халык исеменнән рәхмәт белдерде.
– “Өмет”не без яратып укыйбыз. Инде менә бу матур очрашу араларны тагын да якынайтыр. “Өмет” безгә яшәргә өмет, иртәгәсе көнгә ышаныч бирә. “Өмет” балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кирәк. Без киләчәктә дә яраткан гәзитебез белән яшәрбез, күбрәк алдырып укырбыз, дип ышанам. Безне зурлап килүегез өчен рәхмәт. Бу авылыбыз өчен олы бәйрәм. Тиражыгыз артсын, без сезгә зур укучылар армиясе телибез...
Аннан соң сүзне баш мөхәрриребез Рәдис Гыйльван улына бирделәр. Җитәкчебез корганлылыларга ”Өмет”не яратып укыган өчен рәхмәт белдерде.
– Без сезгә моң алып кайттык. “Өмет” гәзитенә күпләп язылган өчен лаек булдыгыз сез моңа. Әмма, белүегезчә, авылыгызда 500гә якын йорт бар икән. Димәк, “Өмет”нең санын тагын да арттырырга мөмкинлек зур. “Өмет” яшьләр гәзите генә түгел, ул киңкырлы гәзит, анда барысы да бар. “Өмет” – зур байлык. Килүебезнең максаты: шул байлыкны арытаба саклап, туган телне үстереп, аралашу күперләрен салу. Безнең редколлегия әгъзасы, сезнең авылдашыгыз Айгөл Ахунова төзегән китап буенча авылыгызның атаклы кешеләре турында хәбәрдарбыз. Туган телне саклау мөмкинлеге бар биредә, гәзит-журнал укып, тормышта активлык күрсәтеп, үз сүзен әйтеп, җәмгыятьтә файдалы, актив булып яшәрлек кешеләре күп әле Корганның.
Без – оптимистлар. Без сезнең авылыгызга да өмет чактысы салып китәргә килдек. Әйдәгез “Өмет” белән яшик. Күп җирдә туган телне өйрәнү аксый. В.Путин үзе дә: “Бу мәсьәлә ата-аналар кулында!” – диде. Туган телне саклыйк, балаларны туган телдә укытыйк. Туган телен укыган кеше надан калмый. Балалар мәктәптә туган телдә укыса, гәзитебезнең киләчәге дә өметле булачак. “Өмет”- Корган - Кыңгыр-Мәнәвез – ике арадагы күпер өметле, нык булсын. Бу килүебез соңгы килү булмасын!
Рәдис Гыйльван улы чараны оештыруда активлык күрсәткән хезмәткәрләргә, “Өмет”кә язылуны яхшы оештырган өчен почта бүлеге җитәкчесе Айгөл Каюмовага, хат ташучы Рәмилә Ваһаповага, барлык эшләрдә башлап йөрүче, авыл тарихын мәңгеләштерүдә зур тырышлык салган Айгөл Ахуновага истәлекле бүләкләр тапшырды.
Айгөл Ахунованы – һәр эшкә җаваплы караучы Корган кызын авылдашлары да бик ярата. Бу көнне аның укытучылары да, укучылары да, күршеләре дә, сабакташлары да котладылар, рәхмәт җиткереп, хөрмәт белдерделәр.
Бәйрәм бик оешкан төстә, ямьле үтте. Авыл кешеләре ихлас аралашып, чын бәйрәм рухына төренеп, ял итте, күңел ачты. “Өмет” тарихына багышланган уен-викторинада да актив булды корганлылар. Бу сынауга алар яхшылап әзерләнгәннәр, гәзитнең егерме җиде еллык тарихы белән танышып килгәннәр иде.
Корганда безнең коллегабыз да яши әле. Журналист һәм күп мактаулы исемнәргә ия каләмдәшебез Әнвәр Сөләйманов илле ел дәвамында туган авылының яшәешен матбугатта яктырта килә. Фойеда урнаштырылган стенд тоташ туган авылына багышланган иҗаты белән таныштыра: “Бу чараның әһәмияте, нәтиҗәсе булсын. Бу көн барысы өчен дә әһәмиятле булсын!” – диде ул авылдашларын тәбрикләп.
Район хакимияте вәкиле Артур Зарипов “Өмет” коллективына халык яратып укыган матур эчтәлекле гәзит чыгарган өчен Бишбүләк район хакимияте башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
“Әйдәгез, арытаба да берләшеп, гәзитне яздырып укыйк. Киләчәктә безнең дуслык тагын да көчлерәк булыр. Бүген интернет заманы дисәләр дә, гәзитне кулыңа тотып уку зур рәхәтлек бирә.
Менә нинди зур концерт, бер сулышта үтте. Бик матур чара булды. Мондый бәйрәмнәр кабатланып торсын өчен “Өмет”кә язылыйк!” дип арытаба эшчәнлек өчен мөһим теләкләрен белдерде.
Менә шулай гөрләтеп йөреп, яндырып биеп, җырлап кайттык
Бишбүләк якларыннан. Бу чараны оештыруда зур тырышлык салган, кунакларны кабул иткән киң күңелле, кунакчыл корганлыларга рәхмәт. Без, үз чиратыбызда, сезнең районның уңганнары турында гел язып торачакбыз.
Алсу Хәбирова.
Автор фотосурәтләре.
Читайте нас: