Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 17:37

Инсульт

Бүгенге заманның иң җитди проблемаларыннан берсе – инсульт авыруы. Статистика мәгълүматлары аяусыз: 55 яшьтән узган һәр биш кешенең берсе диярлек инсульт кичерә. Баш миенә кан сауган кешеләрнең яртысы диярлек вафат була, исән калганнарының да бик азы гына тулы канлы тормышка кайта, аларның күбесе инвалид булып кала. Күпләр юкка гына инсультны хөкем карары итеп кабул итми шул.

Адәм балаларының әлеге мәкерле авыруга булган карашы аптырарлык. Чөнки алар әллә нинди булмаган чирләрне искәртү белән мәш киләләр, ә һәр кешегә зур куркыныч белән янаган инсультка исә күз йомалар... Мөгаен, күпләр бу проблема безне урап үтәр дип ышана торгандыр. Яхшыга өметләнү әйбәт нәрсә, әлбәттә, ләкин ул ышанычлы гамәлләр, искәртү чаралары белән ныгытылса, тагын да яхшырак булачак...
29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шушы уңайдан “Башинформ” агентлыгында бер төркем исемнәре киң җәмәгатьчелеккә билгеле табиблар журналистлар белән очрашты һәм инсульт авыруының билгеләре, аны дәвалау һәм искәртү ысуллары турында сөйләде.
– Безнең иң мөһим бурыч – инсультның мөмкин кадәр азрак булуына өлгәшү, – диде БРның штаттан тыш баш белгеч – невро-логы, Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасының неврология кафедрасы профес-соры Ләйлә Әхмәдиева. – Инсультны искәртүнең ике юлы бар: беренчел, ягъни беренче инсультны булдырмау һәм икенчел, ягъни, аның кабатлануын булдырмаска тырышу, яки аны мөмкин кадәр ераграк чиккә күчерү. Чөнки, әгәр инсульт инде бер тапкыр булган икән, әлеге төркемдәгеләр өчен аның кабатлану куркынычы күп тапкырга арта.
– 29 октябрь – календарьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне. Ләкин бу һич тә бәйрәм түгел, ә авыр чиргә карата җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, аннан саклану һәм искәртү чаралары турында тагын да бер тапкыр искә төшерү,– диде үз чыгышында Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең (БСМП) баш табибы Ирина Марсил кызы Кәрамова. – Кызганычка каршы, бөтен дөньяда, шул исәптән, Русиядә һәм Башкортстанда да инсульт очраклары арта бара һәм бу өлкәннәр арасында гына түгел, яшьләр арасында да торган саен ешрак очрый. РФ президенты Владимир Путин үзенең май Указында киләсе уньеллык ахырына илдә гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру бурычын куйды (2030 елга – 80 яшькә кадәр). Аңа бәйле, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш буенча Федераль проект әзерләнгән. Үзенең программасын һәм тәкъдимнәр пакетын Башкортстанның Сәламәтлек саклау министр-лыгы да әзерләде, аны тормыш-ка ашыру инде башланды да. Безнең БСМП клиникасы базасында Русиядә беренчеләрдән булып Төбәк кан тамырлары үзәге ачылды, анда 1 миллионнан артык кеше беркетелгән. Анда маршрут-лар, стандартлар һәм медицина ярдәме күрсәтүләр тәртибе ачык билгеләнгән. Бездә иң яңа медицина корылмалары һәм югары квалификацияле белгечләр бар, алар инсультның авыр нәтиҗәләрен булдырмау өчен һәрвакыт әзер.
Ләкин, кызганычка каршы, инсульттан үлү һәм инвалидка әверелү очраклары арта бара. Моның төп сәбәпләре дип конференция кунаклары инсульт мәсьәләсендә мәгълүмати яктан халыкның белеме сай булуын атады. “Баш миендә кан йөреше начараюның беренче билгеләрен күп кешеләр “гомум хәлсезлеккә” яки “гадәти мигрень”гә кайтарып калдыра, шуның нәтиҗәсендә, медицина ярдәме сорап бик соң мөрәҗәгать итәләр”,– ди алар. Әлеге хәлне анализлаганнан соң белгечләр шундый фикергә килгәннәр: күпчелек очракта адәм баласы инсульт булган очракта иң мөһим булган “дүрт алтын сәгать”не югалта. Ә бу – ишемик инсульт вакытында, ашыгыч тикшерүләр үткәргәннән соң, тромбны алып ташлау һәм кан агышын җайга салу өчен мөмкин булган вакыт. Зыянлаган урынның чыганагына карап табиблар кешене үлемнән яки инвалидка әверелүдән коткарып кала ала.
–Безгә, гадәттә, авыруларны 1-2 тәүлек үткәннән соң гына китерәләр, үз вакытында гомум пациентларның 30-35 проценты чамасы гына дәваханәгә салына. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуын бар дөньяда глобаль эпидемия дип атады, – дип сүзен дәвам итте Ирина Марсил кызы. – Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә масштаблы чакыру буенча җитди дәрәҗәдә эш алып барылган илләрдә чирнең кимүе күзгә ташлана. Европада хәтта балаларны да туганнарында-якыннарында инсультның беренче билгеләрен танып-белергә һәм “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга өйрәтәләр. Бездә исә, чирне искәртү кебек мөһим эштә, ак таплар җитәрлек шул әле. Әйткәндәй, теләсә-нинди йөрәк-кан тамырлары авыруларын, инсультны кебек үк, дәвалап бетерү мөмкин түгел. Ләкин без аны искәртә алабыз, ә бу –баш миендәге кан тамырлары моннан ары көчлерәк зарарланмасын һәм икенчел искәртү өчен кирәк.
Инсульт – кешене үлемгә китергән сәбәпләр арасында тәүге урыннарның берсен алып тора. Ел саен Башкортстанда 12 меңләп кеше инсульт кичерә. Бу – гаять зур сан. Чирне “йөгәнләү” максатында махсус белгечләр әзерләнә, әлеге өлкәдә хезмәт салырга әзер табиблар күп. Элек инсульт белән неврологлар гына диярлек шөгыльләнгән булса, бүген мультидисциплинар бел-гечләр бригадасы эшли. Анда нейрохирурглар да, неврологлар да, башка күп белгечлекләр дә керә. “Земство табибы” програм-масы да әлеге юнәлешкә уңай этәргеч биргән, әлбәттә.
Журналистларның күпсанлы сорауларына да җавап бирде кунаклар. Мәсәлән, “әгәр кеше чирләсә “Ашыгыч ярдәм” ма-шинасында тик фельдшер гына килергә мөмкин, ә ул инсульт кичергән кешегә ярдәм итә аламы?” дигән сорауга БР Сәламәтлек саклау министр-лыгының бүлек начальнигы Гөлнара Фаат кызы Зиннурова: “Бу уңайдан борчылырга кирәкми, авыруларга ярдәмгә күрсәтүче барлык белгечләр дә инсульт очрагында беренче ярдәм күрсәтү тәртибен яхшы беләләр”, – дип җавап бирде.
Неврология кафедрасы профес-соры Ләйлә Әхмәдиева әйтүенчә, инсульт кебек куркыныч чир буш урында гына барлыкка килми: ул һәрвакыт организмда нинди дә булса тамыр җәяргә өлгергән катлаулы чирнең нәтиҗәсе булып чыга. Мәсәлән, югары кан басымы, җемелдәүче аритмия, атеросклероз, шикәр диабеты, артык авырлык инсультка китерергә мөмкин.
Әгәр дә кешедә инсульт булган икән, аны вакытында тотып алу һәм тиешле ярдәм күрсәтү мөһим, ди табиблар. Ярдәм никадәр иртәрәк күрсәтелсә, уңай нәтиҗә дә шулкадәр күбрәк булачак. Ләйлә ханым әйтүенчә, Европада баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуын FAST дип аталган тест ярдәмендә ачыклыйлар икән (бу инглиз сүзләренең беренче хәрефләре): “йөз-кул-сөйләм-вакыт”. Димәк, әгәр яныгыздагы кешедә бит ассиммитриясе күзәтелсә, кулы хәлсезләнсә, сөйләме бозылса, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Инсультның билгеләрен һәр кеше үзе ачыклый белергә бурычлы, шулай булганда сез, әгәр чир килеп ябышса, сәламәтлек өчен иң мөһим булган нәрсәне – минутларны-сәгатьләрне эконо-мияләүгә ирешеп гомерегезне саклап кала алачаксыз,– диде конференция кунаклары.
Инсультны икенчел искәртүдә иң мөһиме – пациент үзенең табиб белән бер командада булуын һәм үзләренең максатлары уртак икәнен аңларга тиеш. Икенчел искәртү ысулларына белгечләр реабилитацияләү чараларын (физкультура, массаж, саф һавада йөрү һ.б.), начар гадәтләрдән арыну, составында холестерин булган ризыклардан баш тарту, тромблар барлыкка китерү куркынычын киметкән дару препаратларын куллануны кертә.
– Безнең халык соңгы чиккә җиткәнче түзә, табибларга мөрәҗәгать итүне соңгы чиккә кадәр суза, – ди Гөлнара Фаат кызы Зиннурова. – Ә бу кайчак үлемгә китерергә мөмкин. Шуны-сын да онытмагыз: әгәр дә бер көнне үзегездә инсультның санап үтелгән билгеләрен тоясыз икән, хәтта бу билгеләр тиздән үтеп китсә дә, табибка мөрәҗәгать итегез. Чөнки чир кире чигенгән кебек тоелса да, кагыйдә буларак, ул 3 ай тирәсе вакыт узуга авыр инсульт булып әйләнеп кайта... Елына 1-2 тапкыр булса да поликлиникага барып кан анализларын тапшырып, холес-терин һәм кандагы шикәр микъдарен белергә, кан басымын тикшертеп, табибтан квалифи-кацияле киңәшләр алырга, тиешле вакытта диспансеризация үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга һәркемнең кулыннан килә. Юк, бары тик чир бугаздан алгач кына кешенең исенә төшә...
Инсультның башлангыч билгеләре
1. Йөз, кул-аяк мускул-ларының (аеруча гәүдәнең бер ягында) кинәт үзләренең сизү сәләтен югалтуы.
2. Зиһеннең таркалуы, сөйләм бозылуы.
3. Бер яки ике күзнең кинәт күрми башлавы.
4. Йөрешнең начараюы, коорди-нацияне югалту, баш әйләнү.
5. Бер сәбәпсез кинәт баш авырта башлау.
Әлеге сигналларны, әгәр алар тиз үк югалса да, игътибарсыз калдырмагыз. “Ашыгыч ярдәм”не чакыртыгыз. Ашыгыч медицина ярдәме мөһим, чөнки күп кенә инсультка каршы дарулар, дөрес диагноз куелганда һәм дәвалау инсульт башланганнан соң тиз вакыт эчендә кулланганда гына, ярдәм итә.
Инсультка китерүче факторлар: стресслар, атмосфера басымы тибрәлү, ару, начар гадәтләр – спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы, шикәр диабеты, гиподинамия, канда холестерин күләме арту (атеросклероз), кан басымы күтәрелү.
Инсультны искәртүдә нәтиҗәле чаралар:
*кан басымына каршы табиб билгеләгән даруларны вакытында куллану;
*тәмәке тартуны ташлау;
*диета саклау;
*физик көчергәнешне арттыру. Даими физик күнегүләр дә файдалы;
*стресстан качу. Моңа физик күнекмәләр һәм күңелне күтәрүче хис-тойгылар булышлык итәр.
Гөлара Арсланова.
Читайте нас: